«Яшисе килә» (Әдәби – музыкаль кичә)

Предмет: Классному руководителю
Категория материала: Конспекты
Автор:
«Яшисе килә» (Әдәби – музыкаль кичә) Максат: Укучыларга мәдәни тәрбия бирү. Математик белем – күнекмәләрне тормышта практик кулланырга өйрәтү, логик фикерләү күнекмәләрен үстерү. Яшәү мәгънәсен аңларга, аның матурлыгын танырга, тоярга өйрәтү, сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү. Материал: «Начальная школа» газетасы, «Татар халык авыз иҗаты», Роберт Миңнуллин шигырьләре, Туфан Миңнуллин «Әлдермештән Әлмәндәр» пьесасыннан өзек һ.б. Эпиграф: «Яшисе, мең, миллион ел яшисе килә. Ләкин кызганыч тән яшәве белән түгел, матур, изге, бөек яшәү белән яшисе килә».  Г.Ибрагимов Плакатлар: «Туктый алмый тормыш, сүнә алмый – яшәргә дәшә яшәргә» Х.Туфан Яшисен килеп яшә. Иң шәп бәйрәм – балачак. Математика – фәннәр патшасы, яшәү тоткасы. Кичә барышы    Зал бәйрәмчә бизәлгән. Музыка яңгырый. Залга укучылар керә. Җыр «Юкка түгелдер» Рим Хөсәенов көе, Наҗар Нәҗми сүзләре. Кая барма, җирдә матурлыклар Без шул җирдә туып үскәннәр. Безгә кадәр, безгә кадәр дә бит Җиргә күпме килеп киткәннәр.                                                      Һәркемгә дә бирелмәгәндер ул                                                      Яшәү – күкрәүләргә тиң гомер.                                                      Бу дөньяга без килгәнбез икән,                                                      Юкка түгел, юкка түгелдер. Берүк кояш җирне яктыртса да Берүк булмый заман җилләре Йолдыз белән йолдыз арасында Янып ята кеше эзләре. Безнең өчен җирдә гөлләр үсә, Карлар ява, җилләр исәләр. Син ышанма үзе өчен генә Әгәр мине яши дисәләр.                                                      Бер күз ачып йомган ара гына                                                     Безнең бергә үткән бу гомер.                                                     Бер – беребезгә без кирәкбез икән,                                                     Юкка тугел, юкка тугелдер.
Тип материала: Документ Microsoft Word (docx)
Размер: 21.01 Kb
Количество скачиваний: 9
Просмотров: 90

Похожие материалы