“Уңай һәм тискәре саннар” темасын кабатлау. Смарт дәрес. (6 класс)
Предмет: | Математика |
---|---|
Категория материала: | Конспекты |
Автор: |
Ахатов Марат Габделбарович
|
Тема: «Уңай һәм тискәре саннар» темасын кабатлау.
Максат: укучыларның “Уңай һәм тискәре саннар” темасы буенча алган белемнәрен системалаштыру.
Бурычлар:
1.Төрле тамгалы саннарны кушу һәм алу күнекмәләрен ныгыту, камилләштерү; рациональ саннарны чагыштыру һәм тигезләмәләр чишү кагыйдәләрен кабатлау.
2.Логик фикер йөртүне, игътибарлылыкны һәм грамоталы математик сөйләмне үстерү; үз белемеңне тикшерергә өйрәтү; сөйләм телен, телдән исәпләү күнекмәләрен камилләштерү; чагыштырырга, аналаз ясарга, нәтиҗәләр чыгарыру сәләтен арттыру.
3.Үз-үзеңә ышаныч, бер-береңә дустанә мөнәсәбәт һәм предметка ныклы кызыксыну тәрбияләү; башкаларны тыңлый һәм аңлый белергә өйрәтү.
Дәрес төре: мультимедиа дәрес.
Дәрес тибы: гомумиләштерү һәм үзләштерүне тикшерү.
Дәрес озынлыгы: 45 минут.
Җиһазлау: проектор, интерактив такта һәм SMART Notebook 10 программасы,эш карталары, дәреслек ( математика 6 класс, авторлары: Н. Я. Виленкин В. И., Жохов А. С., Чесноков С. И. )
Тип материала: | Документ Microsoft Word (doc) |
---|---|
Размер: | 1.49 Mb |
Количество скачиваний: | 18 |