Внеклассное мероприятие для начальных классов.
Предмет: | Начальные классы |
---|---|
Категория материала: | Конспекты |
Автор: |
Сиразиева Гуландам Фаритовна
|
"Описание материала:
Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесеТатарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы«Урманай авылы гомуми урта белем бирү мәктәбе»
«Башак» әкиятен сәхнәләштерү.(Украин халык әкияте)
Төзеде һәм үткәрде: 2 категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысыСиразиева Гөләндәм Фәрит кызы.
«Башак»" "Максат: - хезмәткә тәрбиясе бирү; - көндәлек режимны үтәүнең әһәмияте турында аңлату; - сөйләм телләрен үстерү.
Катнашалар:1. Әтәч2. Әйләнчек3. Бөтерчек4. Автор
1нче пәрдә. (Ишек алды күренеше.Әтәч кулына себерке алып ишек алдын себереп йөри. Ике тычкан чирәмдә уйныйлар.)
Автор сөйли башлый. Яшәгәннәр ,ди ике тычкан- Әйләнчек белән Бөтерчек һәм бик тә гайрәтле тавышлы бер Әтәч. Бу тычканнарның бар белгәннәре - җырлау да бию,әйләнү дә бөтерелү икән,ди. Ә Әтәч таң беленер-беленмәс үк йокысыннан тора,барысын да үзенең җыры белән уята,аннан соң инде эшкә тотына икән,ди.
Әтәч: (койма башына басып үзенең җырын суза)Өр-яңа таң туа җиребезгә-Йортыбызга,кырга,болынга!Сәламлик,дусларым,кояшны-Бар җиһан күмелсен ал нурга!Уянсын бар гөлләр-чәчәкләр,Хуш исләр таралсын һавага!Башлансын яңа көн җиһанда-Яңа җыр таралсын кырларга!Сәламлик,дусларым,кояшны- Яктылык,җылылык учагын!Сүнмәсен һичкайчан нурлары!Дәрт бирсен шатлыклы җырларым.(Әтәч койма башыннан төшеп,ишек алдын себерә башлый.Бераз себергәннән соң,ишек алды уртасында зур бер бодай башагын таба.)
Әтәч: (кычкырып,шатланып китә).Әйләнчек! Бөтерчек! Килегез тиз генә яныма.Карагыз,күрегез ни таптым мин!Бодай башагы! Ничек авыр,ничек җитешкән! Тизрәк! Монда килегез!(җыр суза)Бигрәк авыр сабагы-Тулган һәрбер башагы!Булыр сыйлык һәм муллыкБер атнага җитәрлек.(Тычканнар йөгереп килеп җитәләр)
Әйләнчек: Бу башакны сугарга кирәк!
Бөтерчек:Әйе,сугарга кирәк!
Әтәч: Ә кем аны сугачак?
Әйләнчек: Мин түгел!
Бөтерчек: Мин дә түгел!
Әтәч: Ярар,мин аны үзем сугармын!(Тычканнар уйнарга керешәләр- әйләнәләр,бөтереләләр)
Әтәч: (җырлый-җырлый эшкә тотына).Тәндә сихәт,көч бар чакта-Нигә башак сукмаска?!Байлык үзе килгән безгә-Нигә каршы алмаска?! - Әйләнчек! Бөтерчек! Килегез тиз генә яныма.Карагыз,күрегез! Күпме бодай сугып алдым мин!
Тычканнар:(йөгереп киләләр,бертавыштан)Хәзер инде бу бөртекләрне тегермәнгә илтеп он тарттырырга кирәк.
Әтәч: Ә кем бөртекләрне тегермәнгә илтә? Я,кайсыгыз?
Әйләнчек: Мин түгел!
Бөтерчек: Мин дә түгел!
Әтәч: Ярар,мин аларны үзем тегермәнгә илтермен!(Әтәч бөртекләрне капчыкка тутыра да,китә тегермәнгә).
Тычканнар:(бертавыштан җыр сузалар) Без - бик шаян тычканнар, Без - бик наян тычканнар!Без җырга да бик оста,Биюгә дә бик оста!Менә шулай бөтерелеп,Менә шулай әйләнеп,Үтә безнең көнебез!Шулаймы,Бөтерчек?Шулай шул,Әйләнчек! (Җилкәсенә онлы капчык асып,Әтәч кайтып керә)
Әтәч: Әйләнчек! Бөтерчек! Килегез тиз генә яныма.Карагыз,күрегез! Күпме он алып кайттым мин!
Тычканнар: (йөгереп киләләр, бертавыштан) Һай,булдыргансың,Әтәч! Афәрин! Хәзер инде бу оннан камыр ясап, пирог пешерергә кирәк.
Әтәч: Я,кайсыгыз камыр баса?
Әйләнчек: Мин түгел!
Бөтерчек: Мин дә түгел!
Әтәч: Ярар,мин үзем камыр басармын!(Әтәч, камыр басарга өйгә керергә җыена,җырлый).Ипләп кенә,йомшак кына Камыр басармынШул камырдан ,бер иренми Пирог ясармын.
Тычканнар:(бертавыштан җыр сузалар) Без - бик шаян тычканнар, Без - бик наян тычканнар!Без җырга да бик оста,Биюгә дә бик оста!Менә шулай бөтерелеп,Менә шулай әйләнеп,Үтә безнең көнебез!Шулаймы,Бөтерчек?Шулай шул,Әйләнчек!
Автор: Әтәч камыр баса,утын алып кереп мичкә ягып җибәрә,мич әзер булганнан соң – анда пирогны пешерергә куя. Тычканнар да тик утырмыйлар – һаман да җырлыйлар,бииләр. Бервакыт ишек алдына хуш ис тарала. Тычканнар ишек алды буйлап тәмле исне исни-исни ишек төбенә килеп җитәләр.
Әйләнчек: Нинди тәмле ис! Минем ашыйсым килә!
Бөтерчек: Пирог исе! Минем дә ашыйсым килә!(Өйгә кереп китәләр.Пәрдә)
2 нче күренеш (Өй эче күренеше.Уртада өстәл.Әтәч табын әзерләп йөри.Тычканнар йөгереп кереп табын артына утыралар)
Әйләнчек: Минем ашыйсым килә!
Бөтерчек: Минем дә ашыйсым килә!Әтәч: Ашыкмагыз! Туктагыз! Ягез,әйтегез әле миңа,хөрмәтле тычканнар – бодай башагын кем тапты?
Тычканнар: (бертавыштан кычкыралар) Син таптың!
Әтәч: Ә кем аны сукты?
Тычканнар:( тынычрак тавыш белән бергә) Син суктың!
Әтәч: Ә кем бөртекләрне тегермәнгә илтте?
Тычканнар: ( тынычрак тавыш белән бергә) Анысын да син илттең!
Әтәч: Ә кем камыр басты,мичкә якты,пирогны пешерде?
Тычканнар: ( бик әкрен тавыш белән бергә) Барысын да син эшләдең!
Әтәч: Ә сез нәрсә эшләдегез?
Автор: (чыга).Ә тычканнарның бу сорауга җаваплары юк,дусларым. Алар әкрен генә өстәл яныннан китеп бардылар,ә әтәч аларны туктатмады- мондый ялкауларны пирог белән сыйлыйсы килмәгән аның.
Тип материала: | Документ Microsoft Word (doc) |
---|---|
Размер: | 24.51 Mb |
Количество скачиваний: | 4 |