5 сыйныф, әдәбият ( 5 класс, татарская литература), Г.Сабитовның “Ярсулы яз” хикәясендә табигатьне бала күңеле аша тасвирлау.
Предмет: | Технология |
---|---|
Категория материала: | Конспекты |
Автор: |
Шаймухаметова Альфия Искандаровна
|
5 сыйныф, әдәбият
Тема: Г.Сабитовның “Ярсулы яз” хикәясендә табигатьне бала күңеле аша тасвирлау.
Максат: укучыларны проза әсәрләрен анализларга өйрәтү; әсәрнең телен, язылу үзенчәлеген тикшерү; балаларның фикерләү сәләтен, танып-белү осталыгын үстерү; аларда үзара чын дуслык, бер-беренә хөрмәт хисләре тәрбияләү.
Дәрес тибы: әдәби әсәрне анализлау.
Ысуллар: тикшерү, эзләнү.
Җиһазлау: презентация, язучы портреты, җыентыклары, “Яз” картинасы.
Дәрес планы.
I. Оештыру. (Укучыларны дәреснең темасы, максаты белән таныштыру, аларда уңай психологик халәт тудыру).
II. Актуальләштерү.
1. Хикәянең эчтәлеген кыскача сөйләү.
2. Сүзлек эше.
3. Образларны билгеләү.
III. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.
1. Язучының иҗат лабораториясе белән таныштыру.
2. Вакыйгаларны, образларны анализлау.
3. Әсәрнең телен, язылу үзенчәлеген тикшерү.
4. Әсәрнең әһәмиятен билгеләү.
IV. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.
Яз һәм дуслык, күңел кичерешләренең кеше характерындагы чагылышын табу.
V. Дәресне йөмгаклау.
VI. Өйгә эш бирү.
Дәрес барышы.
I. Оештыру.
Укучыларда уңай психологик халәт тудыру. Аларны үтеләчәк тема яктылыгында яз, дуслык, мәктәп тормышы турында актив сөйләшүгә әзерләү. Ике командага аерып утырту. Җавап бирү тәртибен аңлату. (командада киңәшләшәләр дә берсе җавап бирә, калганнар дәлилләп , өстәмәләр әйтә.). Табигатьтәге, әйләнә-тирәдәге үзгәрешләрне күзәтү.
Укытучы. Укучылар, урамга күз салыгыз. Салкын кыш фасылыннан соң нинди үзгәрешләр күрәсез? (Урамда кояшлы, җылы, кошлар сайрый... Яз килде.)
II. Актуальләштерү. (Слайд №1. Яз күренеше)
Укытучы. Яз – елның иң матур фасылы. Җылы, кояшлы көннәре, ярсулы ташулары, тургай моңы. Беренче чәчәкләре белән күңелгә кереп кала. Табигать уяна, ерганаклар челтерәп ага, тирә-як яшеллекккә күмелә. Безнең бүгенге темабыз да Г.Сабитовның “Ярсулы яз” хикәясендә табигатьне бала күңеле аша тасвирлау. Татар балалар иҗатына зур өлеш керткән язучы Г.Сабитовның “Ярсулы яз” әсәсре сезгә дә ошагандыр дип уйлыйм. Әсәр җиңел укыла, темасы да мәктәп тормышына якын, геройлары сезнең яшьтәшләрегез. Искә төшерик, хикәя нәрсә ул? Хикәя нәрсә турында? (Хикәя –тормышта булган һәм булуы ихтимал берәр вакыйганы сурәтләгән кечкенә күләмле чәчмә әсәр. Эчтәлек сөйләнелә. Образлар искә төшерелә:Гамил, Гөлүсә, Галләм абзый - укытучы).
III. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру. (Слайд №2. Табигать уяна.)
Укытучы. Табигать уяна. Агач-куакларның, башка төр үсемлекләрнең күзәнәкләрендә минераль матдәләр йөри башлагач, әйләнә-тирә яшеллеккә төренә...
