Конспект спортивного мероприятия на тему «Веселые старты»

Предмет: Классному руководителю
Категория материала: Конспекты
Автор:
Сәламәтлек - иң зур байлык,  иң зур бәхет,  аны берни белән дә алыштырып булмый,  аны бернинди байлыкка да алып булмый. Әмма сәламәтлекне саклап була. Әгәр дә без сәламәт булсак, аның хакында алдан кайгыртсак, тормышлар никадәр матур булыр иде.     Мәктәбебездә 4 нче сыйныф укучылары белән  «Әти, әни  белән көчле мин!» дип аталган ярыш - кичә үткәрелде. Аның максатлары булып: балалар   һәм   әти-әниләр   арасында   сәламәт тормыш рәвешен   пропагандалау, балаларда үз сәламәтлегенә карата җаваплы караш, әти - әнисе белән   горурлану хисе тәрбияләү булып торды.      Бу чарага җитди әзерлек алып барды.  Ярышларда катнашыр өчен гаиләләр  ике командага  бүленде. Әлеге ярыш-кичә спорт залында үтте. Залның стеналары  сәламәтлеккә багышланган плакатлар, рәсемнәр, шарлар   белән бизәлде.       Командалар бәйгедә бик актив катнаштылар.  Әти – әниләр кичә барышында үзләренең балачакларына кайткан кебек булдылар, алар чын күңелдән ярыштылар.    Бәйге – ярышта  иң шатланганнары – балалар иде, әлбәттә. Бу бәйрәмдә алар үзләренең көчләрен генә түгел, ә гаиләләренең бердәмлеген, ныклыгын, активлыгын күрсәттеләр. Уеннар гаиләләр тарафыннан әзерләр киленгән номерлар белән чиратлаштырып алып барылды.       Бу үткәрелгән спорт бәйрәменең ахырында уенга нәтиҗә ясалды. Гаиләләргә катнашу осталыкларына карап, төрле исемнәр бирелде.  Катнашучы гаиләләр мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр  белән бүләкләнделәр. Балалар әти – әниләренә үзләренең  теләкләрен, рәхмәтләрен  җиткерделәр.       Бәйрәм мавыктыргыч үтте. Балалар һәм әти-әниләр күңел күтәренкелеге һәм яхшы тәэсирләр алдылар.             Гаилә белән мәктәп бергә эшләгәндә генә баланы шәхес буларак тәрбияләргә, дөньяга уңай карашларын үстерергә, үз-үзеңне тоту гадәтләрен уңай яктан хәл итәргә мөмкин. Бу максатка ирешергә миңа әти – әниләр һәм балалар белән берлектә  башкарылган эшләр унай нәтиҗә бирә.         Бала өчен ата –анадан да якын, алардан да кадерле тагын кем бар? Тормышта бала иң беренче алар белән аралаша, әйләнә-тирә турында беренче тәэсирләрен алар аша ала, акны-карадан, яхшыны – яманнан аерырга да алар ярдәмендә өйрәнә.  Һәр кешенең тормышында иң кадерле, кабатланмас хатирәләре әти - әниләре белән бәйләнгән . Димәк, ата-ана -бала өчен өлге. Баланың ниндирәк шәхес булып җитлегүе, күбесенчә, әти – әниләрнең  балаларга  мөнәсәбәтләрендә,  аларның үз – үзләрен тотышына бәйле.     Шуңа күрә баланы шәхес буларак тәрбияләргә омтылганда, гаиләне мәктәп тормышына тартырга һәм укытучы (сыйныф җитәкчесе) белән бергә төрле эш алымнары алып барырга кирәк.     Мәктәпләрдә үткәрелә торган  мондый  чаралар бала белән ата- аналарның рухи бердәмлегенә ирештерә, бала шәхесендә төрле күнекмәләр үстерә.         Балаларның,әти-әниләр белән берлектә, уңай атмосферада, үзара күбрәк аралашулару   балаларга уңай нәтиҗә бирә, аларда горурлану хисе арта.
Тип материала: Документ Microsoft Word (docx)
Размер: 43.15 Kb
Количество скачиваний: 12
Просмотров: 102

Похожие материалы