“ Растрлы һәм векторлы графика” 8 нче сыйныф өчен информатика дәресе

Предмет: Информатика
Категория материала: Конспекты
Автор:
Тема: «Растрлы һәм векторлы графика». Максат: 1.Укучыларның расторлы һәм векторлы графика буенча алган белем күнекмәләрен системалаштыру. 2. Растрлы һәм векторлы графиканың аермалы якларын ачыклау. 3.Растрлы һәм векторлы графиканы практик яктан куллану. 4. Укучыларда рәсемгә карата мәхәббәт уяту. Дәрес барышы. I.            Оештыру моменты. Исәнмесез. Менеджментларны дөрес итеп урнаштырабыз. 2 белән 3 укытучы ягына карый. «Партнёры по плечу» бер-беребезгә карыйбыз һәм исәнләшәбез. «Партнёры по лицу» йодырыклар ярдәмендә исәнләшәбез. «А» партнёрлары круг ясый, «Б«партнёрлары «А» партнёрларын табып, тышкы круг ясый. Сулга борылабыз. Хәзер Сезгә сораулар бирәм игътибар белән тыңлыйбыз. II.         Укучыларда терәк белемнәрен актуальләштерү. «Inside outside circle» 1. Бер байтта ничә бит? (Шул кадәр адым, исәнләшү) 2. Компьютер нинди мәгълүмат белән эшли? (Тышкы круглар җавап бирә, эчке круглар тыңлый) 3. Компьютер графикасы ничә төп өлештән тора?(шуның кадәр атлыйбыз) 4. Кеше информацияне нинди органнар аша кабул итә? (эчке круглар башлый) 5. Өч төп төстән ничә төрле төс ясап булла? (шул кадәр атлыйбыз) 6. Расторлы графика векторлы графикадан нәрсә белән аерыла? III. Белем күнекмәләрен системалаштыру. Сүрәтне компьютерда тасвирлауга ике төрле якын килү бар: расторлы һәм векторлы. Растрлы график мәгълүмат - сүрәтне экранга чыгарганда һәр пиксельнең төсе турындагы белешмә ул. Векторлы график мәгълүмат - рәсемне төзүче график элементлар(примитивлар): туры сызык, дуга, эллипс, турыпочмаклык һ.б.ның тасфирламасы ул. Растрлы график редакторлар растр тибындагы мәгълүматка ия булган график файлларны формалаштыра. Векторлы редакторлар вектор форматындагы график файлларны формалаштыра.  Нәрсә ул график редактор? Информатиканың компьютерда сүрәт булдыру, һәм анны эшкәртү проблемалары белән шөгылләнүче бүлеге компьютер графикасы дип атала. Сүрәтне сканерлаганда растр тибындагы график мәгълүмат формалаша. Растрлы формат сүрәтне фотография дәрҗәсендәге югары сыйфатлы итеп алырга мөмкинлек бирә; растр график файллар – зур үлчәмле, шуңа күрә кысылуга дучар ителәләр. Векторлы форматтагы файллар чагыштырмача зур түгел. Киңәйткәндә яки кысылганда векторлы сүрәтнең сыйфаты бозылмый. Растрлы һәм векторлы график рәсемнәрне кодлаштыру
Тип материала: Документ Microsoft Word (doc)
Размер: 681.5 Kb
Количество скачиваний: 7
Просмотров: 130

Похожие материалы