Внеклассная работа. Н.Гыйматдинова белән очрашу кичәсе.

Предмет: Классному руководителю
Категория материала: Другие методич. материалы
Автор:
“Синең бер тамчы караңа Тулы кояш сыйган бит” - дип исемләнгән очрашу кичәсе. Максат: Укучыларны язучыларның әсәрләре белән кызыксындыру; иҗатларына хөрмәт һәм китапка мәхәббәт тәрбияләү, әхлак һәм рухи тәрбия бирү. Җиһазлау: Язучылар иҗаты буенча презентация. Сезнең хөрмәткә Фәнзилә Сәләхиева  һәм Фәнзил Нуриев  башкаруында  “Эзмә” җыры. 1.а. б. Язучыны үз халкы тудыра.Ул аны үстерә,аңа канатлар бирә,очышын борчылып һәм куанып күзәтә - зур әдипләре булган халыклар,үз чиратында канатлы һәм мәңгелек.Безнең татар  халкы үтә үзенчәлекле язмышлы, фаҗигале тарихы, даими үткәне, яңарышка юл тоткан бүгенгесе һәм киләчәгенә өмете булган бер халык.Безнең көннәрдә исә аның гали рухын, әле дә яшеренеп яткан биниһая көчен, мөмкинлекләрен күрсәтер җан көзгесе булган язучыларыбыз бигрәк тә кирәк. Шөкер, алар бар. Алар безне яратып, үз итеп кунакка килгәннәр. Бүген танылган язучыбыз,  Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Фатих Хөсни, Фаиз Зөлкәрнәй исемендәге “Бәллүр каләм” премияләре лауреаты, ТРның Атказанган сәнгать эшлеклесе Нәбирә Гыйматдинова һәм “Бәллүр каләм” премиясе лауреаты, “Саба таңнары” газетасының авыл хуҗалыгы бүлеге мөдире, күп кенә хикәяләр авторы, Татарстан  журналистлар берлеге әгъзасы Гөлсинә апа Галимуллина   безнең белән очрашуда. 1 а.б.   Исәнмесез, хәерле көнОчрашулар шулай башланаСезнең белән очрашуга,Күңелебез шундый шатлана.   2а.б.  Карап тормый ара еракка  Килдегез Сез безгә кунакка     Дуслык безнең тормыш үзәге      Дуслык безнең бәйрәм бизәге. Наилә Фәйзрахманова башкаруында “Мин телим  дусларга” җыры  Сезгә олы ихтирамыбыз булып яңгырасын. 1.а.б.  Хөрмәтле кунаклар, кадерле укытучылар, укучылар! Чын йөрәктән чыккан серләребезне сөйләшер өчен,  “Синең бер тамчы караңа                                                 Тулы кояш сыйган бит!”       дип исемләнгән очрашу кичәсенә җыелдык.    2.а.б.    Татар халкы зур шәхесләр белән                                                   Танылган ул гомер-гомергә                                                   Бүген дә без татар кызларының                                                   Язмаларын салыйк күңелгә                                       1.а.б.    Серле ут син – каләм уты                                                   Янасың көн дә төннәр.                                                   Сүндрә алмый бит сине                                                   Хәтта давыллар, җилләр. 2.а.б.  Әйе, Нәбирә апа Гыйматдинова – берәүне дә кабатламый торган үзенчәлекле прозаик. Беренче чиратта аның әсәрләре ихлас булуы белән җәлеп итә. Аның әсәрләрендә кеше, табигать, әхлак төп урын били. Адәм баласының күңел дөньясын, уй- кичерешләрен., әрнү- кичерешләренең йөрәккә үтәрлек итеп сурәтли белә, бер генә әсәрендә  дә акыл өйрәтми, вәгазь укымый, әдәпле, әхлаклы булырга, намуска хыянәт итмәскә өнди, динебезгә ихтирам уята, төрле әшәкелекләргә нәфрәт тудыра. Әсәрләрне укып чыккач, сафланып, чистарып каласың, катлаулы язмышлар белән очрашып гыйбрәт аласың. 1.а.б. Сезнең ихтибарыгызга “Икебезгә дә авыр” әсәреннән өзек.             1.а. б. Балалар күңеленә язучы кыска хикәяләрдән тупланган “Чәрелдек” исемле җыентыгы белән килеп керде. Татар һәм Башкорт театрлары язучының “Сихерче” әсәрен сәхнәләштереп тамашачыларга җиткерде, әлеге драма Минзәлә театры сәхнәсендә кабат яңартылды. Ә инде аның “Китәм, димә” дип аталган психологик-фәлсәфи әсәре буенча эшләнгән күп серияле телевизион фильм милли кино сәнгатебез тарихында вакыйга буларак кабул ителде. 2.а.б. Язучының проза әсәрен туплаган беренче китабы “Су хикәяте” 1981 нче елда басылып чыга. Тәүге әсәрләрендә үк Нәбирә Гыйматдинова хатын- кыз җаны, психологиясе, яшәү рәвеше кебек проблемаларны үзәккә куя.             1.а.б. Ул үзенчәлекле шәхес. Прозада үзенчәлекле реаль чынбарлык һәм күңел дөньясы, яшәешнең төрле мөмкинләкләре турында мавыктыргыч сюжет кору, үзенчәлекле, символик образлар тудыру сәләтенә ия сирәк очрый торган талантларның берсе. 9нчы сыйныф укучылары башкаруында “Сөлге” биюе. 2.а.б. Дөнья белән бергә бик күп әхлакый төшенчәләр барлыкка килгән. Алар нинди генә дәвердә дә җир йөзеннән югалмый, алар мәңгелек. Бу Нәбирә Гыйматдинованың әсәрләрендә һәрдаим  чагылып килә. Язучы үз кыйбласына тугры калып Намус, Вөҗдан, Кешелеклелек, Изгелек, Җан һәм Мәхәббәт турында уйлана. Әйдәгез сүзне танылган язучыбыз Нәбирә апа Гыйматдинованың үзенә бирик.     1.а.б.  Үз халкының күңеленә Иң яраклы ачкыч бул; Биеклеккә менәр өчен    Ышанычлы баскыч бул. 2.а.б.  Гаделлекне иман ит син ,      Хакыйкатьне кыйблаң ит.                                          Синең бер тамчы караңа                                                                Тулы кояш сыйган бит. 1.а.б. Сезнең игътибарга Нәбирә  апа Гыйматдинованың “Күке әни” хикәясе.Укый 11 нче сыйныф укучысы Фәнзия Сафиуллина.                 2.а.б.    Тормышта да шулай –                            Буш урын юк.               Күрсәт кенә чүт- чүт саксызлык,        Игелекне таптап сыта- сыта       Калкып чыга өскә явызлык.               1.а.б.  Ышанмагыз, әйдә, мәңге ышанмагыз                              Мәкер, ялган җир йөзендә юк ул диегез.                          Юлдаш итеп матурлыкка ышынычны             Гомер буе сөегез һәм сөелегез “Сагыныр өчен”  - җырлый Фәнзил  Нуриев
Тип материала: Документ Microsoft Word (doc)
Размер: 49.5 Kb
Количество скачиваний: 21
Просмотров: 198

Похожие материалы