»Әдәп төбе-матур гадәт»
Предмет: | Классному руководителю |
---|---|
Категория материала: | Конспекты |
Автор: |
Нагимова Равиля Рафкатовна
|
""Описание материала:
"“Әдәп төбе – матур гадәт” класс сәгате (түгәрәк өстәл)
"Максат: укучылар белән кеше һәм табигать арасындагы бәйлелекне ачыклау; Мөхәммәт Мәһдиев әсәрләрен өйрәнгәндә яшәү мәгънәсе кешелекле, әхлаклы булып кала белүдә икәнлегенә төшендерү.
"Җиһазлау: “Әдәп төбе-матур гадәт” темасына презентация, мультипроектор, Экологик культура һәм әйләнә - тирә мохитне саклау елының эмблемасы.
"Дәрес барышы: Укытучы: Исәнмесез, хәерле көн, укучылар! - Бүген без сезнең белән “Әдәп төбе – матур гадәт” дигән тема буенча фикер алышу өчен, түгәрәк өстәл артына җыйналдык. Һәркемгә мәгълүм булганча, татар халкында “Ир-ат үз гомерендә агач утыртырга, өй салырга, бала үстерергә” дигән гыйбарә яшәп килә. Татар халкының гореф – гадәтләренә, йолаларына, милли традицияләренә хөрмәт белән карау, үзебездә матур гадәтләр тәрбияләү - изге бурычыбыз. Укытучы: Ягез, әле 2013 нче ел Татарстан Республикасында нинди ел дип игълан ителде? Укучы: 2013 нче ел – Татарстан Республикасында Экологик культура һәм әйләнә - тирә мохитне саклау елы дип игълан ителде.
"Укытучы: Шунлыктан “Әдәп төбе – матур гадәт” дигән фикер алышу үткәрү өчен, туган ягымның табигатен, аның гүзәллеген үткәннәргә кире кайтып карау нисбәтеннән без Татарстан Республикасы халык язучысы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе иясе М.Мәһдиевнең иҗатына мөрәҗәгать итәрбез. Укытучы: Укучылар, кеше – табигать баласы. Укытучы: Ягез, әле, кайсыгыз М.Мәһдиевнең кешенең табигать баласы булуын дәлилли торган фикерләрен искә төшерә. Укучы: “ Кеше никадәр табигатькә якынрак булса, аның серләрен никадәр нечкәләбрәк өйрәнсә, шулкадәр әхлаклы була, “ – ди Мөхәммәт абый. Укытучы: Әйе, укучылар, табигатьне ярату, күз карасыдай саклау – әхлаклы булу дигән сүз. Укучылар, М.Мәһдиев әйләнә – тирәнең матурлыгын, табигатьнең эчке сулышын җаны белән тоеп, кадерен белеп яшәүче шәхес иде. “Агачлар кешеләр кебек җанлы. Алар безне таныйлар, күрәләр, аңлыйлар. Тик табигать аларга тел генә бирмәгән. Хәер, үзара аңлашалар, сөйләшәләр алар, әмма безнең телне белмиләр. Алар елыйлар, көләләр, рәнҗиләр, үч алалар...” Укытучы: Табигатькә карата битараф булырга ярамый. М.Мәһдиев әсәрләрендә ачык чагылган. Табигатькә карата битараф булу – ул кешеләр язмышына да битараф булу дигән сүз. Укытучы: - Язучының әсәрләрендә авылымның изге урыннары чагылган. Табигать җәүһәрләрен искә төшереп үтик. Кайсыгыз әйтә? Укучы: - Ибәт нараты, Сафый чишмәсе, Масра юлы, Су буе, Кесмәс буе. Укытучы: Беләсезме, укучылар, болын – кырларга, чишмәләргә, хәтта моңаеп утырган ялгыз агачларга да кайнар мәхәббәте бар язучының. Укытучы: Авыл табигатен чишмәләр бизи. “Торналар төшкән җирдә повестенда М.Мәһдиев авылыбызның күрке булган Сафый чишмәсен һәм аны карап торучы Сафиулла абзый турында бик яратып искә ала. Бу чишмәгә юлны Мөхәммәт абый исән чагында бер дә суытмаган, ул аның суын әйләнә - тирәсен яраткан. Укытучы: Чишмәләр... Кемнең генә күңеленә илһам салмый да, кемгә генә канат куеп, хыялларын үстерми икән соң алар? Шундый илаһи көчкә ия булган чишмәләрне саклау, аларны чистарту – милли традицияләрне дәвам итү дигән сүз. Укытучы: Укучылар, бу чишмәләрне чистартуда үзебездән нинди өлеш кертәбез соң? Укучы: Елның елында тирә - якка ямь биреп торучы, тереклек чыганагы булган чишмәләрне чистартабыз, тирә - ягына агачлар утыртабыз. Укытучы: Өй эше итеп бирелгән, иҗади фикер эшчәнлегегез аша табигатькә булган мөнәсәбәтегезне ачыкларбыз. Укучы: Мөхәммәт Мәһдиев әсәрләрен өйрәнгәндә без үзебез өчен искиткеч матур дөнья ачкандай булдык, яшәү мәгънәсе кешелекле, әхлаклы булып кала белүдә икәнлегенә тагын бер кат төшендек. Кеше белән табигатьнең узара бик тыгыз бәйләнгәнен тойдык. Авылыбызның матур киләчәген тәэмин итүдә без, яшь буын, аның алдында бурычлы. Укытучы: Димәк, укучылар, тормышта изге гамәлләр кылып яшәгәндә, татар халкының гореф – гадәтләрен, йолаларын, милли традицияләрен дәвам иткәндә генә, яшәешебез матур, киләчәгебез ышанычлы булыр!
