Презентация по татарскому языку на тему: "Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсе" 3 сыйныф

Предмет: Другое
Категория материала: Презентации
Автор:

Тема: Сыйфатларның чагыштыру дәрәҗәсе.

 

Максат: Чагыштырудәрәҗәсендәгесыйфатларныөйрәнү.

Дидактик бурычлар:  чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатлар ясалашын аңлату;

-предмет һәм күренешләрне танып белүдә чагыштыру ,

-дәрәҗәсендәге сыйфатларның ролен аңлату ;

-практикада кулланырга өйрәтү,сөйләм телен үстерү.

 Үстерелеш бурычлары: иҗади сәләтне үстерү.

Тәрбияви бурычлар: игътибарлык һәм матурлыкка омтылыш тәрбияләү.

Дәреснең методы: тикшеренү-эзләнү.

 

Демонстрацион  материал: контроль өчен тест, таблица, ребус, мультимедиа, алгоритм.

 

Дәрес планы.

I.                   Ориетнтлашу һәм уку максатын кую, этабы.

II.                Уку максатын чишү       

 

1.         Чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатлар ничек ясала?

2.         Чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатлар нәрсәне белдерәләр?

3.         К саңгырау тартыгының г яңгырау тартыгы белән чиратлашуы. Физкультминутка.

4.         Янәшә -рр- тартыклары барлыкка килү очрагы.

5.         Ныгытуга күнегүләр/

III. Рефлексия һәм өй эше.    

1.Уку әшчәнлегенә мотивлаштыру -ориентлаштыру:

Максат: эмоциональ һаләт тудырып, укучыларны уку эшчәнлегенә мотивлаштыру.

а) ХАЙ ФАЙВ-тынычлану сигналын куллану.

- Исәнмесез, укучылар!

- Исәнмесез!

- Хәерле көн, балалар!

- Хәерле көн!

- Кәефләрегез ничек соң?

- Кояшлы иртә кебек.

Гадәттәгечә без дәресебезне шигырьдән башлыйбыз (бергә кабатлау):

Слайд №1

Без русча да укыйбыз,
Татарча да укыйбыз.
Ике телне өйрәнгәнгә
Шатланып һич туймыйбыз!

- Рәхмәт. Утырыгыз.

б) Дежур чыгышы.

2. Актуальләштерү һәм проблема тудыру.

Максат: - яңа белемнәр алу өчен белемнәрне актуальләштерү;

              - фикер йөртү сәләтен, анализ, гомумиләштерү күнекмәләрен үстерү;

              - бүгенге теманы ачыклау.

Укучылар үткән дәрестә без  нинди теманы үтә башлаганны белер өчен ребус чишеп алыйк әлә.

Слайд №2

 

,     , Ф

•      Слайд №3

 

 

- Дөрес укучылар! Үткән дәрестә без сезнең белән сыйфат темасын өйрәнә башлаган идек. Өй эшенә мин сезгә сүзләр өйрәнергә биргән идем, һәм кагыйдәне ятларга кушкан идем . Беренче итеп без сүзлек диктанты язарбыз.

                 Сүзлек диктант(Бер укучы тактада яза).

Яшел, җылы, яхшы, тәрбияле, салкын, юмарт, саран, начар, тәртипсез, әйбәт.

Тикшерәбез. “Укытучылы уены”.

- Укучылар, сүзлек диктантта нинди сүзләр яздык?

- Сыйфат нәрсә ул? (сүз төркеме)

- Сыйфат нәрсәне белдерә? (предметның билгесен белдерә)

- Сыйфат нинди сорауларга җавап бирә?

                          - Нинди? (какой?)сорауларына җавап бирә.

 -Русча кагыйдәсен әйтегез.

-Имя прилагательное-часть речи,которая обозначает признак предмета                      и отвечает на вопросы- какой?

                   - Татарчасын кем әйтә алыр?

-Предметның билгесен белдереп,нинди? сорауларына җавап биргән сүз теркеме-сыйфат дип атала.                          

Сез өйгә бирелгән эшне бик әйбәт эшәләгәнсез икән. Сыйфатлар турында күп беләсез.

