Казаным - башкалам
Предмет:
|
Музыка
|
Категория материала:
|
Конспекты
|
Автор:
|
Миннуллина Фарида Фаритовна
|
Здесь была ссылка на работу Казаным - башкалам автора Миннуллина Фарида Фаритовна.
Ссылка на нее удалена по требованию посредника Инфоурок.
Если вы являетесь автором этой работы и хотите подтвердить её публикацию на этом сайте,
.
Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына ана теле һәм әдәбият укыту программаларында 1-11нче сыйныфлар ( Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харсова) 6-сыйныфта әдәбият дәресендә “Казан һәм аның тарихи һәйкәлләре” темасына 2 сәгать бирелә. Мин бер дәресне “Казаным – башкалам” дип алдым. Бу татар әдәбияты дәресе татар төркемнәрендә укучы 6 нчы сыйныф укучыларына каралган. Дәрес проект методына корылган, укучыларга тема һәм планы бирелә, эшләү юнәлеше тәкъдим ителә. Power Point программасында презентация әзерләнә. Укучылар үзләренең мавыгуларына карап, индивидуаль биремнәр сайлыйлар. Башкалабыз Казанга нигез салыну, аның исеменең килеп чыгышы, шәһәрнең тарихи үткәне, тарихи һәйкәлләре, бүгенгесе турында иҗади рәвештә проектлар әзерлиләр. Тарихчылар, экскурсоводлар, шагыйрьләр төркемнәре аерым темалар өстендә эшлиләр. Укучылар алдына түбәндәге таләпләр куела: 1.Алган белемнәрне кулланып, Казан турында материаллар җыярга. 2.Казанның истәлекле урыннары турындагы белешмәне тикшерергә. 3.Сайлап алынган тема буенча туган якка мәхәббәт, горурлык хисе уята торган әсәрләр сайларга Әлеге дәрес проекттан соң укучыларның Казан турындагы белемнәре ныгытыла,өстәмә белемнәр өстәлә; әдәби телдә дөрес, матур итеп сөйләү күнекмәләре булдырыла; Казан шәһәренең архитектура һәйкәлләренә ихтирам итү хисе тәрбияләнелә; укучыларда үзләренең дә Казаныбыз, илебез язмышын ышанып тапшырырдай шәхесләр булып үсеп җитүләренә омтылыш булдырыла. Компьютер белән һәм интернет челтәрендә эшли белү күнекмәләре камилләшә. Газета-журнал, китаплар белән махсус әзерләнәләр. Мөстәкыйль рәвештә һәр төркем презентацияләр әзерли.
Тип материала:
|
Документ Microsoft Word (doc)
|
Размер:
|
46.5 Kb
|
Количество скачиваний:
|
16
|
Просмотров: 156
Похожие материалы