""Выдержка из материала:
"»Әдәп төбе – матур гадәт” класс сәгате ( түгәрәк өстәл)
"Максат: укучылар белән кеше һәм табигать арасындагы бәйлелекне ачыклау ; Мөхәммәт Мәһдиев әсәрләрен өйрәнгәндә яшәү мәгънәсе кешелекле, әхлаклы булып кала белүдә икәнлегенә төшендерү;
Җиһазлау: “Әдәп төбе-матур гадәт” темасына презентация, мультипроектор, Экологик культура һәм әйләнә - тирә мохитне саклау елының эмблемасы.
"Дәрес барышы:
Укытучы: Исәнмесез, хәерле көн, укучылар!
- Бүген без сезнең белән “Әдәп төбе – матур гадәт” дигән тема буенча фикер алышу өчен, түгәрәк өстәл артына җыйналдык. Һәркемгә мәгълүм булганча, татар халкында “Ир-ат үз гомерендә агач утыртырга, өй салырга, бала үстерергә” дигән гыйбарә яшәп килә. Татар халкының гореф – гадәтләренә, йолаларына, милли традицияләренә хөрмәт белән карау, үзебездә матур гадәтләр тәрбияләү - изге бурычыбыз.
Укытучы: Ягез, әле 2013 нче ел Татарстан Республикасында нинди ел дип игълан ителде?
"Укучы: 2013 нче ел – Татарстан Республикасында Экологик культура һәм әйләнә - тирә мохитне саклау елы дип игълан ителде.
"Укытучы: Шунлыктан “Әдәп төбе – матур гадәт” дигән фикер алышу үткәрү өчен, туган ягымның табигатен, аның гүзәллеген үткәннәргә кире кайтып карау нисбәтеннән без Татарстан Республикасы халык язучысы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе иясе М.Мәһдиевнең иҗатына мөрәҗәгать итәрбез.
"Укытучы: Укучылар, кеше – табигать баласы.
"Укытучы: Ягез, әле, кайсыгыз М.Мәһдиевнең кешенең табигать баласы булуын дәлилли торган фикерләрен искә төшерә.
Укучы: «Кеше никадәр табигатькә якынрак булса, аның серләрен никадәр нечкәләбрәк өйрәнсә, шулкадәр әхлаклы була,» – ди Мөхәммәт абый.
Укытучы: Әйе, укучылар, табигатьне ярату, күз карасыдай саклау – әхлаклы булу дигән сүз. Укучылар, М.Мәһдиев әйләнә – тирәнең матурлыгын, табигатьнең эчке сулышын җаны белән тоеп, кадерен белеп яшәүче шәхес иде. “Агачлар кешеләр кебек җанлы. Алар безне таныйлар, күрәләр, аңлыйлар. Тик табигать аларга тел генә бирмәгән. Хәер, үзара аңлашалар, сөйләшәләр алар, әмма безнең телне белмиләр. Алар елыйлар, көләләр, рәнҗиләр, үч алалар...”
Укытучы: Табигатькә карата битараф булырга ярамый. М.Мәһдиев әсәрләрендә ачык чагылган. Табигатькә карата битараф булу – ул кешеләр язмышына да битараф булу дигән сүз.
Укытучы: - Язучының әсәрләрендә авылымның изге урыннары чагылган. Табигать җәүһәрләрен искә төшереп үтик. Кайсыгыз әйтә?
Укучы: - Ибәт нараты, Сафый чишмәсе, Масра юлы, Су буе, Кесмәс буе.
Укытучы: Беләсезме, укучылар, болын – кырларга, чишмәләргә, хәтта моңаеп утырган ялгыз агачларга да кайнар мәхәббәте бар язучының.
Укытучы: Авыл табигатен чишмәләр бизи. “Торналар төшкән җирдә повестенда М.Мәһдиев авылыбызның күрке булган Сафый чишмәсен һәм аны карап торучы Сафиулла абзый турында бик яратып искә ала. Бу чишмәгә юлны Мөхәммәт абый исән чагында бер дә суытмаган, ул аның суын әйләнә - тирәсен яраткан.
Укытучы: Чишмәләр... Кемнең генә күңеленә илһам салмый да, кемгә генә канат куеп, хыялларын үстерми икән соң алар? Шундый илаһи көчкә ия булган чишмәләрне саклау, аларны чистарту – милли традицияләрне дәвам итү дигән сүз.
Укытучы: Укучылар, бу чишмәләрне чистартуда үзебездән нинди өлеш кертәбез соң?
Укучы: Елның елында тирә - якка ямь биреп торучы, тереклек чыганагы булган чишмәләрне чистартабыз, тирә - ягына агачлар утыртабыз.
Укытучы: Өй эше итеп бирелгән, иҗади фикер эшчәнлегегез аша табигатькә булган мөнәсәбәтегезне ачыкларбыз.
Укучы: Мөхәммәт Мәһдиев әсәрләрен өйрәнгәндә без үзебез өчен искиткеч матур дөнья ачкандай булдык, яшәү мәгънәсе кешелекле, әхлаклы булып кала белүдә икәнлегенә тагын бер кат төшендек. Кеше белән табигатьнең узара бик тыгыз бәйләнгәнен тойдык. Авылыбызның матур киләчәген тәэмин итүдә без, яшь буын, аның алдында бурычлы.
Укытучы: Димәк, укучылар, тормышта изге гамәлләр кылып яшәгәндә, татар халкының гореф – гадәтләрен, йолаларын, милли традицияләрен дәвам иткәндә генә, яшәешебез матур, киләчәгебез ышанычлы булыр!
Тип материала: | Документ Microsoft Word (docx) |
---|---|
Размер: | 20.94 Kb |
Количество скачиваний: | 20 |