“Хуш, сөекле бакчабыз“

Предмет: Другое
Категория материала: Другие методич. материалы
Автор:

Бүлмә бәйрәмчә бизәлгән.

Акрын гына көй яңгырый.Кем генә үзенең балачагын сагынмый икән? Безнең балаларның сабый чаклары бик матур, истәлекле. Бакчада үткәргән көннәре, шулай ук бүгенге бәйрәм көне дә аларның хәтерләрендә мәңге саклансын.

Буратино Исәнмесез, балалар! Сез кая барырга җыендыгыз? Мин мәктәпкә барам. Миндә белем ачкычы бар, күрсәтимме? ( Сумкасын ача, анда ачкыч юк , бик борчыла, елый) 

Алып баручы Елама әле, Буратино, тынычлан. Аңлатып сөйлә әле , нәрсә булды?

Буратино Миңа Ташбака ачкыч биргән иде. Мин шатланып бара идем, каршыма Песи белән Төлке очрады. Алар кызыктырып мине үзләре белән Белмәмешләр иленә алып киттеләр. Карасам , ачкыч юк. Ул бит белем иленең ачкычы иде. Хәзер минем аркада балалар укырга да керә алмас инде. (елый) 

Алып баручы Елама әле Буратино, кайгырма. Без сиңа булышырбыз. Бергәләп Белем иленә барырбыз. 

Буратино Рәхмәт. Минем портфелем дә бар. Мин мәктәпкә нәрсәләр алып барырга кирәклегендә беләм. ( берәм-берәм чыгара)Менә бу - кадак. Ул партага язарга кирәк. Бу – рогатка, ул кошларга , балаларга атарга кирәк.Бу- пистолет .Ул- сугыш, сугыш уйнарга кирәк.

Менә монда машина , туп. Алар дәрестә уйнап утырырга кирәк. Монда әйбер күп әле. Менә ипи, алма . Мин бит дәрестә ач утырмам бит инде?

Бу нинди китап?Бу - “ Әлифба” Әлифба китабы ни өчен кирәк? Хәрефләр өйрәнергә, хәрефләрдән сүзләр җыярга, сүзләрдән җөмләләр төзергә өйрәнергә кирәк.Дәфтәр. Ул язарга өйрәнергә кирәк.Пенал. Аңа карандаш, ручка, бозгыч, линейка салырга кирәк.

Балалар бакчасына йөреп безнең балалар бик күп һөнәрләргә өйрәнделәр .

Җыр “ Өйрәтәләр бакчаларда” 

  1. 1 дән 10 га кадәр санау.
  2. Кирегә санау.
  3. 11 дән 20 гә кадәр санау.
  4. Кирегә санау
  5. Хәрефләрдә сүзләр төзү , уку.Курчаклар белән бию

Мин табышмаклар укыйм, алар уку әсбаплары турында. Сез җавапларын табыгыз.

  1. Күрешергә кулы юк, сөйләшергә теле юк.Аның белән күрешмәгән, Киңәшмәгән кеше юк. Ул нәрсә?
  2. Буратино Мин әйтәм,мин әйтәм. Ул-җил.
  3. Үзе укый белмәсә дә Гомере буе яза. Ул нәрсә?
  4. Бер тартмада бик күп дусТөрлесендә төрле төс.Ләкин алар барысыдаБашкаралар бер үк эш.

Җыр “Без инде хәзер зурлар “ З.Нури сүз., М.Минһаҗев көе.

Алып баручы Һәр елны көз ае җиткәч, 1 сентябрьдә мәктәптә укулар башлана. Мәктәп ул - белем бирә торган йорт. Менә сезгә дә мәктәпкә барыр вакыт җитте. Сез мәктәптә укырга, язарга ,төрле телләрдә сөйләшергә өйрәнерсез. Бик күп , бик күп кызыклы нәрсәләр белерсез. Мәктәп ул - серле сандык ! 

Дилүс Туган илдән безгә бүләк Яңа мәктәп салынды.Тирә якка нурлар сибеп Якты уты кабынды.

Динар Яңа мәктәпкә барабызХәерле сәгатьләрдәИ, мәктәбем , өйрәт безне Иң матур гадәтләргә.

Чулпан Мин кечкенә, портфелем зурКүтәрәм көчкә генә.Беренче класска барам Укырмын бишкә генә.

Рәфис Дәресләрдә бөтенесенКирәк белеп калырга.Тапкырларга да бүләргәКушарга да ,алырга.Зилә Күнегүләр эшлисе бар,Мәсьәләләр , мисаллар.Ә мисаллар кайчагында Чишелмиләр , усаллар.

Җыр “ Өйрәтәләр мәктәпләрдә “ М. Пляцковский сүз. Р. Гыйлемханов тәрҗ.,В. Шаинский көе.

Татар халык биюе.

Җыр “ Хуш , сөекле бакчабыз “ Ә. Бикчәнтәева сүз. Н. Лотфуллин көе.

Балаларны котлау өчен сүз бакча мөдире Гөлия Рәшит кызына бирелә.Балаларны мәктәп директоры Рәмизә Рәисовна, әти-әниләр котлый.

Тип материала: Документ Microsoft Word (docx)
Размер: 22.77 Kb
Количество скачиваний: 53
Просмотров: 172

Похожие материалы