- Ничек уйлыйсыз, без әле сыйфат турында барысын да беләбезме? Яңа   белемнәр аласыгыз киләме?

                

III.           Яңа материалны өйрәнү.  З.Проблеманы чишү.

Максат:  -чагыштыру дәрәжәсенең ясалышын китереп чыгару

                Һәм үзләштерүне оештыру;

  -дәреснең темасын Һәм максатын билгеләү.

а) Проблема тудыру.   Слайд №3

- Бу шигырьне укыгыз, сыйфатларны табыгыз (экранда):

         Кыш вакыты бик матур,

         Ак карлары белән.

         Кыш айларын бик яратам,

         Ләкин яз күңеллерәк.

 

- Гади дәрәжәдәге сыйфатларны әйтегез?

 Ә күңеллерәк сүзенә нинди кушымча ялганган? (төркемнәрдә тикшерү, -рәк), ә әгәр сүз калын сузыклардан торса нинди кушымча ялгар идек? (- рак) . Слайд №4

З.  А) Проблеманы чишү.

Максат:  -чагыштыру дәрәжәсенең ясалышын китереп чыгару

                Һәм үзләштерүне оештыру;

               -дәреснең темасын Һәм максатын билгеләү.

- Сыйныф бүлмәсендәге предметларның билгеләрен кырыйк әле.

Бу карандаш озын, ә бусы озынрак.

Бу гөл яшел, ә бусы яшелрәк.

Оляныңчәче озын, ә Милананыкы озынрак.

Глеб матур яза, ә Аня матуррак.

-Без предметларны нишләттек? (чагыштырдык)

Димәк без бүген нәрсә турында сөйләшербез?

(Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсе турында)

Димәк дәреснең темасы:Сыйфатларны чагыштыру дәрәҗәсе. Слайд №5

-Молодцы!

- Нинди нәтиҗә ясарга мөмкин? (төркемнәрдә тикшерү:

 чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатлар төп дәрәҗәдәге сыйфатларга  –рак, -рәк кушымчалары ялгап ясала)

Модельне ачам. Проекторда чыга Слайд №6

Укучылар үзләренең моделенә язалар: чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатлар.

Чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатлар

 

 

-рак,

 -рәк.

 

 

 

Б) Матур язу минуты.

Максат: -   матур язу күнекмәләре өстендә эшләү;

-         Сыйфат дәрәҗәләрен аера белергә өйрәтү.

Шаян сорауга җавап алу: Авылда бар, шәһәрдә юк.Ул нәрсә? (в авазы).

В в

Вакыт акчадан кадерлерәк.

(Мәкальне анализлау: тәрҗемә итү, сорау- Сез үз вакытыгызны кадерлисезме?)

1 Бирем . (Сыйфат дәрәҗәләрен  таблица буенча билгелә) Слайд №7

Положительная степень

Саран, яхшырак, җылы, матуррак, салкынрак,кечкенә.

ГАДИ

ЧАГЫШТЫРУ

 

 

Тикшерәбез: Слайд №8

 

4. Физкультминут.       Без инде хәзер зурлар.

                                     Матур яза беләбез,

                                     Дөрес укый алабыз,

                                   Тиз йөгерә беләбез,

                                   Биек сикерә алабыз,

                                   Күңелле татар телен дә

                                    Өйрәнә алабыз без.

                                      Менә шундый акыллылар без!

5. Яңа белемнәрне үзләштерү һәм беркетү.

Максат: -сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсен ясау алгоритмын төзү;

              -терәк схема рәвешендә яңа белемнәрне беркетү.

Слайд №9 Тактада сүзләр язылган:

а)  салкын – салкынрак

     кечкенә - кечкенәрак

    тәмле - тәмлерәк
    озын - озынрәк

-Димәк, нинди нәтиҗә чыгарабыз? (нечкә-калын). Кагыйдә белән чагыштыру. Тикшерәбез: Слайд №10

Слайд №11 Модельне тутырабыз.

Чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатлар

 

 

Тип материала: Презентация Power Point (pptx)
Размер: 1.4 Mb
Количество скачиваний: 54
Просмотров: 163

Похожие материалы