Урок по татарскому языку "Повелительное наклонение глагола", 6 класс
Предмет: | Иностранные языки |
---|---|
Категория материала: | Конспекты |
Автор: |
Хуснутдинова Хамзия Хамбеловна
|
Татар теле. ( 6нчы сыйныф, рус төркеме )
Датасы: 17.11.2014
Дәреснең темасы: Боерык фигыль.
Максаты:
1.Укучыларның боерык фигыльнең барлык һәм юклык төрен өйрәнүләрен дәвам итү һәм аларны сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәтү.
2. Боерык фигыль турында алынган белем һәм күнекмәләрне камилләштерү, укучыларның фикерләү сәләтен үстерү.
3.Укучыларда китапка карата сакчыл караш тәрбияләү, китап укуга кызыксыну уяту.
Җиһазлау: такта, китаплар, портретлар, буклетлар һ.б.
Дәреснең тибы: катнаш дәрес.
Дәреснең барышы.
I. Оештыру өлеше.
1. Исәнләшү.
2. Укучыларның әзерлеген тикшерү.
3. Тапкырҗанның хаты белән таныштыру.
II. Актуальләштерү өлеше.
1. Сорауларга җавап бирү.
ØБу шигырь юллары сезгә танышмы? (“Акбай”, “Эшкә өндәү”.)
ØАларның авторы кем ?
( Г.Тукай. )
ØГ.Тукай Акбайны,сабыйларны нәрсәгә өнди ?
( Эшкә, ... )
ØНинди сүзләр эшкә өндәүне,боеруны белдерә?
( Өйрән, тор, аума, утыр, эшләгез )
ØАларны ничек дип атыйбыз?
(Боерык фигыльләр дип, атыйбыз)
ØӘйе, дөрес.
2. ТОКИН МЭТ (мозговой штурм)
-Хәзер укучылар 3 нче номерлар А4 форматлы кәгазьне алалар һәм уртага: “Боерык фигыль” дип язып куялар.Төрле төстәге фломастерлар алып, бу темага сез нәрсәләр беләсез, шуларны үз почмагыгызга язып куегыз.
- Команданың башка укучылары язган сүзләр һәм сүзтезмәләр белән бәйләнешләр табып аларны тоташтырыгыз.
- Командалар өстәлдән өстәлгә йөреп башка командаларның да эшләрен өйрәнегез.
- Укучылар эшегезгә нәтиҗә ясагыз һәм үз эшегезне иптәшләрегезгә тәгъдим итегез.
III. Яңа дәрес материалын аңлату. Боерык фигыльнең зат- сан белән төрләнеше
1. СИ- ФИНК- УАНДЭ ( подумай и задайся вопросом)
Ø33 нче биттәге боерык фигыльнең төрләнеш таблицасын өйрәнәләр.
ØСез нәрсә күрәсез?
ØСез моның турында нәрсә уйлыйсыз?
ØБу таблица нәрсә турында уйлаттыра?
2. Укучылар кагыйдәне китереп чыгаралар, нәрсәгә игътибар итәргә, кушымчалар ничек ялгана, шуларны әйтәләр.
3. ДЖОТ ТОТС
- 1 нче һәм 3 нче номерлар А3 форматлы кәгазь алалар, уртага бүлеп, уң күршеләренә бирәләр. Кәгазьне 3 тапкыр бөкләп, 8 кәгазь ясыйбыз. Команданың һәр укучысы битләргә боерык фигыль белән сүзтезмәләр язып, аны кычкырып әйтә һәм уртага куя. Үз эшләрен башка өстәл белән алыштыралар һәм карточкаларны группаларга берләштерәләр.
4. Ял итеп алу.(күзләрне һәм гәүдәне ял иттерү)
5. СЁКЛ ОФ ВЬЮПОЙНТС (Круг точек зрения)
3 нче күн. 34 нче бит.
- Укучылар, рәсемгә карагыз. Әгәр дә безнең мәктәптә шундый укучылар булса, сез нишләр идегез?
- Рольләргә бүленәбез: 1 нче номер – директор, 2нче номер – әти- әниләр, 3 нче номер – сыйныф җитәкчесе, 4 нче номер – малай.
- Укучылар, сезнең рольгә башка кешеләр нинди сорау бирерләр иде? Эшләрегезне алмашып, сораулар языгыз.
СЁКЛ ОФ ВЬЮПОЙНТС
Әгәр дә безнең мәктәптә шундый укучылар булса, сез нишләр идегез?
Роль:
Җавап:
Сорау №1
Җавап№1
Сорау №2
Җавап№2
Сорау №3
Җавап№3
- Укучылар,карточкаларны алмашабыз, сезнең яңа роль, хәзер сез нинди сорау бирер идегез?
6. Рәсем буенча киңәшләр чыгару.
IV.Йомгаклау өлеше.
Мин белми идем, белдем...
1. Фигыльнең барлык,юклык төрен, зат- сан белән төрләнешен.
2. Билгеләр кую. (Буклетларны тарату)
3. Милли китапханәгә чакыру.
Китапның белмәгәне юк, диләр.
Белемле, зирәк, тапкыр, әдәпле булам дисәң китап укы!
4. Өй эше. Сайлап алып эшләгез:
1) 4 күн. 34 бит(диалогларны өйрән), 2) 6 күн. 35 бит – киңәшләр яз;
5. Саубуллашу.
Тип материала: | Документ Microsoft Word (doc) |
---|---|
Размер: | 391.5 Kb |
Количество скачиваний: | 11 |