Әдәби әсәрләр дә үзеннән-үзе барлыкка килми. Аларның да идеясе, нигезе, әйтик, “тамырлары” була. Язучы иң әвәл тема таба, образлар тудыра, вакыйгаларны үстерә башлый, сюжет кора, аларны матур тел-стиль чаралары белән бизи. Әсәрдә, игътибар иткәнсездер, таныш булмаган сүзләр очрады. Бу Минзәлә ягына хас диалекталь сүзләр. Алар:
( Слайд №3. Сүзлек эше:
Каралама - черновик; борыс – ишек, тәрәзә яңагы һ.б. ш. ясау өчен дүрт кырлы озын агач материал; гөлбәч – мич арасы; күлдәвек – җыелып торган сулык, лужайка; бәкәл – тояклы хайваннарның аякларында, арт якта, тояктан өстәрәк чокырланып торган урын, буынтык; элпә – тере организмда тышча яки пәрдә булып хезмәт итә торган яры.
(Слайд №1. (Яз күренеше. Текст өстендә эш.)
Укытучы. Язучы язның характерлы билгеләрен нинди матур сүзләр белән белдерә?Укып китик әле. (“ярсынып, изүләрен чишеп җибәрде”, “юлларда кара чыкты”, “күпер төпләрендә, мәктәп яннарында күлдәвекләр ясалды”, “чыпчыклар канатларын юа”, “күгәрченнәр су эчә”, “Чапан-тау кардан арчылып килә”, “яшь каеннар бөре бүрттерә”, “кояш авыз ерып тора”, “кыектан тамган тамчылар”, “яз кояшы җан өргән”)
Укытучы. Гамил кичерешләрендә яз ничек сурәтләнә? Автор аны кайсы юлларда, нинди сүзләр ярдәмендә белдерә? (Дәреслектән табып укыйлар. 285 -286 б.). Сезгә Гамилнең нинди сыйфатлары ошады, кайсылары белән килешмиез? ( Гамил яхшы укучы. Тырыш, математика фәнен яхшы белә, уңган, тәртип ярата, өйгә кайткач. Гөлләргә су сибә, балтырын чукыганйомырка баскан казга да мәрхәмәтле, ишекне ачып аны тышка чыгара. Бәрәннәрне тиз генә әниләренә имәргә кушып керә, матурлыкны аңлый-күрә белә, тиз кызып китә, ләкин усаллыгы юк, галләм абыйны да хөрмәт итә, авырту китерүдән курка, аны да аңлый. Гөлүсәгә карата да аның хисләре җылы дип уйлыйм мин)
Укытучы. Гамил белән Гөлүсә мөнәсәбәте сездә нинди уй-фикерләр уята? Карап китик әле. (Слайд №4. Гөлүсә. Пөхтә, шаян, чая телле, мәче кебек иркә кыз, яхшы дус) Диалогны Динара һәм Динар уйнап күрсәтәләр). Фикер алышу. (Алар арасында җылы мөнәсәбәт шаян хәрәкәтләр, сыйфатлар аша бирелә. Гамил караламасын бирмәгәч, Гөлүсә урындыкка авторучка куя, Гамил карага буяла;. Кунак ашы- кара каршы дип, сулы чокыр казый, ә үзе кызны кызгана, кисәтә; үртәшәләр, тик үпкәләмиләр. Аларда беркатлы җылы мөнәсәбәт. Киләчәктә алар яхшы дуслар булырлар дип уйлыйм. Әлегә аларның дуслыклары башланып кына килә. Гамил Гөлүсәгә битараф түгел, ул аның матурлыгына, күзләренә, керфекләренә сокланып карый. Ачуланса да матур күренә. Аның чокырга төшүен дә теләми Соклана гына).
