8 класста тәрбия сәгате «Акча яхшымы, әллә начармы?»

Предмет: Классному руководителю
Категория материала: Конспекты
Автор:

"Выдержка из материала:

Мөслим муниципаль районы Әмәкәй урта гомуми белем бирү мәктәбе 8 сыйныф өчен тәрбия сәгате

Тема: Акча яхшымы, әллә начармы?

Төзүче: Хамматуллина Рузилә Мирзарифовна, I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы 

Максат: балаларның акча һәм аны тоту культурасы турында күзаллауларын киңәйтү; акчаның асылын ачыклау; “җиңел” байлыкка карата тәнкыйть формалаштыру; хезмәт аша табылган байлыкка уңай караш тәрбияләү; фикерләү сәләтен үстерү; сакчыллыкка омтылыш уяту.

Тәрбия сәгатенең формасы: әңгәмә

Әзерлек эше: информация туплау өчен 3 укучыдан торган иҗат төркеме төзүҖиһазлау: презентация, тикшерү өчен тактада җөмләләр язылганФизик эшнең иң керемлесе-акчаны көрәк белән көрәү!( А.Морозов)Акчадан башка әйберсе булмаган кеше- иң ярлы кеше!(Артуро Граф)Бай түгел, акыллы булырга тырышыгыз.Байлык юкка чыгарга мөмкин, ә акыл гомерлек.(Эзоп)

План

1. Интерактив әңгәмә.” Алтын үгез” 2. Информация бирү.а) Лекция «Акчаның тылсымлы көче”.б) Акча тарихына сәяхәт.в) Акча: максатмы әллә чарамы. 3. Проблемалы сорау. “ Кемне ярлы дияргә мөмкин?” 4. Тәмамланмаган җөмләләр. “Акчага сатып алып булмый...” 5. Тәрбияви ситуацияләр. “Акча һәм бала”. 6. Сорауга җавап табу. “Акча-яхшымы, әллә начармы?” 7. Акча белән эш итү кагыйдәләрен төзү. “ Сак бул- акча!” 8. Тактада язылган фикерләрне анализлау.  9. Йомгаклау.

Тәрбия сәгатенең барышы:

1. Интерактив әңгәмә.” Алтын үгез” 

Класс җитәкчесе. Исәнмесез, укучылар, килгән кунаклар! -Укучылар, музыканы тыңлагыз эле. Ул нәрсә турында икән?

Класс җитәкчесе. Сезгә бу музыка танышмы? Нинди әйбер турында сүз бара? Нинди металл өчен кешеләр үлә? - Бу Шарль Франсуа Гуноның “ Фауст” операсыннан Мефистофель җыры.Ул җир йөзендәге кешелекнең бер генә әйбергә - күк законнарына буйсынмаучы алтын үгезгә табынуы турында җырлый. Аның аркасында сугышлар чыга, кан түгелә, кешеләр бер-берсен үтерә.

Класс җитәкчесе. Ярар, монысын аңладыгыз. Алтын үгез-ул алтыннан ясалган үгез сыны. Аңа Аллага табынган кебек табынганнар. Күчерелмә мәгънәдә алтын үгез- байлык, акча символы. Бөтен кешелек шуңа табына дигән сүз белән сез килешәсезме?Класс җитәкчесе. Мефистофель, җирдәге бөтен начарлык -алтыннан дип җырлый. Бәлки хәзер бар да үзгәргәндер?

Класс җитәкчесе. Җырның сүзләре моннан 2 гасыр элек язылган.Ләкин без сезнең белән шундый фикергә килдек, бу сүзләр бүген дә бик актуаль.

2. Информация бирү. 

а) Лекция «Акчаның тылсымлы көче”.Класс җитәкчесе. Без һәрдаим акча белән эш итәбез. Балачактан беләбез, акча барлык кешегә дә кирәк, һәм алар еш кына җитми. Ләкин бик азлар гына бу төсле кәгазьләрнең тылсымлы көче турында уйлыйдыр.Алар каян килеп чыккан? Аларга нинди караш булырга тиеш?

Кешеләргә кайсын – яхшылыкны күбрәк китерәләрме, әллә начарлыкмы ? Галимнәр раславынча, акча- ул кешелекнең бөек ачышы. Ансыз прогресс (алга китеш) булмас та иде. Шул ук вакытта акча кешеләрне җинаятькә тарта, көнләшү, саранлык хисе тудыра, яшәешнең төп мәгънәсенә әверелә. Мефистофель юкка гына алтын турында җырламый.Элекке кешеләр акчаны кара көч дип санаганнар.

- Шулай итеп, акча нәрсә соң: прогресс чыганагымы әллә котылырга кирәк булган начарлыкмы? Бүген без сезнең белән шушы сорауга җавап табарга тырышырбыз. Ә хәзер акча тарихына сәяхәтебезне башлыйбыз. Такта алдына иҗат төркемен чакырам. 

