Атмосферада су.

Предмет: География
Категория материала: Конспекты
Автор:
Дәрестә  укчыларның яшь һәм психологик үзенчәлекләре исәпкә алынды. Дәреснең  эчтәлегенә укучыларның максатны үзләре билгеләргә омтылуларына этәргеч элементлар кертелде. Дәреснең барышында укучылар актив рәвештә уйлану һәм практик  эзләнү эшчәнлегенә дучар ителделәр. Балаларга булган белемнәрен кулланырга гына түгел, бәлки яңа төр эшчәнлекне башкару юлын да эзләргә туры килде.Дәреснең этаплары берсе белән икенчесе тыгыз бәйләнгән иде. Балаларның эшчәнлеге төрләндереп чиратлаштылар. Акыл эшчәнлеге практик эшчәнлек белән ныгытылып барылды. Дәрес материалы 6 нчы сыйныф укучыларының  көчләре җитәрлек итеп һәм аларның тормыш тәҗрибәләренә туры китерелеп төзелде. Сораулар биргәндә, биремнәрне үтәгәндә укучыларга шәхси якын килергә тырыштым һәм аларның эшчәнлегенә бары тик яхшы бәя генә бирдем, бу үз чиратында укучыларга этәргеч булды һәм аларның активлыгын арттырды.Дәрес материалы фәннилек, аңлаешлылык принципларына нигезләнеп төзелде. Дәрес вакыты төгәл итеп нәтиҗәле бүленде, планлаштырылган дәрес күләме һәм  физик -  психологик үзенчәлекләрен исәпкә алганга күрә дәреснең максаты үтәлде.  Дәреснең уңай нәтиҗәләре.Дәрес программа таләпләренә туры китереп,  проблемалы уку,  эзләнү методларын кулланып төзелде. Группалы эш алымнары кулланылды.
Тип материала: Документ Microsoft Word (docx)
Размер: 28.43 Kb
Количество скачиваний: 26
Просмотров: 128

Похожие материалы