Укытучы. Гөлүсәнең портретын төзеп, рәсемен ясыйк. Бер укучы сөйли (Гөлүсә шаян кыз, иркәрәк, чөнки ул контроль эшен дә Гамилдән күчерергә өметләнеп утыра, башта да гел аннан гына күчергәндер дип уйлыйм; ә Гамил караламасын бирмәгәч ачуы килә, үпкәли; ялкаурак кыз, әгәр башын эшләтсә, яхшы укыр иде; иренчәк, сырпаланырга ярата, Гамил дә аны песи баласы белән чагыштыра “ мәче тек мәче”, “колагын шомарткан, муенын җыерган”, “чыпчык аулаган мәче кебек, “мәче кебек үз эшен эшләгән”кебек сүзләр бар хикәядә. Әле ул чиста, пөхтә кыз да. Яхшы дус та була ала.Үткен, чая телле дә. Дәфтәргә язалар).
Физ.минутка Слайд№5
Слайд №6 Тәрбияви өлеш. Укытучы абый
Укытучы. Язучы Г.Сабитов әсәрендә кешелеклелек сыйфатларын оста итеп чагылдыра алган. Ничек уйлыйсыз, мондый сыйфатлар кайсы образлар аша ачылган?(Минемчә бу кешелеклелек сыйфаты Гамилдәбар. Чөнки уляхшы малай, ярдәмчел, кешелекле, үзен тешләгән казга да сукмый, Гөлүсәне дә суга төшерми, кисәтә, үч алырга уйласа да, моны эшләми һәм укытучы абыйны күргәч, аңлый. Ахыры начар бетүен чамалый.Әллә тургайлар кидәш бирде инде ди. Минемчә Галләм абый образы кешелеклелеккә ия. Ул сугышта булган, аягы юк, шаян телле, балаларны ярата, аңлый сизә белә. Ачуланмый да. Сабыр ул. Үткен күзле. Зур ихтирамга лаек кеше).Үзегез күрергә теләгән укытучыны ничек күзаллыйсыз.
Укытучы. Тагын бер образ бар. Ул үз фикерен, әсәрдәге ролен канат җилпүе аша белдерә. Слайд №6 Күбәләк.( ике укучы, малай һәм кыз, арасында башлана башлаган яңа хисләр, дуслык хисләре уянуны хәбәр итә. Урамда әле ныклап суыклар бетми, күбәләк урамга ашкыша. Укучылар да шулай. Гамилнең йөрәге ашкына, ярсый; Мондагы күбәләк - мәхәббәт һәм матурлык символы.Күбәләккә иртәрәк уянгансың. Алда әле очар көннәр ди автор. Моны Гамил һәм Гөлүсәгә карата да әйтеп була .. Алар арасында яз кебек яңа ярсулы хисләр уянып килә. Азакта автор болай ди (Өзек укыла): Иртәрәк уянгансың. Алдадыр әле уяныр, очар көннәрегез ди. Гамил белән Гөлүсәгә дә кагыла . Алга таба дуслыкларыгыз тагы да ныгыр ди.
Укытучы. Хәзер ике командага да карточкаларда бирем бирелә. Әсәрнең теленә, язу үзенчәлегенә игътибар итеп, хикәядән чагыштыру, эпитет, пейзаж, фразеологик әйтелмәләрне табыйк .(Карточкалар өләшенә.)
Нәтиҗә. Слайд №7 (Чагыштыру, эпитет...)
Укытучы. Язучы барлык төр тел-сурәтләү чараларыннан да оста һәм үтемле файдаланган. Геройларның эчке дөньяларын, күңел һәм сүз байлыгын ачып бирә алган.
IV. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту. Берничә укучы дәрестә өйрәнелгән материалны сөйләп чыга. Әсәренң тәэсир итү көчен, укучыны мавыктыру, җәлеп итү дәрәҗәсен билгели. Укучылар, әсәр сезнең күңелегезгә ничек тәэсир итте?(Әңгәмә).
V. Дәрескә йомгак ясала. Өй эше: Үзегез күрергә теләгән укытучыны ни рәвешле күз алдына китерәсез? Җавапларыгызны дәлилләгез. Шул турыда кечкенә хикәя язып килергә.
. Слайд №8( Яз рәсеменә “Игътибарыгыз өчен рәхмәт”)
Тип материала: | Документ Microsoft Word (docx) |
---|---|
Размер: | 43.06 Kb |
Количество скачиваний: | 123 |