Внеклассное мероприятие на татарском языке «Әнием, кадерлем!»

Предмет: Другое
Категория материала: Конспекты
Автор:

Ачык чара Әниләр бәйрәмен үткәрү өчен әзерләнде. 1-5нче сыйныфларда укучы татар балалары катнаша ала. Максаты: әниләргә карата кадер - хөрмәт, ярату, олылау хисләре, әдәплелек, әхлаклылык сыйфатлары тәрбияләү, тыңлаучан булырга өйрәтү, укучыларның төрле яклап сәләтләрен үстерү, иҗади активлыкларын арттыру, сәнгатьле сөйләм телен үстерү. Ачык чараның беренче өлешендә әниләр турында шигырьләр укыла, җырлар җырлана. Икенче өлеше «Ягез әле, балалар, ягез әле, әниләр» дип аталган бәйге рәвешендә уза. Ярышучылар - әни белән кыздан яки малайдан торган парлар. ВЫДЕРЖКА ИЗ ТЕКСТА »Җыр: “Әниемә” - Кадерле кунаклар бүгенге бәйрәмне без бәйге рәвешендә дәвам итәбез. Мин аны “Ягез әле, балалар, ягез әле, әниләр” дип атадым. Чөнки ярышучылар – әни белән баладан торган парлар. Әйдәгез бәйрәм итә-итә ярышып алыйк! Бәйге булгач, бәйге булсын инде ул, бәя бирү өчен жюри билгелик. Жюри әгъзалары белән танышып китик. Жюриның гадел булуын, ә тамашычыларның бәйгедә катнашучыларны яратып алкышларын кызганмавын телибез. Бәйгебезне башлыйбыз, хәерле сәгатьтә! Бәйгенең беренче бүлеге ”Таныш булыйк” дип атала (үзләре белән таныштыралар) Икенче бирем – М хәрефенә башланган татар хатын-кыз исемнәрен кем күпме әйтә ала? Бер-берегез әйткәннәрне икенчегез кабатламасын. Иң күп әйткән парга 5 балл куела. Өченче бирем “Рәссамнар”. Күзне бәйләп рәсем ясарга кирәк. Бәйрәм булгач, чәчәк рәсемен ясыйк инде. - Без сезне дә, кадерле әниләребез, гүзәл чәчәкләргә тиңлибез. Сезнең белән горурланабыз. Дүртенче бирем – “сәламәтлек” сүзенә кергән хәрефләр белән яңа сүзләр язарга. Бишенче бирем белән без бәйгедә катнашучыларның сәләт ягын тикшереп карыйк. Бу- үзешчән сәнгать туры. Сез үзегезнең сәләтләрегезне күрсәтергә тиешсез. Сезгә яклаучыларыгыз, җанатарларыгыз ярдәм итә алалар. Алтынчы бирем белән сезнең аш-суга осталыкларыгызны да тикшереп карыйк әле. Бу бәйгегә әниләр ризыклар пешереп алып килделәр. Шулар турында сөйләгез әле. (Бәйгедә зирәк әни, кул эшларенә уңган әни, сөйкемле әни, уңган әни исемнәре өчен ярышалар.) - “Ягез әле, балалар, ягез әле, әниләр” бәйгесенең җиңүчесен билгеләр вакыт җитте. Сүзне жюрига биргәнче, концерт номерлары карыйк. Алар сезгә бәйрәм бүләге булсын. »

Тип материала: Документ Microsoft Word (docx)
Размер: 22.32 Kb
Количество скачиваний: 7
Просмотров: 73

Похожие материалы