Выступление по теме "Укучыларга әхлак тәрбиясе бирү"
Предмет: | Иностранные языки |
---|---|
Категория материала: | Другие методич. материалы |
Автор: |
Гарипова Фарида Султангалиевна
|
Җәмгыятьтә барган үзгәрешләр укучының аңына кагылмыйча үтми. Бигрәк тә хәзер. Чөнки без билгеле бер дәрәҗәдә яңача фикерләүгә игътибар бирелгән, фән-техника өлкәсендә, хезмәттә әледән-әле яңа ачышлар ясала торган заманда яшибез. Әлеге үсеш-үзгәрешләр уку-укыту, тәрбия процессына да кагыла, укыту-тәрбия өлкәсенә моңа кадәр билгеле булмаган ысулар, чаралар гамәлгә керә, таныш булган метод-алымнар үзгәреш кичерә, камилләшә. Компьютер технологиясе, интернет, кәрәзле телефон укучыларга белем бирүдә материал табуның, тапшыруның тизләтелгән ысулы булып кулланыла. Интернет аркылы кыска вакыт аралыгында әллә никадәр информация алырга була. Бөтендөнья локаль челтәренә тоташтырылган компьютерлар һәрбер мәктәптә бар.Бүгенге көн укучысына әдәбият укыту, язучының тормышы һәм иҗаты белән таныштыру, әсәрдә күтәрелгән проблемаларны табу, идеясен эзләү өчен шушы фән һәм техника өлкәсендәге яңа казанышларга нигезләнеп эшләү зарур. Бу чыгышым шушындый катлаулы заманда укучыны аз гына булса да тәрбияле итүгә ярдәм итсә иде дигән теләктә калам.
Тип материала: | Документ Microsoft Word (docx) |
---|---|
Размер: | 16.89 Kb |
Количество скачиваний: | 7 |