Рус мәктәпләрендә 2 нче сыйныфның татар төркемнәрендә укыту өчен татар теленнән эш программасы

Предмет: Начальные классы
Категория материала: Рабочие программы
Автор:
2 нче сыйныфлар өчен тәкъдим ителгән программа түбәндәге бурыч һәм максатларны куя: -          татар телендә аралашу күнекмәләре булдыру; -          тел чараларын аралашу эчтәлегеннән чыгып сайлый белергә өйрәтү; -          тел белеменең фонетика, лексика, грамматика  бүлекләре буенча башлангыч белем бирү, өйрәнелә торган тел берәмлекләрен тикшерә һәм куллана белү күнекмәләрен булдыру; -          сөйләм эшчәнлегенең  барлык төрләре буенча күнекмәләр формалаштыру; -          укучыларда татар теленә хөрмәт һәм ихтирам тәрбияләү, телнең чисталыгын, дөреслеген саклау, телне, халыкның рухи мирасын өйрәнүгә кызыксыну уяту.       Эш программасы  укыту планына нигезләнеп, атнага 3 сәгать (елга 102 сәгать) исәбеннән төзелде.       2 нче сыйныфта татар теле дәресләрендә укучыларга системалы белем бирү, аларның сөйләм телен  үстерү максатлары куела. Авазлар һәм хәрефләр турындагы мәгълүмат тагын да тулыландыра. Биредә татар теленең үзенчәлекле сузык [ә], [ө], [ү] һәм тартык [җ], [ң],[һ] авазлары әйтелешен өйрәнү даими игътибар үзәгендә булырга тиеш. Бу проблема 2 сыйныфта төп урыннарның берсен алып тора, һәм аңа 35 сәгать вакыт каралган. Авазларның әйтелешен әдәби тел нормалары  буенча өйрәнү системалы алып барыла.  Татар теленә хас күренешләрне аңлатканда, аларны рус теле белән чагыштырып күрсәтү отышлы. Мәсәлән, сүзләрнең бер-берсе белән бәйләнешкә керүе (кызыл алма), җөмләдәге ия белән хәбәрнең урнашу тәртибе. Дәресләрдә татарчадан русчага, русчадан татарчага тәрҗемә  итү күнекмәләре булдыруга караган күнегүләр, сюжетлы  рәсемнәр яки укылган текст эчтәлеге буенча кечкенә күләмле  язма эшләр үткәрү   балаларның сөйләм телен үстерүгә  ярдәм итә. Халык авыз иҗаты, милли-региональ үрнәкләреннән файдалану да балаларны татарча аңлаешлы, әдәби нормаларга туры килердәй итеп сөйләргә өйрәтүдә зур әһәмияткә ия булып тора.                                                                                                                                                                                                                                           
Тип материала: Документ Microsoft Word (docx)
Размер: 92.4 Kb
Количество скачиваний: 22
Просмотров: 103

Похожие материалы