«Әни диеп әйтер кешем булгач, мин бу җирдә бик тә бәхетле!..»

Предмет: Классному руководителю
Категория материала: Конспекты
Автор:
Укытучы: - Балалар, карагыз әле, сез бүген нинди бәхетле. Сезне күз карашыгыздан ук аңлый торган, авыр чакта юата, дөрес киңәшләрен бирә, ә шатлыклы минутларыгызда сезнең өчен ихластан сөенә торган кешеләрегез – әниләрегез бар сезнең. Менә бүген дә аларга монда килү өчен сезнең бер сүзегез җиткән. Кадерле әниләр! Сезне әниләр көне белән котлап, шушы чарабызны башларга рөхсәт итегез. Укытучы: - Балалар, аңлагансыздыр инде, бүгенге тәрбия сәгатебезне без әниләргә багышларбыз. Иң элек әйтегез әле, кем соң ул әни кеше? (балаларның җаваплары тыңлана) Укытучы: - Бик дөрес. Әни кеше ул безне бу дөньяга тудырган, безне иркәләп-кадерләп баккан, безнең өчен янып-көеп яшәгән һәм яшәячәк бөек зат ул. Коръәндә менә нинди сүзләр бар: «Онытмагыз, җәннәт әниләрнең аяк асларында, әни суккан җир җәһәннәм учагында янмас, әниләргә күрсәткән кадер - хөрмәттән җәннәткә баскыч үрелер». Ләкин бу кадер - хөрмәтне һәрберебез әниләренә күрсәтә микән? Әйдәгез бер риваять тыңлап китик әле: «Бик борынгы заманнарда яшәгән икән ди ялгыз анасы белән бер егет. Яшьлек юләрлек дигәндәй, егетебез бер кызны яратып йөри икән. Егет мәхәббәтен белдереп, кызга тәкъдим ясагач, кыз: «Әгәр әниеңнең йөрәген алып килсәң, ризалыгымны бирермен», - дип шарт куя. Нишләсен егет, кайтып анасының йөрәген ала һәм йөгерә - йөгерә кыз янына барырга чыга. Ул шулкадәр нык йөгерә, хәтта юлда яткан ташка да игтибар итми, абынып егыла. Шул чак  егетнең кулындагы ана йөрәге телгә килеп: «Аягың авыртмадымы, улым?» - дигәч, егет айнып китә, ләкин инде соң була…» Димәк, балалар, бу риваятьтән чыгып нинди нәтиҗә ясап була инде? (балаларның фикерләре тыңлана)   
Тип материала: Документ Microsoft Word (docx)
Размер: 16.8 Kb
Количество скачиваний: 15
Просмотров: 100

Похожие материалы