Су анасы артыннан...

Предмет: Другое
Категория материала: Другие методич. материалы
Автор:

Су анасы артыннан

(Габдулла Тукай әкиятләренә таянып язылган көлкеле сценарий)

“Су буенда балыкчы” көе уйнала.

1 бала:Утырабыз дуслар белән

Яр буенда аулакта.

Ә, бәлки, эләгеп куяр

Алтын балык кармакка.

2 бала:Су буйлары чиста булса,

Үзебезгә күңелле.

Төрле чүп-чар ташлап аны

Пычраталар түгелме?

3 бала:Таллар һәм чәчәкләр үссен

Ямьле су буйларында.

Кайчан балык чиртер микән –

Шул гына уйларымда.

1 бала:Су астында тирәндә,

Яши, ди, Су анасы.

Шунда яшәгәннәр аның

Әбисе һәм бабасы.

2 бала:Су анасының бик матур

Бар, ди, алтын тарагы.

Бәлки, эләктерер аны

Беребезнең кармагы.

3 бала:Бик күрәсе килә шул

Су анасы тарагын.

Бәлки, балык әйтеп бирер

Таракның кайдалыгын.

3 бала бии. “Алтын балык” җыры. Р. Абдуллин муз.

Тип материала: Документ Microsoft Word (doc)
Размер: 94.5 Kb
Количество скачиваний: 10
Просмотров: 84

Похожие материалы