Суд над инерцией
Предмет:
|
Физика
|
Категория материала:
|
Другие методич. материалы
|
Автор:
|
Мотыгуллина Гулина Эгьзамовна
|
Здесь была ссылка на работу Суд над инерцией автора Мотыгуллина Гулина Эгьзамовна.
Ссылка на нее удалена по требованию посредника Инфоурок.
Если вы являетесь автором этой работы и хотите подтвердить её публикацию на этом сайте,
.
Галилео Галилей (1564-1642 елларда яшәгән) Фәндә беренче булып өйрәнүнең эксперименталü методын кулланган италиянең бөек физигы һәм астрономы. Галилей инерöия төшенчәсен керткән, хәрәкәтнең чагыштырмалылыгын билгеләгән, җисемнең төшү һәм авыш яссылык буенча хәрәкәт законын өйрәнгән. Шулай ук горизонтка почмак ясап ыргытылган җисемнең хәрәкәт законын өйрәнгән, вакытны үлчәү өчен маятник кулланган. Кешелек тарихында беренче тапкыр Галилей күккә “карау торбасы”н юнәлткән, күпләгән яңа йолдызны, Юпитерның иярченнәрен, Кояшның тапларын һәм әйләнүен ачкан, Ай өслегенең төзелешен өйрәнгән. Галилей Коперникның ул вакыттагы католик чиркәве тарафыннан тыелган гелиоöентрик системасын актив хуплаган. Бөек галим гомеренең соңгы 10 елын инквизиöия ягыннан эзәрлекләүләр шыксызландырган. Инерöияне хөкем итү. Сәркатип: Торыгыз. Хөкемдар килә. Төп хөкемдар: Бүген инерöияне гаепләү буенча беренче номерлы эш тыңлана. Ул күп кенә транспорт халәкәтләренең килеп чыгуында: ярышларда мотоöикл һәм велосипедларның бәрелешүендә, поезд составларының җимерелүендә, һ.б. бик күп җинаятüләрдә гаепләнә. Без бүген куелган сорауны хәлдән килгәнчә нигезле ачыкларга, шаһитлар биргән күрсәтмәләрне хаклык һәм эчкерсезлек белән тыңлап дөрес хөкем чыгарырга өндибез. Гаепләнүчене кертегез. Төп хөкемдар: Хөкем ителүченең кем икәнен ачыклыйк. Хөкем ителүче сезнең фамилиягез, исемегез, әтиегезнең исеме. Инерöия: Механикова Инерöия Галилеевна Төп хөкемдар: Сезнең биографиягез? Инерöия: Борынгы грек галиме Аристотелü, ниндидер башка җисем тәэсирендә хәрәкәт итүче җисемнең хәрәкәте үзлегеннән туктарга тиеш, чөнки җисемнәрнең табигый хәләте тикторыш һәм барлык җисемнәр дә аңа омтыла дип саный. Кулыннан ычкынып киткәч хәрәкәт итүче шарга аның исе китә. Моңа җавап моннан 2000 ел элек Италиядә мин тугач Галилео Галилей тарафыннан бирелә. Ә соңрак, 1678 елда, Исаак Нüютон аны төгәлрәк аңлата. Төп хөкемдар: Сез нидән гыйбарәт? Инерöия: Җисемгә башка җисемнәр тәэсир итмәгәндә тикторышын яки турысызыклы тигез хәрәкәтен саклау үзлеге. Төп хөкемдар: Гаепләүченең гаепләнүчегә сораулары бармы? Төп гаепләүче: Юк. Төп хөкемдар: Ә яклаучының? Яклаучы: Минем судка соравым бар: Инерöияне тудыручылар бөек кешеләр Галилео Галилей һәм Исаак Нüютон булу факты игúтибарга алынырмы? Төп хөкемдар: Суд барлык фактларны да карый. Яклаучы: Ул очракта тудыручыларының хезмәтләрен искә алып, хөкемдарлар хөкем ителүчегә йомшаклык күрсәтерләрме? Төп хөкемдар: Суд барлык фактларны да исәпкә ала. Яклаучы: Минем әлегә бетте. Төп хөкемдар: Хөкем ителүчегә утырышчыларның сораулары бармы? 1 утырышчы: Сез кемгә хас? Инерöия: Барлык җисемнәргә дә, 2 утырышчы: Сезнең кулланылу өлкәгез? Инерöия: Физика, техника, тормыш. Утырышчылар һәм сәркатип чиратлашып суд карамагына җибәрелгән телеграммаларны укыйлар. 1 телеграмма: Мин – Аристотелü, борынгы бөек фикер ияләренең берсе, әлеге судны дөрес түгел дип саныйм. Барлык аталган эшләр һәм җинаятüләрнең Инерöия дип аталучыга бернинди кагылышы да юк. Башка җисемнәр тәэсире беткәннән соң җисем хәрәкәт итмәскә тиеш. 2 телеграмма: Мин урта гасырлдарның бөек физигы Галилео Галилей сезнең хөкемегезне сәламлим, чөнки табигатü серләрен аңларга теләүче хөрмәткә лаек. Фән сезгә явыз кырыс инквиöиянең теләсә нинди сынауларына каршы торырлык ныклык бирсен. Уңышлар сезгә дуслар һәм коллегалар. 3 телеграмма: Мин – Исаак Нüютон, инглиз физигы һәм математигы, табигатü законнары сезнең күңелләрегезне битараф итмәвенә шатмын. Бәхәсләшегез. Бәхәстә хаклык туа, һәм әгәр сез аны эзләп табалсагыз, механиканың I законы, инерöия законы, сезгә фәннең тылсымлы дөнüясына ишекләр ачыр. Төп хөкемдар: Хәзер шаһитларның күрсәтмәләрен тыңлауга күчәбез. Сәркатип шаһитларны чакырыгыз.
Тип материала:
|
Документ Microsoft Word (doc)
|
Размер:
|
43.5 Kb
|
Количество скачиваний:
|
13
|
Просмотров: 115
Похожие материалы