Татар теленнән "Иярчен җөмлә төрләрен кабатлау" темасына дәрес эшкәртмәсе

Предмет: История
Категория материала: Конспекты
Автор:

8 нче класс.                                         

Иярчен җөмлә төрләрен кабатлау.

Максатлар:

1.     Иярчен җөмләнең мәгънә төрләрен кабатлау, структур төзелешен искә төшерү.

2.     Халык авыз иҗаты әсәрләрен искә төшерү, кушма җөмлә төрләренең аларда киң кулланылуын исбатлау.

3.     Иҗадилык, халык авыз иҗатына кызыксыну тәрбияләү.

 

Җиһазлау: карточкалар, х.а.и. әсәрләре.

 

Дәрес барышы:

      I.     Исәнмесез, укучылар. Бүген без сезнең белән гадәттәгечә туган тел буенча белемнәребезне тирәнәйтү максатында җыелдык. Сүзебез х.а.и. һәм аның иярчен җөмлә синтаксик формаларында кулланылышы булыр. Дәресебезнең эпиграфы- “Халык яшәсен өчен, аның туган теле яшәргә тиеш” (Х.Мәхмүтов) Җөмләне тикшерик.( Синтетик иярчен максат җөмлә. Б.ч.- кушымча+ бәйлек)

Ә хәзер иярчен җөмләләрнең төрләрен схеманы тулыландырып искә төшерәбез.

Курсив белән язылган сүзләр тактадагы схемада язылмый, укучы язарга тиеш.

   II.     Өй эшләрен тикшерү. Укучылар, сез өйдә иярченле кушма җөмлә булып килгән мәкальләрнең җөмлә төрләрен билгеләгән идегез. Шуларны тикшерәбез.( Җөмлә төре канәгатьләндермәгән очрак өчен: Атасы ачы алма ашаса, улының теше камашыр. Олыны олыласа, бәхетле булыр.)

III.     Ә хәзер тест эшләп алабыз.(тест ачкычы сүзгә корылган, ул шунда ук тикшерелә. В1-аналитик, В2- синтетик дигән сүз)


 

 

Вариант 1

  1. Әйтергә теләгәнем шул, Мөнип: исем- кешенең гомерлек юлдашы.

А) иярчен хәбәр җөмлә;

Б) иярчен ия җөмлә;

В) иярчен аергыч җөмлә;

  1. Мин ул киткән якка карап калдым.

Л)  синтетик иярчен хәбәр җөмлә;

М)  аналитик иярчен ия җөмлә;

Н)  синтетик иярчен аергыч җөмлә;

  1. Иярчен ия җөмләне табыгыз.

А) Теләге бар тик тормас.

Б) Бүре толыбы бар кеше юлдашының туңганын белмәс.

В) Ил аткан таш ерак китә.

  1. Иярчен максат җөмләне табыгыз.

Л)  Җидегән чишмәләргә чиләк куйдым,

 Пар чиләгем тизрәк тулсынга.

М)  Яшәүне кайгыртып чаба торгач, яшәргә вакыт калмый.

Н)  Кешелек бәлки яшидер

Җирдә әкият барга.

  1. Бик каты ишек ябылды, аннары бүлмә эче тып-тын калды.

З) синтетик иярченле кушма җөмлә;

И) аналитик иярченле кушма җөмлә;

К) теркәгечсез тезмә кушма җөмлә;

  1. Иярчен хәл җөмләләрнең ничә төре бар?

Р) 6

С)10

Т)8

  1. Баш җөмләгә иярү чарасын билгеләгез.

Ул каядыр китеп бардымы, өйдә тәртип бетә.

З) мөнәсәбәтле сүз ;

И) кушымча ;

       К) интонация;

      8. Иярчен хәбәр җөмлә.

З) һәрвакыт аналитик төрдә була;

И) аналитик та, синтетик та була ;

      К)  баш җөмләдә мөнәсәбәтле сүз белән бирелгән хәбәрне ачыклый, һәрвакыт аналитик төрдә була;

 

 

 

 

 

 

 

 

Вариант 2

  1. Ишетем мин кичә: берәү җырлый

Чын безнеңчә, матур милли көй.

Р) иярчен вакыт җөмлә;

С) иярчен тәмамлык җөмлә;

Т) иярчен аергыч җөмлә;

2. Ул, күзләре еракка текәлгән килеш, туган ил табигатенә сокланып торды.

З)  аналитик иярчен аергыч җөмлә;

И)  аналитик иярчен рәвеш җөмлә;

К)  синтетик иярчен аергыч җөмлә;

  1. Иярчен күләм җөмләне табыгыз.

Л) Сүзләрнең кыйммәтлесе: заман үтү белән онытылмый торганы. .

М)  Көн үткән саен, ул йорт эшенә бата барды.

       Н) Бу вакыта Ләйлә шулкадәр матур иде ки, аңа бөтен кешенең исе китә иде.

 .

  1. Иярчен кире җөмләне табыгыз.

Р) Ул елны көз бик коры килде, шуңа күрә кыр эшләре дә тиз бетте.

С)  Яшәүне кайгыртып чаба торгач, яшәргә вакыт калмый.

Т)  Мин тез чүкмәм, катыйль, синең алда,

      Кол итсәң дә, тоткын итсәң дә.

  1. Кулымнан ни килсә, барын да эшләрмен.

Г) теркәгечсез тезмә кушма җөмлә;

Д) аналитик иярченле кушма җөмлә;

Е) синтетик иярченле кушма җөмлә;

  1. Иярчен җөмләләрнең ничә мәгънә төре бар?

