Конспект урока «Тормыш кагыйдәләре»

Предмет: Другое
Категория материала: Конспекты
Автор:

Максат. Ислам нигезләренә таянып, әхлак һәм гадәт кебек сыйфатларның мәгънәсенә төшендерү.

Балалар һәм ата-аналар арасындагы мөнәсәбәтләрне Р. Фәхреддин кагыйдәләре аша аңлату.

Балаларда ата-аналарга карата мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек, игелеклелек кебек сыйфатлар тәрбияләү, милләтебезнең бөек шәхесе белән горурлану хисе уяту.

Җиһазлау. Графпроектор, музыкаль үзәк, аудиоязмалар, Р.Фәхреддиннең портреты, , тормыш юлын һәм эшчәнлеген чагылдыра торган фоторәсемнәрдән төзелгән стенд, китаплары күргәзмәсе.

Эпиграф. Бизмәннең бер генә башы басып тормый. (Р.Фәхреддин).

Дәрес барышы.

Дәрес Зөһрә Сәхәбиева язмасында “Укы иртән илә кичен намаз” исемле мөнәҗәт тыңлау белән башлана һәм укучыларның игътибарын ата-анага булган мөнәсәбәт тасвирланган юлларга юнәлдерелә.

- Кадерле балалар, без болганчык заманда яшибез. Хәдисләрнең берсендә әйтелгәнчә: “Ата улны, ана кызны белми торган замана”. Балаларда ата- аналарга карата мәрхәмәтлелек кими, олыларга хөрмәт азая, туганлык җепләре дә нечкәрә.Өйдә сез шул темага халык авыз иҗатына мөрәҗәгатъ итеп, мәкальләр табып килергә, мәгънәләрен аңлатырга тиеш идегез.

Өй эшен тикшерү.

- Сезнең эшне дәвам итеп, “Дәвам ит” уенын уйнап алыйк. Экраннарда мәкальләрнең башы бирелә, сез ахырын дәфтәрегезгә язып бетерегез.

Ана куены....(туннан җылырак).

Ана җылысы-...(кояш җылысы).

Ата һөнәре-...(балага мирас).

Атасына карап...(баласы).

Ата-ананы тыңлаган адәм булган...(тыңламаган әрәм булган).

Ата-бабасын искә алмаган кеше...(игелек күрмәс).

Тату туганнар...(таштан койма корганнар).

Җавапларын тикшерү, мәгънәләрен аңлату.

- Татар халкының күренекле фикер иясе, мәгърифәтче, тарихчы һәм педагог, язучы һәм журналист Р.Фәхреддинев тә (экранда)

“ата-ана сүзен тыңламау, аларга кул селтәү, шәфкатьсезлек күрсәтү гөнаһ санала. Томыштагы барлык хаталарны мөгаен, аңлап та кичереп тә буладыр, әмма ата-анага мондый мөнәсәбәтне -юк”- дип язган.

Тип материала: Документ Microsoft Word (doc)
Размер: 48 Kb
Количество скачиваний: 12
Просмотров: 97

Похожие материалы