Класстан тыш чара “ Ягез әле,кызлар”
Предмет: | Начальные классы |
---|---|
Категория материала: | Конспекты |
Автор: |
Ахметханова Гульсина Камиловна
|
Зал бәйрәмчә бизәлгән. Стенага “Бәйрәмегез котлы булсын “сүзләре язылган плакат эленә.Дәртлекөй яңгырый.
Алып баручы:
Бүгенге ярышта безнең гүзәл кызларыбыз үзләренең төрле яктан осталыкларын күрсәтерләр
Ярышны башлап җибәрер алдыннан иң элек әти-әниләр арасыннан хөкемдарлар сайлап куябыз.Алар безнең кызларыбызга гадел бәя бирерләр дип ышанып калабыз.
Әйдәгез,көчле алкышлар белән командаларны чакырыйк.Бәйрәмчә музыка астында “Кояшкай” һәм “Йолдызлар” командалары керәләр.
Алып баручы: Хөрмәтле кызларыбыз ! Сезне якынлашып килүче 8 нче март- Халыкара хатын-кызлар көне белән чын күңелебездән котлыйбыз.Сезгә саулык-сәламәтлек, озын гомер, бәхетле балачак телибез.Ә бүгенге ярышта сезгә зур уңышлар теләп калабыз.
Хәзер командаларны жюри составы белән таныштырып китәм. Без жюри итеп мәктәбебезнең малайларының әниләрен сайладык.
Тип материала: | Документ Microsoft Word (docx) |
---|---|
Размер: | 19.76 Kb |
Количество скачиваний: | 16 |