Татар теленнән дәрес конспекты. Тема: Исем. Кабатлау дәресе. 2 нче класс.

Предмет: Начальные классы
Категория материала: Конспекты
Автор:

Максат: “ Исем”темасын гомумиләштереп кабатлау; укучыларның уйлау, фикерләү сәләтләрен, иҗади активлыкларын, чагыштырмача анализ ясау,  туган телдә бәйләнешле сөйләм телләрен, тест белән эшләү күнекмәләрен үстерү; туган ягыңны ярату  хисләре, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү. 

Җиһазлау: таблица, интерактив такта,магнитофон.

I.Оештыру өлеше. Уңай эмоциональ халәт тудыру.

-Саумы, кояш, саумы, көн?

Дусларым, хәерле көн!

Телим сезгә сәламәтлек, 

Бәхет һәм яшәү дәртен.

Уе изге баласына

Булышыр табигать тә.

Эшкә тотыныйк, дусларым,

Хуш, хәерле сәгатьтә!

II.Төп өлеш.

1) Кереш әңгәмә. 

-Укучылар, мәктәпкә килгәндә нәрсәләргә  игътибар иттегез? Табигатьтә нинди үзгәрешләр бара?

(Табигать йокыдан уяна: кар эри, җиргә сеңә; гөрләвекләр ага; елгалар ташый, боз китә; кояш елмая, нурларын сибә; агачлар яшәрә, бөреләнә, яфрак яра; үлән шытып чыга, күтәрелә; кошлар җылы яктан кайта, оя ясый, бала чыгара.)

- Ни өчен шулай соң? Сез ничек уйлыйсыз? ( Яз җитте.)

- П.П.Чайковскийның “ Ел фасыллары” симфониясеннән “Яз”фрагментын тыңлау.

  - Укучылар, сезгә өй эше итеп “ Туган ягыма яз килде” темасына проект ( 1 күчмә кош турында язып килергә, яз турында мәкаль- табышмак, сынамышлар табарга кушылган иде.) 

Эшләре белән проектор аша таныштыралар.

Тип материала: Документ Microsoft Word (doc)
Размер: 176 Kb
Количество скачиваний: 12
Просмотров: 126

Похожие материалы