2 укучы. Менә шул вакытта кыйммәтле металл барлыкка килгән: алтын һәм көмеш – алар бик тиз кисәккә әйләнгәннәр, аз таушалганнар.Беренче металл тәңкәләр 27 гасыр элек барлыкка килгәннәр. Безнең илдә беренче акча берәмлеге гривна – билгеле бер авырлыктагы көмеш кисәк булган.

Аны 4 кисәккә бүлеп булган ,һәм сумнар барлыкка килгән. Сумны 100 гә бүлеп булмаган, шуңа күрә тиеннәр ясаганнар.Бу кечкенә кисәккә кулына сөңге тоткан һәм атка атланган изге Георгий ясалган булган.Ләкин металл акчалар тагын кыенлыклар тудырган: мәсәлән, Ломоносов, императрицадан 2000 премия алгач, аны кесәсенә салып кайта алмаган- премия 3 тоннадан артык булган!

Ә бу- үзе бер машина!Менә шул вакытта кәгазь акчалар барлыкка килгән дә. Аларны Кытайда VIII гасырда уйлап табалар. Ә 1000 елдан алар Россиядә Екатерина II вакытында барлыкка киләләр.Аның портреты 100 сумлык акчаны бизәгән. 

Класс җитәкчесе. Күрүебезчә, акча бернинди дә табигый булмаган һәм илаһи көчкә ия түгел икән. Шулай да кайбер кешеләр аңа табыналар.

в) Акча: максатмы әллә чарамы.3 укучы. Күп кенә байлар әйтүенчә, алар өчен акча- максат түгел, ә үзләренең максатларына ирешү чарасы. Кагыйдә буларак , мондый кешеләр тыйнак яшиләр, балаларын азындырмыйлар, зур суммаларны дингә, мәгарифкә, ярлыларга ярдәмгә тоталар. Америкада күп кенә миллионерларның балалары кибеттә прилавка артында торалар, машиналар ремонтлыйлар, газеталар саталар.Бу саранлык түгел, ә тормыш нормасы, акча белән эш итү культурасы.Көнбатыш илләрендә кеше акча белән эш итәргә балачактан өйрәнә: тыйнаклыкка, түземлелеккә, үзен-үзе тыярга өйрәнә.-Менә , мәсәлән, ярлы гаиләдә туган һәм Американың иң бай кешесенә әверелгән Джон Рокфеллер тарихы. 

Ул үзенең бизнесын балачактан башлый:

1 фунт конфетны сатып ала, шуны кечкенә өемнәргә бүлә һәм апаларына сата, кыргый күркәләрне тота һәм сату өчен үстерә. Табышны копилкага салып бара- аннан әтисенә проецентка биреп тора .Белем алгач, Рокфеллер көчкә генә бухгалтер ярдәмчесе булып эшкә урнаша. Ул эчми( хәтта кофе да), тартмый, теарга да йөрми.Аның бер генә максаты була- баерга.

1 укучы. Ул бик баегач, балачак дустына өйләнә. Ләкин туй да гади генә була, гаиләсе өчен өйне дә очсызны ала. Хезмәтчеләргә дә акча әрәм итми.Ул бик тыныч холыклы кеше була, беркайчан да тавыш күтәрми.Озакламый Рокфеллер илдәге иң бай кеше санала. Ләкин балаларын бик кырыс тәрбияли: утын ярдыра, бакчада һәм өйдә эшләтә. Джон Рокфеллер Чикаго университетына нигез салырга, стипендия һәм пенсия түләргә ярдәм итә.

3. Проблемалы сорау.

“ Кемне ярлы дияргә мөмкин?”Класс җитәкчесе. Сез күренекле эшмәкәр Джон Рокфеллер турында тыңладыгыз. Рокфеллерның финанс үсешен күзәтеп торган язучы Марк Твен әйткән:“Кешенең ярлылыгы аның акчасының юклыгына карап түгел, ә кирәклегенә карап билгеләнә.

Рокфеллер әфәндене күргән саен, аңа 15 цент бирәсем килеп, минем кулым кесәмә сузыла.”Дөньяда иң бай кеше- һәм ни өчен Марк Твенның аңа 15 цент бирәсе килә. Сезгә бу сәер тоелмыймы?Класс җитәкчесе. Ә сез, ярлылык- акчаның юклыгына карап түгел, ә кирәклегенә карап билгеләнә, дигән фраза белән килешәсезме? Кемне ярлы дип атарга?

Класс җитәкчесе. Минем уйлавымча, тактадагы фраза белән Марк Твенның фикере тәңгәл килә.Укучылар укый: Акчадан башка әйберсе булмаган кеше иң ярлы кеше! (Артуро Граф) 

Мөслим районында да үз тырышлыгы белән байлыкка ия булган иганәчеләр шактый. Шуларның берсе-«АГРОМАСТЕР» компаниясе җитәкчесе Зәкиев Илгиз Ислам улы. Ул мохтаҗ кешеләргә һәм инвалид балаларга даими ярдәм итә.

