Тамыр турында төшенчә
Предмет:
Начальные классы
Категория материала:
Конспекты
Автор:
Сабирзянова Язиля Рафисовна
Материал Тамыр турында төшенчә автора Сабирзянова Язиля Рафисовна временно недоступен по запросу правообладателя.
Если вы являетесь автором этой работы, вы можете восстановить публикацию на Uroki.me и сохранить своё имя в каталоге учителей.
Мы восстанавливаем материалы только с согласия их авторов.
4 нче сыйныф өчен татар теленнән дәрес эшкәртмәсе Тема: «Тамыр турында төшенчә» 4 нче сыйныфта татар теле дәресе Рус сыйныфының татар төркеме. Тема: Тамыр турында төшенчә. Дәреснең тибы: яңа материалны өйрәнү һәм беренчел истә калдыру дәресе. Максат: тамыр турында төшенчә бирү. Бурычлар: · яңа эш алымнары формалаштыру, план, алгоритм буенча эшләргә өйрәтү; · эмоциональ өлкәне, иҗади фикерләүне үстерү; · баланың тормыш тәҗрибәсе белән бәйләнеш урнаштыру. Кулланылган технологияләр: проблемалы-диалогик технология. Укучыларның танып-белү эшчәнлеген оештыру формалары: фронталь һәм группалы, индивидуаль. Көтелгән нәтиҗәләр: предмет буенча: алгоритм буенча сүзләрнең тамырларын таба белү; тамырдаш сүзләрне таный белү; тамырга ялганып килә торган кисәкләр – кушымчаларны тамырдан аера белү (чикләрен билгеләү һәм мәгънәсен сиземләү). шәхси: · яңа материалны өйрәнүгә, танып - белүгә кызыксыну күрсәтү; · уку эшчәнлегендә уңышка ирешүнең сәбәпләрен аңлау (дисциплиналы булу, игътибарлы, җаваплы булу, хезмәт сөючән, үз көчеңә ышану). Универсаль уку күнекмәләре: · регулятив: дәрестәге эшнең максатын укытучы ярдәмендә ачыклау; · укытучы тәкъдим иткән алгоритм буенча эшләргә өйрәнү; танып-белү: · тамырны билгеләгәндә шартлы тамгалар куллану; · укучыларның һәм укытучының уртак эше буенча нәтиҗәләр ясау; · укытучы җитәкчелегендә эш алгоритмы төзү; коммуникатив: · башкаларның сөйләмен тыңлау һәм аңлау; · бергә эшләү процессында, фикерләр каршылыгы булганда да, сыйныфташлар белән уртак фикергә килергә кирәклеген аңлау . Җиһазлау: «Татар теле дәреслеге», 4 нче сыйныф», Ф.Ф Харисов, Ф. М Хисамова, Ч. М. Харисова, Казан, «Мәгариф», 2009. · индивидуаль эш өчен һәм тест карточкалары; компьютер, экран. Дәреснең структурасы: 1. Оештыру өлеше (психологик уңай халәт тудыру). 2. Каллиграфия минутлары. Матур язу күнегүләре. 3. Белемнәрне актуальләштерү. 4. Максат кую . 5. Яңа белемнәрне аңлау. 6. Яңа белем информациясен аңлап үзләштерү. 7. Физкультминутка. 8.Уку материалы буенча алган яңа белемнәрне ныгыту, истә калдыру (белемнәр системасы эченә салу һәм кабатлау) 9. Рефлексия (тест алу методы) 9. Дәресне йомгаклау. Дәреснең барышы. Укытучы эшчәнлеге Укучыларның эшчәнлеге Формалаштырылучы УУГ(УУД) 1. Оештыру өлеше (психологик уңай халәт тудыру) Исәнләшү, укучыларның дәрескә хәзерлеген барлау. 1 нче слайд карау. Матур көзге көннең фоторәсеме. -Көн нинди? - Ә хәзер күзләрегезне йомыгыз һәм шушы кояшның җылысын битегездә тоярга тырышыгыз. Тоясызмы? Елмайдык. Шушы әйбәт кәеф белән эшкә тотынабыз. Дәрескә хәзерлек эшләре алгоритмын үтәү һәм психологик уңай халәт тудыруда катнашу. регулятив: дәреснең һәр этабы өчен куелган уку мәсьәләсенең аңлап кабул ителүе; шәхси: укчыларның үз-үзен тотышында нигез мораль-әхлак нормалары чагылуы
Тип материала:
Документ Microsoft Word (docx)
Размер:
33.36 Kb
Количество скачиваний:
11
Просмотров: 126
Похожие материалы
© Uroki.me — архив знаний, созданных учителями. 2015–2025
Сайт содержит только сведения о недоступных материалах.
Все права на оригинальные работы принадлежат их авторам.
Мы уважаем права авторов и правообладателей.
При обнаружении ошибки или нарушении авторских прав — напишите через
форму обратной связи .
Политика конфиденциальности сайта Uroki.me