Математик кичә эшкәртмәсе “Математик көч сынашу”

Предмет: Математика
Категория материала: Конспекты
Автор:

“Математик көч сынашу”.

             Кичәне үткәрүнең максаты:

Укучыларның математика дәресләрендә алган белемнәрен ныгыту, тирәнәйтү, күренекле математиклар тормышыннан, математика фәне тарихыннан яңа мәгълүматлар бирү, математика фәне белән кызыксындыру, фикерләү сәләтен үстерү, укучыларның дәрестән тыш вакытларын файдалы һәм кызыклы итеп үткәрү.

1.       Оештыру моменты.

1)      Кичәне үткәрүнең максаты һәм программасы белән таныштыру.

2)      Командалар белән танышу.

( Өй эшенә һәр класска үз командасына исем уйларга һәм бу исемне озынайтырга  кушыла.)

Жюри белән таныштыру.

 

2.      “Математик көч сынашу” уен – ярышы.

1)      Разминка.

Һәр команда ун сорауга җавап бирә.Җавапларны тиз, кыска һәм аңлаешлы итеп әйтү таләп ителә.

 

6 нчыкласска сораулар:

1.      Иң кечкенә гади санны әйтегез.

2.      Санаучысы ваклаучысыннан зуррак булган вакланма ничек атала?

3.      2 дән зуррак, 3 тән кечерәк сан килеп чыксын өчен 2 һәм 3 арасына нәрсә куярга кирәк?

4.      Ягы 100 м га тигез квадратның мәйданы нәрсәгә тигез?

5.      Үтелгән юлны табу кагыйдәсен әйтегез.

6.      Сәгать уклары кайчан  җәелгән почмак төзи?

7.      Уртак бүлүчеләре 1 гә тигез булган саннар ничек атала?

8.      Шырпы кабы, кирпеч, аяк киеме тартмасы һ.б.ш. формадагы фигураның геометрик исемен әйтегез.

 

9.      Бөтен өлеше вакланмалы өлештән “,” белән аерылган вакланмалар ничек атала?

Тип материала: Документ Microsoft Word (doc)
Размер: 70.5 Kb
Количество скачиваний: 5
Просмотров: 112

Похожие материалы