Урок по теме “Өч аюда” кунакта

Предмет: Другое
Категория материала: Другие методич. материалы
Автор:

Уртанчылар төркемендә танып белү (математик күзаллауны формалаштыру) эшчәнлеге “Өч аюда” кунакта

Максат: 

  • Балаларны пространствода ориентлашырга өйрәтү:янында,өстендә,астында,артында.
  • Предметларны озынлыкка,биеклеккә,киңлеккә чагыштыруларны ныгыту.
  • Бөтенне тигез өлешләргә бүлүне,геометрик фигураларны танып-белүне ныгыту.
  • 5 эчендә тәртип буенча санауны,саннарны,тәүлек өлешләрен ныгыту.
  • Халык авыз иҗаты аша логик фикерләү сәләтен үстерү.

Җиһазлау: гөмбә,кәрзин,һәр балага сары,әфлисун,зәңгәр,кара төстәге карточкалар,ак кәгазь (квадрат) һәр балага,әкият рәсемнәре,компьютер,интерактив такта.

Әзерлек: төсләр ярдәмендә тәүлек өлешләрен билгеләүне ныгыту.

Оештыру эшчәнлеге эчтәлеге:

- Балалар, безгә бүген хат килде.

Әйдегез карыйк әле кемнән икән.”Балалар мин сезне “әкияткә кунакка”чакырам.Сәлам белән аю баласы -Мишутка”.

Барабызмы балалар.?(Әйе).Карагыз әле безнең алда 2 юл.-Алар озынлыклары буенча ничек?(1 се озын,1 се кыска).

-Ә киңлекләре буенча?(Киң,тар).

-Кайсы юлдан без әкият иленә тизрәк барып җитәрбез.(кыска,киң юлдан).Әйдәгез кыска,киң юл буенча киттек.Менә без әкияткә килеп тә җиттек.(тактада өч аюның өе –слайд1)Табышмак:Урман эчендә аланлыктаАлар өчәү яшиләр.Анда 3 өстәл,3 савыт,3 карават,3 урындык.

Әйтегез әле бу табышмак нәрсә турында икән?Әйе “Өч аю» турында. Дөрес җавап биргән өчен сезгә 1гөмбә бирәбез.Менә безнең алдыбызда аюларның өйләре.Әйдәгез беренче бүлмәгә кереп карыйк әле.(Рәсем-слайд2)Бу бүлмәдә нәрсәләр бар?(өстәл,урындык,савыт)-Санагыз әле өстәлдә ничә савыт?(3)-Алар нинди?(зур,кечерәк,бик кечкенә)

-Өстәл янында урындыклар тора.Аларны санап карыйк әле.(3)

-Беренче урындык биеклеге буенча нинди?(биек)

-Икенче урындык?(тәбәнәгерәк)

-Иң тәбәнәк урындык ничәнче?(3)

-Ә иң биек урындык ничәнче?(1)Икенче бүлмәгә керәбез.(рәсем –слайд3)

-Анда ниләр бар?(караватлар)

-Йокы бүлмәсендә ничә карават бар,әйдә Илшат сана әле.(3)

-Алар киңлекләре буенча ничек Алинә?(киң,тарырак,бик тар)

Тип материала: Документ Microsoft Word (docx)
Размер: 19.08 Kb
Количество скачиваний: 18
Просмотров: 141

Похожие материалы