Өслек тартылышы. Чылану, капиллярлык

Предмет: Физика
Категория материала: Конспекты
Автор:

Максат. Укучыларны сыеклыкның өслек катламындагы молекулаларының тәэсирләшү үзенчәлекләре һәм өслек тартылу көче, өслек тартылу коэффициенты белән таныштыру. Чылану, капиллярлык -аларның практик кулланылышы.Фикерләү сәләтен үстерү, физика фәненә һәм тирә - як дөньяга кызыксыну тәрбияләү.

Җиһазлау: ике чыбыклы каркас (түгәрәк һәм  “таган”), пипетка, химик стакан, сабын эремәсе, шикәр, сабын, тозның судагы эремәсе, компьютер, презентация, тестлар, фильтр кәгазе.

 

Дәрес барышы.

I  Оештыру.

II  Актуальләштерү.

 Тест “Һаваның дымлылыгы. Кайнау”

 БДИ мәсьәләләре А13, А12, В2.

III. Яңа күнекмәләр формалаштыру.

1.      Сыеклыкның өслек катламындагы молекулаларының тәэсирләшү үзенчәлекләре.

2 лайд

2.      Өслек тартылу көче. 3-4 слайд.

3.      Тәҗрибәләр. 5 - 6 слайд буенча.

4.      Чылану. Чылану – сыеклык молекулаларының каты җисем молекулалары белән тәэсирләшүе нәтиҗәсендә сыеклык өслегенең каты җисем өслеге янында кәкрәюе ул. Мәсәлән: су тамчысы пыяла өстендә җәелә, ә парафин өслегендә кысылган шар формасына керә. 7-8 слайд буенча аңлату.

5.      9-10 слайд буенча тәҗрибәләр.

6.      Капиллярлык. Каппиллярда сыеклык күтәрелү һәм төшү биеклеге. 11-12 слайд.

7.      Капиллярлык һәм чылану.13-14 слайд.

8.      Тәҗрибәләр. 15-18 слайд.

IV  Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

  1. Ни өчен сыеклыкның ирекле өслек мәйданы минималь?
  2. Сабын куыгы эчендәге басым атмосфераныкыннан аерыламы һәм ни өчен?
  3. Нинди шартларда сыеклык каты җисем өслеген чылата (чылатмый)?
  4. Ни өчен чылатучы сыеклык капиллярда – батынкы, чылатмаучы сыеклык кабарынкы мениск хасил итә?
  5. Сыеклык менү биеклеге капилляр диаметрына ничек бәйле?
  6. Ни өчен җирне сукалау һәм йомшарту туфракта дым сакларга ярдәм итә?
  7. Мәсьәлә № 2, 3 (п 64), №1-3 (п 65)

 

V Йомгаклау. Өйгә эш. § 64, 65 укырга. Мәсьәлә №4 (§ 64) Өстәмә бирем. Карточкадагы мәсьәләнең 2 сен чишәргә.

Тип материала: Документ Microsoft Word (doc)
Размер: 2.42 Mb
Количество скачиваний: 13
Просмотров: 100

Похожие материалы