«Чишмәләр чакыра» ( Җырлы – биюле уен)

Предмет: Классному руководителю
Категория материала: Конспекты
Автор:
Чишмәләр …Көнчыгыш халыкларында чишмәләргә начар мөнәсәбәт әхлаксызлык саналган. Безнең,халык, суга кытлык кичермәсә дә, су–инешләргә хөрмәт белән караган. Ләкин соңгы елларда бу чыганакларга игьтибар кимеде. Менә шуны балаларга аңлатырга, белдерергә кирәк. Чишмәләрне яратырга, чиста тотарга өйрәтү – безнең бурыч. Бу – бәләкәй эш. Ләкин балаларга тәрбия бирүдә мөхим чыганак һәм киләчәктә күпме шатлык, куаныч китерәчәк.       «Чишмәләр чакыра». Бу, билгеле, символик исем. Ләкин шушы гади генә сүзгә күпме мәгънә салынган. Ул олы кешеләрне дә, балаларны да тирән әхлак кагыйдәләренә өйрәтә. Моны туган як чакыруы , бик күпләрнең сагыну-сагышлары дип тә атарга була. Гүя ул олыларны беркайчан да онытмаска, җиңү китергән әби-бабаларны, әти-әниләрне хөрмәтләргә өнди. Туган илебезне, җиребезне  саклауга әзер булуны, табигатьне яратуны, туган телебезне яратуны, туган җиребезне пычратмаска кирәклекне кисәтү дә ул  «Чишмәләр чакыра». Тыйнаклыкка, чисталыкка өндәү дә бар биредә. Чөнки чишмәләр – халык байлыгы. Сафлык, муллык чыганагы да алар.   Зал бизәлеше: Чишмә, агачлар, кояш, болытлар сурәте. Сул якта тау сурәте, уң якта кан агачы. Тау, аның артында малайлар яшеренеп утыралар. Пәрдә артында кызлар көянтә- чиләк белән торалар.
Тип материала: Документ Microsoft Word (docx)
Размер: 22.04 Kb
Количество скачиваний: 12
Просмотров: 102

Похожие материалы