Урок татарского языка на тему

Предмет: Другое
Категория материала: Другие методич. материалы
Автор:

Дәрес темасы: Бари Рәхмәтнең “ Әби белән бабушка” шигыре.

Максат: укучыларны күренекле татар шагыйре Бари Рәхмәт иҗаты белән кыскача таныштыру, аның иҗатына кызыксыну уяту;

Шигырьне сәнгатьле итеп уку күнекмәләре булдыру; укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү, олыларга хөрмәт, бер - береңә дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү.

Җиһазландыру: дәреслек 166 нчы бит, компьютер презентациясе, мәкальләр, карточкалар.

Дәрес планы һәм барышы:

1.   Оештыру. Психологик уңай халәт уяту.

Якты чырай, яхшы кәеф

Күрәм мин йөзегездә.

Исәнмесез, хәерле көн

Телим мин барыгызга.

Исәнмесез, кадерле укучылар. Минем исемем Латипова Рәмзилә Рухулбаян кызы. Мин Бөре шәһәренең 1 нче санлы урта мәктәбендә татар теле укытучысы булып эшлим. Мин сезне күрүемә, сезнең белән танышуыма бик шатмын.

Әйдәгез әле, бер - беребезгә карап елмаеп алыйк та , дәресебезне башлыйк.

-        Балалар,экранга карагыз әле, анда бик матур шигырь юллары бирелгән. Хәзер мин аны сезгә укып ишеттерәм, ә аннан бергәләп укырбыз.

-        Хәзер бездә татар теле.

Яратам сине, телем.                                      1 слайд.

Рәхмәт сиңа! Синең аша

Алабыз яхшы белем.

Рәхмәт, балалар. Әйе, безнең телебез - татар теле.

Без аны хөрмәт итәбез һәм бик кызыксынып өйрәнәбез.

2. Яңа материал өстендә эш.

Ә бүген без сезнең белән күренекле татар шагыйре Бари Рәхмәтнең “Әби белән бабушка” шигыре белән танышырбыз.

( Дәфтәрләрдә число һәм теманы язу:

Өченче апрель.                                                2 слайд.

Сыйныф эше.

Бари Рәхмәт “ Әби белән бабушка” шигыре)

3 слайд

 Бари Рәхмәт- ул балалар өчен бик күп шигырьләр язган, аның шигырьләрен балалар бик яратып укыйлар. Менә мин сезгә берничәсен генә әйтеп китәм:” Үчтеки”( Үчтеки, үчтеки!

Минем кызым кечтеки,

Үсәр әле, зур булыр,

Менә дигән кыз булыр..”),

“ Сара суга бара”( Сара суга бара, Суга бара Сара, Су алырга бара, Кара, карасана!)

“Су” (- Менә сиңа су, бит кулыңны ю. Ю-ю,ю-ю,ю!- Туңдыра ич бу, Салкын су ич бу)

“Алтын безнең җир”, “ Безнең ял”, “Май ае”, “Мәктәпкә!” һ.б.

Тип материала: Документ Microsoft Word (doc)
Размер: 48.5 Kb
Количество скачиваний: 11
Просмотров: 137

Похожие материалы