Башлангыч сыйныфларда тәрбия программасы

Предмет: Начальные классы
Категория материала: Рабочие программы
Автор:

АҢЛАТМА ЯЗУЫ.

 

Укытучы – тәрбиячеләр, ата – аналар  алдында торган җаваплы, изге бурычларның берсе – балаларыбызны инсафлы, әдәпле, мәрхәмәтле итеп тәрбияләү.

Халкыбызның алдынгы көне, язмышы бүгенге балаларны, яшьләрне тәрбияләү белән тыгыз бәйләнгән.

Балаларның, үсмерләрнең һәм яшьләрнең үз-үзләрен тотышлары, кешеләр белән аралушыдагы кайбер тәртипсезлекләр, гомумән, әхлакый гәриплекләр һәммәбезне борчый.

Тормышта очрый орган куркыныч гамәл-вакыйгалардан, явызлыклардан гыйбрәт ала белмәгән, мондый тормыш рәвешенең әхлаксызлык сазлыгына бату икәнлеген аңламаган кеше үзен бәхетсез тормышка дучар итә, нәсел ыруын пычрата, ата – бабаларының бай рухи мирасын юкка чыгара. Бу, үз чиратында, милләтнең, халыкның, ил – җирнең тотрыклы үсешенә тискәре йогынты ясый

Иң асыл рухи - әхлакый кыйммәтләр, дөрес яшәү кануннары ислам тәгълиматында һәм татар халкының тәрбия тәҗрибәсендә тупланаган. Шуңа күрә класстан тыш чараларда укучыларга белем һәм тәрбия бирүдә халык педагогикасы өйрәтүләрен куллану бу программада зур урын алган.

Иң беренче итеп тәрбия чаткыларын бала нәкъ менә гаилә шартларында ала. А.С. Макаренко баланың тәрбиялелек нигезләре  биш яшькә кадәр формалашып бетә дигән фикердә торган. Алай гына да түгел, ата – аананың тәэсире балага мәктәп елларында да кимеми, аның шәхес буларак формалашуына йогынты ясап тора һәм мәктәптә алып барылган тәрбия эшләре дәвамында шушы үзенчәлекне истә тотып, әлеге программа укытучы һәм ата-ананың бергәләшеп, килешеп эшләүне, тәрбия эшчәнлеген бер максатка туплауны таләп итә.

 

 

 

 

 

Тип материала: Документ Microsoft Word (doc)
Размер: 68.5 Kb
Количество скачиваний: 7
Просмотров: 99

Похожие материалы