Методик эссе: «Безнең күңелебездә яшәгән акчарлаклар» (Ричард Бахның “Чайка по имени Джонатан Ливингстон” әсәре буенча)

Предмет: Начальные классы
Категория материала: Другие методич. материалы
Автор:
“Чайка по имени Джонатан Ливингстон” әсәре буенча язган эссемдә   уйлана торган  фикерләр бар. Бу әсәрдә исә акчарлаклар – ирек, чиксез мәхәббәт символы. Акчарлакларга  кеше кебек сөйләшү, уйлау, иреккә омтылу, фикерләү сәләте, хис-кичерешләр хас. Аларда яшәү мәгънәсе дә, яшәү өмете дә, хыяллар да бар. Хыяллар булганда гына, бар нәрсәгә  ирешеп була, ди автор. Минем уйлавымча, яшәү мәгънәсе – кешеләргә кирәкле, бар эшкә  үзеңнең күңелеңне биреп эшләгән эштер ул. Үз гомереңдә берничә кешене булса да  шатландырып яши алсаң, димәк, гомерең заяга узмаган. Без кайчак тормыштан  зарланабыз, авырлыклар килсә куркып калабыз. Шулай да һәркем үзенең кулыннан килгән  эшне башкарса, якындагы кешеләрен бәхетле итәргә тырышса, яшәү мәгънәсе дә шуннан килеп чыга, минемчә. Өмет-хыялларыбыз җимерелгән чакта да үз кыйблаңны саклап кала  белергә кирәк. Эшемнең нәтиҗәсе итеп шуны әйтәсем килә: тормышыңда очраган  кыенлыкларны, куркуны җиңә алсаң, син үзеңә ышанырсың һәм бар нәрсәгә дә ирешерсең.  
Тип материала: Архив ZIP (zip)
Размер: 8.99 Kb
Количество скачиваний: 2
Просмотров: 84

Похожие материалы