«Исәнләшү, танышу әдәбе»

Предмет: Классному руководителю
Категория материала: Конспекты
Автор:
Исәнләшү, танышу әдәбе (Тәрбия сәгате) Максат:    Аралашу белү сәнгате турында сөйләшүне дәвам итү.                    Исәнләшү - танышу әдәбенең кайбер кагыйдәләре турында сөйләшү,                    фикер алышу.                    Укучыларның бер - берсенә карата, малайлар һәм кызлар арасында үзара                    ихтирам тәрбияләү. Материал: 1.      «Мәгариф» журналы, №6, 2002 ел. 2.      В Казыйханов «Әхлак дәресләре», Казан, 2004. Дәрес барышы Укучылар төркемнәргә бүленешеп утыралар .(3 төркем) 1.Укытучының кереш сүзе. -Бер караганда исәнләшү - танышуның әллә ни кыенлыгы да юк кебек. Һәрберебез исәнлек - саулык сорашуда гамәлгә кергән «Саумы?», «Әссәламәгаләйкем!», «Сәлам», «Ни хәлләр?» кебек сүзләрне көн дә урынлы һәм белеп куллана. Һәр халыкның, гөреф - гадәтләре үзенчәлекле һәм күптөреле. Европа илләрендә гадәти саналган аралашу кагыйдәләре Азия илләрендә кабул ителгәннән аерым Французлар белән инглизләр һәрберсе бу мәсьәләгә үзенчә якын килә, русларның һәм татарларның аралашу тәртибе дә башка халыкларныкыннан аерыла. Белгәнебезчә, халкыбызның әдәплелек кагыйдәләре гомүм төрки гореф - гадәтләр нигезендә кабул ителгән. Элек - электән татар хатын - кызы үзенең тыйнаклыгы, басынкылыгы, сабырлыгы белән аерылып торган. Исәнләшкән вакытта ир - атның күзенә карау түгел, йөзенә дә күтәрелеп бакмаган, аңа кул да бирмәгән. Ләкин заманалар үзгәрде. Хәзер хатын - кызларга, мәгълүм сәбәпләргә бәйле рәвештә үз авылы, шәһәре, иле һәм хәттә чит ил кешеләре белән аралашырга, эшлекле мөнәсәбәтләргә керергә туры килә. Әлбәттә, кайда һәм кем белән аралашуына карап, һәркемнең исәнләшү - танышу кагыйдәләреннән хәбәрдар булуы зарур. Сезгә дә аларны белү бары тик, файдага гына булачак, чөнки «иртәгә» «бүгеннән» башлана. 2. Укытучының кереш сүзеннән соң, алдан әзерләнгән укучылар чыгыш ясый.
Тип материала: Документ Microsoft Word (docx)
Размер: 17.91 Kb
Количество скачиваний: 12
Просмотров: 107

Похожие материалы