Уңыш бакчасы

Предмет: Начальные классы
Категория материала: Конспекты
Автор:

"Описание материала:

Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы «Урманай авылы гомуми урта белем бирү мәктәбе» «Уңыш бакчасы» нда кунакта. (Башлангыч сыйныфлар өчен уенлы тамаша)

Төзеде: 2 категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы Сиразиева Гөләндәм Фәрит кызы.

«Уңыш бакчасы» нда кунакта. "Максаты: - укучыларда хезмәткә,туган төбәккә мәхәббәт хисе тәрбияләү; - үз хезмәт көчең белән табылган уңышка һәм кеше хезмәтенә хөрмәт булдыру; - укучыларның сөйләм телләрен үстерү; - уеннар аша дуслык хисләре,игътибарлылык тәрбияләү.

" " "Материал: Балалар өчен шигырьләрне үзем яздым.

"Уеннар,табышмаклар: “Татар балалар фольклоры”ннан алынды. ( Бакча күренеше. Агачларда, куакларда җимешләр пешеп утыра,түтәлләрдә – яшелчәләр. Укучылары белән укытучы чыга.)

"Укытучы: Менә ,балалар,без бакчага килеп тә җиттек. Ямьле җәйләр бик тиз үтеп китте, инде туган җиребезгә мул көз аяк басты. Бакчабызга керик әле,җиләк-җимеш,яшелчәләрне күзлик әле!

"Энҗе: Җәйләр буе тик ятмадык- Сулар сиптек түтәлгә. Чүп үләннәрен йолыктык Һич бирмәдек үсәргә!

"Булат: Бик тырышып эшләдек без Һәркемгә дә эш җитте. Бакчабызда һәр яшелчә Мул булып үсеп җитте.

"Камилә: Яр башында - бакчабыз. Яр астында – киң елга. Безнең эшне күзәтте Бакчадагы зур колга .

"Ислам: Бакчадагы ояларда Яши тату кошчыклар. Баш күтәрә алмады Агачтагы корткычлар.

"Владик: Уенга да,эшкә дә Һәрвакыт вакыт таптык. Тирләп-пешеп эшләгәч, Зур елгага без чаптык.

(Уен: “Очты,очты....”) "Укытучы: Булдыргансыз,балалар! Ягез инде җимешләргә,яшелчәләргә күз салыйк!

"Энҗе: Карагыз нинди агач Исеме аның – алмагач! Никадәрле алма бирде Күп сулар сибеп торгач.

"Укытучы: “Алма” дисәң дә алалар ,нәрсә соң ул,балалар?

"Балалар бергә: Алма.

"Укытучы: Ә хәзер әйдәгез бергәләп уен уйнап алабыз. Уенның исеме

“Түгәрәктәге алма” дип атала.Уенның шарты мондый: түгәрәккә басабыз,берегезнең кулында алма була һәм көй куелачак. Көй башлану белән алманы күршегезгә бирәсез,ә ул икенче күршесенә бирә,көй туктаганга кадәр шулай дәвам итәсез.Көй туктаган вакытта, алма кем кулында кала – шул укучыга җәза бирәбез.Башладык.

(Уен уйнап алалар.) "Укытучы: Яшел күлмәкле йорт, эче тулы корт. Бу нәрсә,балалар?

"Балалар бергә: Кыяр.

"Булат: Беркөн керсәм бакчага Кыярлар миңа дәшә: “ Күп кенә су сип эле- Сизмәссең,ди,үскәнне”

"Камилә: Кыярыбыз бик уңды- Кил!Бер авыз ит әле! Бакчабыз кыярларын Күреп, мактап кит әле.

"Ислам: Ягез инде хәзер сез Помидорны күрегез! Вакыт җиткән белегез- Кызарып пешкән күрегез!

"Владик: Помидордан,кыярдан Тәмле салат ясыйбыз. Хезмәт җимешебез белән Һәркемне дә сыйлыйбыз.

"Укытучы: Утыра бер чүлмәк-өстенә кигән мең күлмәк. Бу нәрсә,балалар?

"Балалар бергә: Кәбестә.

"Энҗе: Кәбестәне ашка турыйк- Менә чыкты сәбәбе. Мең кат икэн күлмәге Ник булсын бер сәдәфе.

"Укытучы: Балалар,ә без хәзер бер уен уйнап алырбыз,ни хикмәт,менә шул уендагы кәбестәләрнең күлмәкләре чыннан да күп кат,ләкин бар күлмәк тә сәдәфле. Уен белән танышып китик. Уенда 6 укучы катнаша- һәр командада 3әр укучы. 2 укучы әзерләп куелган киемнәр белән иптәшләрен(2 укучыны) киендерәләр,ә калган 2 укучы ,киресенчә,бу кидертелгән киемнәрне иптәшләреннән салдыралар.Кайсы командадагы укучылар тизрәк булыр икән?!

“Кәбестә” уены уйнала.

"Булат: Монысы кишер түтәле, Ә каршыда – редиска. Менә күреп кит әле - Бер чүбе юк! Чип-чиста!

"Камилә: Бакча түрендә үсә Баклажан белән суган. Бер тавышлары чыкмады, Әйтерсең, алар туган!

"Ислам: Агачларда,куакларда үскән Күпме җимешләрнең төрләре. Монысында үскән менә чия Тирә-юньгә аңкый исләре.

"Укытучы: Йодрык кадәрле,йомры гәүдәле, Ах,тәмле,бигрәк тәмле .....!

(Бәрәңге) "Владик: Бәрәңгебез бик уңды- Җитми торды капчыклар. Кызылы да,сарысы да Әллә нинди сортлылар.

"Укытучы: Ә хәзер чираттагы уенны уйнап китәрбез.Ул “

Бәрәңге” уены дип атала. 2 команда катнаша. 2 чиләк бар,аларга бәрәңге салынган. Әзер “чокырлар”га 1 нче укучы бәрәңгене “салып” чыга,ә аннан соң 2 нче укучы “җыеп” алырга тиеш булачак.Кайсы команда җитезрәк икән?

(Уен уйнала) "Укытучы: Яшелчәләрнең исемнәре белән аталган бик күп уеннар уйнадык,ә хәзер менә бу матур алмагач янында тагын бер уен уйнап алыйк әле .Бу уен

“Утыр,утыр,Мәликә....” дип атала.

(Уен уйнала.) "Укытучы: Менә ,балалар, «Уңыш бакчасын» да кунакта булдык,ләкин кунак булуның вакыты чикле-безне алда эш көтә - шушы үстергән уңышларыбызны бер дә югалтмыйча,әрәм-шәрәм итмичә җыеп алыйк.

"Балалар бергә: Әйдәгез!Киттек! " "

Тип материала: Документ Microsoft Word (doc)
Размер: 163.5 Kb
Количество скачиваний: 9
Просмотров: 137

Похожие материалы