Әңгәмә:Сәламәт булыйм дисәң ...

Предмет: Классному руководителю
Категория материала: Другие методич. материалы
Автор:
Тема : Сәламәт булыйм дисәң ...                 Максат: Балаларның үз сәламәтлекләре турында күзаллауларын киңәйтү ,дөрес туклану,физик күнегүләр,гигиена кагыйдәләрен үтәү бн сәламәтлеекнең ныклы элемтәдә булуын аңларга булышу , үзеңнең сәламәтлегең өчен кайгыртучанлык һәм аны саклый белү теләге тәрбияләү.          Җиһазлау: : компьютер, мультимедиа проектор, презентация .                                             Хәерле көн кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар, тәрбияче апалар! Балалар,  бугенге числоны, айны, елны әйтеп үтик әле. Димәк бүген  4 нче сентябрь 2014ел. Балалар,менә сез барыгызда матур,пөхтә итеп киенеп ,ял итеп ,көч туплап яңа уку елына җыелдыгыз.Интернат ишек алдына килеп кергәч үк,ә аннан соң мәктәп,интернат,ашханәләрдә сез нәрсә белән очраштыгыз?(балалар  фикерләре)               - Әйе, ишек аллары  матур гөлчәчәкләргә күмелгән,барлык класс,булмәләр матур итеп жиһазландырылган,чисталык ,матурлык .Бу бик сөенечле  хәл,беренчедэн  без сезне шулай матур итеп каршы ала алдык, икенчедән  сез шушы матурлыкны куреп соклана алдыгыз. Димәк,безнең бугенге кичәбезнең темасы бик урынлы,ул сезнең барыгызда да бар,кайберләрегезгә аны ныгытырга ,кайберләрегезгә  чыныгырга гына кирәк.             Ә хәзер әйтегез әле балалар, дөньяда иң кирәкле, иң кирәкледән дә кадерле нәрсә ул ? (сәламәтлек).   -Әйе, бик дөрес ,сәламәтлек. Һәм без сезнең белән  бүген шушы якты, матур ял бүлмәсендә  сәламәтлек  темасына багышлап :”Сәламәт  булыйм  дисәң...” исемле кичәгә җыелдык. Кичәдә балаларның да,кунакларның игътибарлы  булулары һәм  актив катнашулары сорала.  СӘЛАМӘТЛЕК-кешенең иң зур байлыгы.Сәламәт булганда гына кеше үзенең теләкләренә ирешә,әйләнә тирәдәге матурлыкны таный ала,җәмгыять тормышында актив катнаша,тормыштан  ямь таба ,шаяра уйнный,көлә, хыяллана  , хыялын тормышка ашыра ала . Әгәр сәламәтлегең булмаса   яки чирләп  китсә  алтыннан ясаган караватта ятсада , нинди генә байлыклар өелеп тормасын  ,алар берседә рәхәтлек бирми икән балалар. Иртәме –соңмы моның шулай икәненә һәркайсыбыз төшенә. Сәламәтлекнең байлык икәнен  аны югалтканчы ук  аңлаган кеше   сәламәтлеген саклау турында  алдан ук кайгырта.Чөнки сәламәтлекне бернинди акчагада сатып алып булмый. Шуңада инде балалар ,ходай биргән сәламәтлекне,ә ул аны төрле кешегә төрлечә биргән, сакларга, ныгытырга кирәк. Ләкин аны ничек сакларга?                     -Ягез әле ,балалар, без сезнең белән бергәләп   ничек сәламәтлекне саклау аны ныгыту турында сөйләшик әле. Иртән  йокыдан  торгач нишлибез  искә төшереп үтик әле. (зарядка ясыйбыз,юынабыз,тешләрне чистартабыз.чәчләрне тарыйбыз һ.б.)            -Ә ни өчен кирәк  соң боларны эшләү? (таза ,сәламәт булу өчен) -Сез барыгызда югарыда  әйтелгәннәрне  үтисезме соң балалар? Әйдәгез тикшереп карыйк әле.Иң  беренче иртәнге зарядка күнегүләреннән  башлыйк әле. Иртәнге зарядка  ул балалар эшчәнлекне арттыра ,кәефне күтәрә,әлбәттә күнегүләрне дөрес һәм даими ясарга кирәк.(музыка уйный , иртәнге зарядка  күнегүләре  ясау).  Әфәриннәр, булдырдыгыз балалар!      
Тип материала: Документ Microsoft Word (docx)
Размер: 49.19 Kb
Количество скачиваний: 15
Просмотров: 102

Похожие материалы