4. Тәмамланмаган җөмләләр.

“Акчага сатып алып булмый...”Класс җитәкчесе. Дөньяда бернинди акчага да сатып алып булмый торган әйберләр дә шактый күп. Ә без сезнең белән бар әйбер дә сатыла торган ярминкәгә килдек дип күз алдына китерегез әле. Ләкин сез акча белән сатып алып булмый торган әйберләрне генә күрергә тиеш. Мәсәлән, мин әйтәм: “ Акчага диван сатып алып була”, ә сез әйтәсез: “Ләкин йокыны түгел”. Сезгә ярдәмче сүэләр дә бар.Укытучы җөмләнең башын укый, ә укучылар дәвам итә.o Акчага сәгать алып була...( ләкин вакытны түгел)o

Акчага китап алып була...( ләкин акылны түгел)o Акчага азык алып була...( ләкин аппетитны түгел)o Акчага өй алып була...( ләкин гаиләне түгел)o Акчага дәрәҗәне алып була...( ләкин кешеләрнең ихтирамын түгел)o Акчага дару алып була...( ләкин сәламәтлекне түгел)o Акчага дога алып була...( ләкин ышануны түгел)o Акчага бөтен континентны алып була...( ләкин Туган илне түгел)o Акчага орден алып була...( ләкин батырлыкны түгел)

Класс җитәкчесе. Күрүебезчә, дөньяда бар әйбер дә сатылмый. Ә кайбер кешеләрнең байлыгыннан көнләшергә кирәкми: алар аны безнең кесәдән килми торган бәягә булдырганнар, алар аның өчен тынычлыкларын, сәламәтлекләрен,вөҗданнарын һәм намусларын корбан иткәннәр.

5. Тәрбияви ситуацияләр.

“Акча һәм бала”. Класс җитәкчесе. Бездә дә балалар акча белән эшләргә өйрәнәнәләр. Берничәсен сезгә тәкъдим итәм.( 3 укучы кычкырып укый)Ситуация №1. Кечкенә улларын лагерьга җибәргәндә, әти-әнисе аңа телефон да биреп җибәрә.Ә ул анда акча эшләргә була, телефонсыз дусларына телефонын биреп тора. Бер шалтыратуга 10 сум ала, ләкин вакытын карап тормый. Шулай итеп акча эшли, ләкин...Ситуация №2. 10 яшьлек Маратка яңа уен алу өчен 200 сум акча кирәк була. Күптән түгел генә 2 уен алганлыктан әти-әнисе аңа акча бирми.

Шуннан соң Марат бизнес –проект уйлап таба. 5 яшьлек энесенә акчага шашка уйнарга тәкъдим итә.Ставка-200 сум. әлбәттә, энесе җиңелә, ләкин...Ситуация №3. 8нче сыйныф укучысына әти-әнисе инглиз теленнән репетитор яллыйлар. Түләүне малай артыннан җибәрәләр. Берничә айдан ул инглиз телен яхшы өйрәнә , ләкин йокысы туймый башлый. Ә ул репетиторны күптән ташлаган, инглиз телен төнлә үзлектән өйрәнгән, ә акчасын классташларына процентка биреп торган икән. Хәзер яхшы гына эшмәкәр. Ләкин...Класс җитәкчесе.

Сез 3 бизнес-проект белән дә таныштыгыз.Өчесе дә “ЛӘКИН “ сүзе белән бетә.Бу проектлар яхшымы, шуны тикшереп карыйк әле.Класс җитәкчесе. Барлык очракта да балалар акча эшләргә уйладылар. Бу мактауга лаек. Ләкин акча намуслы юл белән табылырга тиеш, беркемнең дә хокуклары бозылырга тиеш түгел. Шул вакытта гына акчага сатып алып булмый торган әйбер – үз-үзеңә хөрмәт барлыкка килә.-Монда нинди законнар бозылды? (Семейный кодекс РФ , Конвенция о правах ребенка, Федеральный закон «О противодействии коррупции”)

6. “Акча-яхшымы әллә начармы?” 

Класс җитәкчесе. Менә бу сорауга җавап табар вакыт та җитте: “Акча –яхшымы, әллә начармы?”Ничек уйлыйсыз?

Класс җитәкчесе. Без җавап табарга тырышып караган сорау кешелек алдында күптән тора инде. Монда бертөрле генә җавап була да алмый. Акча – ул кәгазь генә, ә ул яхшылык алып киләме, әллә начарлыкмы - анысы кешенең акчага карашыннан тора.

Тип материала: Документ Microsoft Word (doc)
Размер: 90.5 Kb
Количество скачиваний: 17
Просмотров: 97

Похожие материалы