Урок по татарской литературе литературе для 4 класса «Казанның истәлекле урыннары»
Предмет:
Другое
Категория материала:
Конспекты
Автор:
Нигаматуллина Альфия Раисовна
Материал Урок по татарской литературе литературе для 4 класса «Казанның истәлекле урыннары» автора Нигаматуллина Альфия Раисовна временно недоступен по запросу правообладателя.
Если вы являетесь автором этой работы, вы можете восстановить публикацию на Uroki.me и сохранить своё имя в каталоге учителей.
Мы восстанавливаем материалы только с согласия их авторов.
Максат: укучыларны Казан шәһәрендәге истәлекле урыннар белән таныштыру,Татарстан Республикасының дәүләт символларын кабатлау,укучыларның тыңлап аңлау,аңлап сөйләү күнекмәләрен камилләштерү, балаларны актив аралашуга тарту, өйрәнгән сүзләрне бәйләнешле сөйләмгә кертү, Туган ил, Ватан белән горурлану, ярату хисләре тәрбияләү. Дәрес тибы: яңа материалны аңлату дәресе. Җиһазлау: таблица, индивидуаль-дифференциаль карточкалар, тест,техник чаралардан һәм программалы укыту элементларыннан файдалану, таблица һәм схемалар төзү. Метод һәм алымнар: аңлату,сөйләү-лекция,әңгәмә,дәреслек һәм башка чыганаклар белән эшләү. ВЫДЕРЖКА ИЗ ТЕКСТА »4. Дәреснең темасы «Казан шәһәренең истәлекле урыннары” дип атала. Укучылар, бүген без сезнең белән « Казан Кремле « дигән текст белән танышачакбыз. Иң элек безгә таныш булмаган сүзләрне карап китик. Сүзле Сүзлек өстендә эшләү. Үзәге Үзәгендә- в центре Биредә- здесь Башка-другие Кебек-как Ошый-нравится Мәйдан-площадь Герой-шагыйрь- герой-поэт Һәйкәл-памятник - Хикәяне башта үзем укыйм,карап барыгыз. -Хикәя нәрсә турында? -Ә хәзер хикәяне сез укыгыз һәм тәрҗемә итегез.(чылбыр буенча укыйлар,тәрҗемә итәләр) - Хикәянең эчтәлеге буенча фикер алышыйк.Мин сорау бирәм,ә сез дөрес итеп җавап бирерсез. -Татарстанның башкаласы нинди шәһәр? -Казан шәһәре -Башкалабызның үзәгендә нәрсә урнашкан? -Кремль -Кремльдә нинди истәлекле урыннар бар? -Президент сарае, Сөембикә манарасы, Благовещение соборы, Кол Шәриф мәчете,Спас манарасы -Сөембикә манарасы ничә катлы? -җиде катлы -Спас манарасы нинди төстә? -ак төстә Кремль каршында кемгә һәйкәл куелган? -Муса Җәлилгә һәйкәл куелган 5.Өйгә бирелгән эшләрне тикшерү. Укучылар мин сезгә Казан шәһәренең истәлекле урыннары турында проект эшләре әзерләргә кушкан идем. Әзер укучылар бармы? -Казан Кремле -Сөембикә манарасы -Спас манарасы -Кол Шәриф мәчете -Президент сарае -Казан университеты 6. Тест сорауларына җавап бирү. 1) Кайсы шәһәр Татарстан Республикасының башкаласы? а) Яр Чаллы; б) Алабуга; в) Казан; г) Бөгелмә. 2) Татарстан символларына кермәгән сүз кайсысы ? а) герб; б) гимн; в) Президент; г) флаг. 3) Казан Кремле каршында нинди һәйкәл бар? а) Г.Тукай һәйкәле б) А.С.Пушкин һәйкәле в) М.Җәлил һәйкәле г) Г.Бәширов һәйкәле 4) Татарстан флагында нинди төс юк? а) яшел; б) ак; в) зәңгәр; г) кызыл. 5) Татарстан гимнының авторы кем? а) Салават Фәтхетдинов; б) Рөстәм Яхин; в) Салих Сәйдәшев; г) Илһам Шакиров. 6)Татарстанның Дәүләт гербында нәрсә сурәтләнгән? а) ак аю б) ак барс в) ак чәчәк г) ак гөл 7)Казан шәһәренең үзәгендә нәрсә урнашкан? а) Шишкин музее б )КамАЗ в) Сөембикә манарасы г)Баскетхол 8)Сөембикә манарасы ничә катлы? а) 7 катлы б) 5 катлы в) 10 катлы г) 8 катлы 9)Татарстанның президенты кем? а) М.Ш.Шәймиев б) И.Г.Метьшин в) Р.Н.Миннеханов г) И.М.Шабаев 10) М.Җәлил кем ул? а) шагыйрь б) биюче в) җырчы г) укытучы 7. Группаларда эшләү. Балалар өч төркемгә бүленә.Һәр группага конверт бирелә.Конвертларда җөмләләр төзү өчен сүзләр язылган карточкалар салынган.Укучылар җөмләләр төзиләр һәм русчага тәрҗемә итәләр. Казан-тарихи һәйкәлләргә бай шәһәр. Сөембикә манарасы кызыл кирпечтән төзелгән. Казан дәүләт университеты Кремль урамында урнашкан.»
Тип материала:
Документ Microsoft Word (docx)
Размер:
21.38 Kb
Количество скачиваний:
7
Просмотров: 140
Похожие материалы
© Uroki.me — архив знаний, созданных учителями. 2015–2025
Сайт содержит только сведения о недоступных материалах.
Все права на оригинальные работы принадлежат их авторам.
Мы уважаем права авторов и правообладателей.
При обнаружении ошибки или нарушении авторских прав — напишите через
форму обратной связи .
Политика конфиденциальности сайта Uroki.me