Р) 6

С)5

Т)3

  1. Баш җөмләгә иярү чарасын билгеләгез.

Халыкның беләсе килә: нәрсәләр сатмакчы ул?.

З) мөнәсәбәтле сүз ;

И) интонация;

       К) кушымча ;

      8. Баш җөмләгә көттерү паузасы белән бәйләнгән аналитик иярчен җөмлә алдыннан...

З) сызык куела;

И) өтер куела ;

      К)  ике нокта куела;

 


 

 

  IV.     Укучылар, кушма җөмләләр М.Кашгарый сүзлегендә XII гасырда ук искә алына. Ә менә синтетик җөмләләр бары төрки телләргә генә хас, чөнки татар теле агглютинатив(кушымчалы) тел. Рус телендә аналитик формалар гына бар.

Ял итеп алыйк. Бер-беребезгә кушма җөмләнең беренче өлешен әйтәбез. Икенчебез дәвам итә. Аннан соңгы кеше икенче җөмләне беренчесенең башы итеп ала. Шарт- иярченле к.җ. килеп чыгарга тиеш. Физ.минут таләпләренә дә туры килсен өчен җавап бирүче баса һәм утыра.( Мисал өчен: 1.Син табышмак әйтсәң, мин сынамыш әйтермен.

2.Мин сынамыш әйткәнгә күрә, барыгыз да уйга баттыгыз.

3.Барыгыз да уйга батсын өчен, моңлы җыр җырларга кирәк...)

   V.     Хәзер язмача бирем. Мин сезгә 2 гади җөмлә тәкъдим итәм һәм схемалар бирәм. сезнең максат- җөмлә төзү һәм төрен әйтү.

Халкы бар. Җырларның киләчәге бар.

 (Кайда... ), [шунда...   ]

(              ), [шуңа күрә... ]

[              ], (чөнки...)

[              ]: (             )

 (...-са), [              ]

(...-га күрә), [              ]

[  (...-га карамастан),  ]

(      ) [            ]

VI.     Чираттагы бирем- сынамышларны дәвам итү. Алдан өлгергәннәргә синтетик җөмләне аналитикка һәм гади җөмләгә әйләндереп карарга.

Үләндә чык булмаса,

Карлыгачлар түбән очса,

Песи йомарланып йокласа,

Питрау җиткәч,

Кара песи юлыңны киссә,

Яңгыр яуганда су күбекләнсә,

Көзен һавада пәрәвеезләр очса,

Кояш болытка батса,

Кышын кар күп яуса,

Күке кычкыргач,

 

VII.     Бүгенге дәрес биремнәренең иң катлаулысы һәм соңгысы- текстологлар бәйгесе. Безгә килеп эләккән текстның бер өлеше юк дип уйлыйк. Тулыландыру- безнең эш.


Әлли-бәлли итәр бу.

Үсеп буйга җитәр бу.

с.и.в.җ

Ил сакларга китәр бу.

 

Абыйлары артыннан

Казаннарга китәр бу.

 с.и.в.җ

Галим булып җитәр бу.

 

Әлли-бәлли итәр бу.

Олы булып үсәр бу.

с.и.в.җ

Мәктәпләргә китәр бу.

 

Йокла, балам, йом күзең,

Йом-йом, күзең йолдызым.

с.и.с.җ

Елап үтә көндезең.

 

Әли-бәлли, бәбкәем,

Төлке тунын ябаем,

с.и.ш. җ.

Куян тунын ябаем.

 

Әлли итәргә кирәк,

Бәлли итәргә кирәк,

 с.и.в.җ.

Йоклап китәргә кирәк.

 

Бака, бака, бакырган,

Бака кунак чакырган,

 с.и.в.җ

Тышка чыгып акырган.

 

Безнең дә бар мәчебез,

Сезнең дә бар мәчегез,

 с.и. ш.җ.

Зинһар, ишек ачыгыз.

 

 

 

VIII.      

Дәрес тәмам. Билгеләр кую. Өй эше- дәреслектәге күнегү.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Әлли-бәлли итәр бу.

Үсеп буйга җитәр бу.

Үсеп буйга җиткәчтен, с.и.в.җ

Ил сакларга китәр бу.

 

Абыйлары артыннан

Казаннарга китәр бу.

Казаннарда укыгач, с.и.в.җ

Галим булып җитәр бу.

 

Әлли-бәлли итәр бу.

Олы булып үсәр бу.

Олы булып үскәчтен, с.и.в.җ

Мәктәпләргә китәр бу.

 

Йокла, балам, йом күзең,

Йом-йом, күзең йолдызым.

Кичтән йокың кала да, с.и.с.җ

Елап үтә көндезең.

 

Әли-бәлли, бәбкәем,

Төлке тунын ябаем,

Төлке тунын яптырмасаң, с.и.ш. җ.

Куян тунын ябаем.

 

Әлли итәргә кирәк,

Бәлли итәргә кирәк,

Әлли иткәч, бәлли иткәч, с.и.в.җ.

Йоклап китәргә кирәк.

 

Бака, бака, бакырган,

Бака кунак чакырган,

Кунаклары килмәгәч, с.и.в.җ

Тышка чыгып акырган.

 

Безнең дә бар мәчебез,

Сезнең дә бар мәчегез,

Безнең мзче сезгә килсә, с.и. ш.җ.

Зинһар, ишек ачыгыз.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Тип материала: Документ Microsoft Word (doc)
Размер: 92.5 Kb
Количество скачиваний: 14
Просмотров: 132

Похожие материалы