Здесь была ссылка на работу Презентация “Квадрат һәм аның периметры” автора Сунгатова Гулия Азатовна.
Ссылка на нее удалена по требованию посредника Инфоурок.
Если вы являетесь автором этой работы и хотите подтвердить её публикацию на этом сайте,
.
Исәнмесез, балалар! Без бүген математика дәресендә музейга экскурсиягә барырбыз. Музей Казан шәһәрендә урнашкан, шуңа күрә сезгә юл йөрү кагыйдәләрен дә искә төшерергә кирәк булыр. Бүген сез күп кенә яңа мәгълүмат та алырсыз. Сез әзерме? Алай булса, бер-берегезгә карап елмаеп алыгыз да дәресебезне шигырь белән башлап җибәрик Математиканы, дуслар, Көннән-көн яратабыз. Санарга һәрвакыт кирәк, Шуңа бик тырышабыз. Литр, метр, Сум, тиен, Сәгать, минут, Барысын бел! Актуальләштерү. Балалар, без әле Иске Ибрай тукталышында. Экскурсиягә нәрсәгә утырып барырбыз икән? Дөрес, без автобуска утырып китәбез. Әйтегез әле, автобус транспорт чараларының кайсысына керә? Җир өстеннән йөри торган транспорларның кайсы төренә карый? Җәмәгать транспорты дигән төшенчә нәрсәне аңлата? Без автобуска утыргач, кемнәргә әйләнәбез? Мин пассажирлар өчен кагыйдәләрне онытып җибәрдем, искә төшерергә булышыгыз әле? Бик яхшы, автобуска утырып киттек. Безнең киләсе тукталыш “Игътибарлы бул!” дип атала. Без хәзер математик диктант язабыз. Мин укыйм , ә сез дәфтәрләрегезгә җавапларны яза барыгыз. Ә хәзер карта-схемага карыйбыз. Кайсы юлдан барсак уңайлырак? Безнең киләсе тукталыш “Геометрик фигуралар” дип атала. Балалар, бу күппочмакларны 2 төркемгә бүлегез әле. Ни өчен шулай бүлдегез? Ничек исәпләдегез? Дөрес, балалар. Без “Яңа ачышлар” тукталышына килеп җиттек. Хәзер дүртенче фигурага игътибар белән карагыз әле.