Ачык дәрес «Йолдыз кашка турында баллада» 6нчы сыйныф

Предмет: Технология
Категория материала: Конспекты
Автор:
. Юзеев «Йолдыз кашка турында баллада»         Дәрескә куелган максатлар: 1.    «Йолдыз кашка турында баллада» әсәренә анализ ясату. 2.    Сәнгатьле уку күнекмәсе булдыру. 3.    Сугыш ветераннарына карата ихтирам хисе тәрбияләү. Җиһазлау: дәреслек. компьютер, проектор, экран, тема буенча мультимедиа презентация, рәсемнәр, әдәбият дәреслеге. Дәреслек. Әдәбият: Татар урта гомуми белем бирү мәкт. 6 нчы с-фы өчен дәреслек-хрестоматия/ Ф.Ә. Галиева, И.Г. Гыйләҗев, Ф.Ф. Исламов. –Тулыл. 4 нче басма. –Казан: Мәгариф, 2006. -2716. Рәс.б-н. Укыту методы: өлешчә эзләнү, аңлату, күрсәтү. Укыту алымнары: дәреслек белән эш, сорау җавап, тест, укытучы сүзе, укучы сүзе, , әңгәмә, сүзлек эше,. Дәрес төре: йомгак. Дәрес төре: катнаш дәрес.                                      Дәрес планы.    I Оештыру.   1. Исәнләшү.   2. Укучыларның дәрескә әзерлекләрен тикшерү. II Актуальләштерү.   1. Үткән материалны кабатлау.   2. Сәнгатьле уку конкурсы. III Төп өлеш.   1. Илдар Юзеевның «Йолдыз кашка турында баллада» әсәрен анализлау.  2. Сугыш ветераннарына карата ихтирам хисе тәрбияләү. IV Йомгаклау.   1. Алган белемнәрне тикшерү. Тест.   2. Билгеләр кую. Саубуллашу.     Дәрес барышы. -Исәнмесез, укучылар! Тынычландык, утырыгыз.  Үткән дәрестә сез Илдар Юзеевның кыскача тормыш юлы һәм аның «Бакчачы турында баллада» әсәре белән танышып үткән идегез. Әйе бит? Шулай ук сез инде хәзер баллада төшенчәсенә кыскача гына билгеләмә дә бирә аласыз.  МОДЕЛЬ ФРЕЙЕР  (Frayer  Model) Укучылар, сезнең алда альбом битләре ята, башта аны икегә, аннан тагын икегә бүләбез. Шул бүленгән кисәкнең бер почмагын әз генә бөклибез һәм альбом битен вертикаль рәвештә ачып каршыбызга куябыз. Әлеге биттәге бөкләнгән урыннарны карандашлар белән кабатлап чыгабыз һәм уртага  баллада  дип язабыз. Беренче баганага балладаның билгеләмәсен, икенче баганага характеристика, өченче баганага мисаллар, дүртенче баганага капма-каршы мисалларны язабыз. Һәр кәгазь битен мөстәкыйль рәвештә тутырабыз. Cезгә барлыгы дүрт минут вакыт бирелә.
Тип материала: Документ Microsoft Word (docx)
Размер: 28.89 Kb
Количество скачиваний: 26
Просмотров: 140

Похожие материалы