Разработка и презентация по литературному чтению (татарский) : Хәкимҗан Халиков “Хәерле иртә”, Әминә Бикчәнтәева “Өстәл янында”
| Предмет: | Начальные классы |
|---|---|
| Категория материала: | Конспекты |
| Автор: |
Шарифуллина Диляра Мирзаяновна
|
Мы восстанавливаем материалы только с согласия их авторов.
Дәреснең тибы. Яңа материалны өйрәтү.
Планлаштырылган нәтиҗә: Һәр кеше үзе башкарган гамәлләре өчен үзе җавап бирергә тиешлекне аңлату. Кеше кайда гына булса да, үзен әдәпле, тәрбияле, культуралы тотарга тиеш икәнен төшендерү
Дәреснең максатлары: 1. Белем бирү максаты – Хәкимҗан Халиковның, Әминә Бикчәнтәеваның бер үк сюжетка корылган әсәрләрен эчтәлеге, төзелеше һәм әйтелгән моральнең төп мәгънәсе буенча чагыштырып өйрәнү; аермалы һәм охшаш якларны ачыклау;
2. Фикер сәләтен үстерү максаты – хикәя жанры белән танышуны дәвам итү;
3. Тәрбияви максат – балаларда кешеләргә карата игътибарлылык, ягымлылык сыйфатлары тәрбияләү;әдәп-әхлак сыйфатларын сеңдерү, башкарган гамәлләрең өчен җавап бирә белергә күнектерү.
Җиһазлау: компьютер, проектор, экран, тема буенча презентация, китап стенды, дәреслек
Материал. Хәкимҗан Халиковның “Хәерле иртә”шигыре, Әминә Бикчәнтәеваның “Өстәл янында»хикәясе
Дәреснең төзелеше:
1.Оештыру өлеше.
2.Терәк белемнәрне хәтердә яңарту.
3.Яңа теманы аңлату.
4.Белемнәрне билгеле бер системага салу, гомумиләштерү.
5.Йомгаклау.
Дәреснең темасы программада “Әдәп башы-матур гадәт” бүлегенә кертелгән. Теманы өйрәнүгә 10 сәгать бирелгән. Шул дәресләр системасында әлеге тема икенче дәрес итеп өйрәнелә.
Дәреснең тибы аның эчтәлегенә туры килә: укучыларны кызыксындыру, актуальләштерү, яңа теманы өйрәтү, алынган белемнәрне ныгыту, камилләштерү, дәреснең дидактик максатыннан караганда, бик отышлы.
Мин дәресемне ФГОС таләпләренә туры китереп, предмет һәм метапредмет буенча, шәхси үсеш-үзгәрешләргә этәрә торган максатлар куйдым.
Структураларны үткән материалны ныгыту, анализлый белү, фикерләүләрен үстерү; яңа материалны ныгыту һәм кире информация алу максатларыннан кулландым.
| Тип материала: | Документ Microsoft Word (docx) |
|---|---|
| Размер: | 19,7 КБ |
| Количество скачиваний: | 55 |