Сценарий праздника «Сау бул,Әлифба»
Предмет: | Начальные классы |
---|---|
Категория материала: | Другие методич. материалы |
Автор: |
Мухутдинова Алсу Назымовна
|
"Выдержка из материала:
"Әлифба бәйрәме конспекты һәм диплом турында тасвирлама. Укытучылар игътибарына аз комплектлы мәктәптә уздыру өчен кичә сценарие тәкъдим итәм. Минем класста 5 укучы гына иде. Алдан әзерлек эшләре түбәндәге: төнбоек чәчәкләре ясау 9 технология һәм дәрестән тыш эшчәнлек “Оста куллар” түгәрәгендә эшләдек ), хәрефләр турында табышмаклар туплау, укучылар өйдә әти-әниләре белән берлектә баланың иң ошаткан хәрефе турында шигырьләр һәм табышмаклар әзерләделәр, шулай ук кул эше дә әзерләделәр: рәсем, кисеп ябыштыру, чигү, бәйләү. Аларны стендка урнаштырдык. Укучыларга кызыклырак булсын өчен сәяхәт формасында уздырылды: диңгез буйлап корабта “Белем” илен эзләү, төрле сынаулар үтәү. Бәйрәмне үткәрү максаты: Тырышып укуның кирәклеген исбатлау; күп белергә омтылучанлык, китапка мәхәббәт тәрбияләү, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен, укучыларның сәләтләрен үстерү, гаилә һәм мәктәп арасында мөнәсәбәтләрне тагын да ныгыту, ата-аналарның мәктәпкә килү һәм ярдәм итү теләген дә үстерү. Җиһалау: интерактив такта , плакатлар, төсле кәгазьләрдән киселгән билгеләр, магнитофон, презентация. Бәйрәмне уздыру да җыр укытучысы да ярдәм итте. Кичә бөтен мәктәп алдында уза, әти- әниләр дә килә. Кичәнең эчтәлеге: зур кораб макеты ясалды, укучылар кереп утыралар, төрле утрауларга килеп җиткәч, төшәләр, чыгалар, биремнәрне үтәгәч яңадан кереп утырып сәяхәтне дәвам итәләр. Болай эшләүнең максаты: 1 нче сыйныф укучыларының игътибарын туплау өчен, физминутка – хәрәкәтләндереп алу, укучылар ялыкмый һәм тиз армыйлар, презентация алдан күрсәтелмәде һәм шуңа да укучыларга бик кызык булды.
1 сыйныфка керүче балаларга ачкычны бирәләр. Әлифба турында шигырьләр сөйлиләр һәм җырлар җырлыйлар. Ахырдан укучылар бөтен мәктәп һәм әти – әниләре алдында вәгъдә бирәләр. Иң ахырдан безнең мәктәп традициясе буенча укытучы һәм әти – әниләре укучыларга бүләк бирәләр тырышып укыган өчен дип. Шулай ук укучыларга диплом да бирелде (үрнәге бирелә). Һәрбер баланың исем – фамилиясе языла. Аларга бу да бик кызык. Гадәт буенча алар аны 9 нчы сыйныфка кадәр саклыйлар истәлек итеп. Уңышлар сезгә, Укытучылар!
"Музыка яңгырый.
"Укучылар яраткан хәрефләре турында шигырьләр сөйлиләр.
Я хәрефе яшьлектә А хәрефе алмада
Я хәрефе яшәүдә А хәрефе агачта
Я хәрефе бик кирәк А хәрефен яратабыз
Язилә диеп дәшәргә. Өйрәнәбез иң башта.
"Үзе хәреф, Бу мәктәпкә ни булган
Үзе сан — Мәктәп к белән тулган
Бик аз гына Санасаң. Карандаш, каләм,китап
(3 хәрефе, өч саны) Кайчы,кәгазь һәм картон.
"«Т»—антенна түбәдә:
Бөтенесен күрә, ишетә.
Телевизорныкабызабыз
Мәктәптәнкайтыпкерешкә.
"Җыр: Алфавит
Укытучы: Бу сынауны уңышлы үттегез. Кузгалыгыз юлга.
Капитан: Команда юлга кузгалдык
Музыка уйный.
Капитан:Алда тагын бер утрау,белем иленә килеп тә җиттек микән?
Укучы: Юк, монда бит Дуслык диеп язылган. Безне бит Әлифба дус-тату булырга да өйрәтте.
Һәммәбезнең үз урыны
Барыбыз да кирәкле
Безне Әлифба китабы
"Капитан: Команда юлга кузгалдык
Музыка уйный.
Укучы: Карагыз, кара алда тагын бер утрау күренә. “Тапкырлар” диеп атала.
Укытучы:
Кем зирәк, кем тапкыр икән?
Сынап карыйк әйдәгез!
Сез җавапларны табыгыз.
Без табышмак әйтәбез.
Мәкальләр: мин беренче өлешен әйтәм , сез калганын.
1)Минем илем – урманлы ил.
Туган илем – туган анам.
Данның төбе- хөрмәт,
Хөрмәтнең төбе- хезмәт.
Китап – белем чишмәсе
Укытучы: Бу сынауны уңышлы үттегез. Кузгалыгыз юлга.
Капитан: Команда, юлга кузгалдык
Укучы: Карагыз, кара алда тагын бер утрау күренә. “Укучы” диеп атала.
Укытучы: Әйтегез әле, сез мәктәптә нәрсәләргә өйрәндегез?
Ә нәрсә өйрәтте сезне? ӘЛИФБА
ҖЫР: Укучылар маршы
Тип материала: | Документ Microsoft Word (doc) |
---|---|
Размер: | 99 Kb |
Количество скачиваний: | 28 |