Урок для 1-4 классов «Кешеләр, саклагыз җиремне!»

Предмет: Начальные классы
Категория материала: Конспекты
Автор:

1 – 4 класс укучылары өчен әйләнә-тирә дөнья фәненнән экскурсия-дәрес

МАКСАТЫ :

  1. Табигать белән кызыксынуларын арттыру.
  2. Табигать турында фәнни белемнәрен арттыру.
  3. Табигатькә сак караш булдыру.
  4. Табигатькә мәхәббәт тәрбияләү.
  5. Чиста табигатьнең кеше сәламәтлеге өчен файдасын ачыклау.

Экскурсиянең барышы. -Укучылар, бүген без экскурсиягә иртәрәк җыелдык. Чөнки иртәнге саф һава сәламәтлеккә бик тә файдалы, кош, җәнлек тавышлары да ачыгырак ишетелә. Табигать белән ничек аралашырга, дуслашырга, ярдәмләшергә кирәген бүгенге экскурсиядә тагы да яхшырак аңларсыз. Чөнки табигатьне саклап, без үз сәламәтлегебезне саклыйбыз.

УКЫТУЧЫ: Куз – гал – дык !

ЧУЛПАН : - Әнә, кояш та чыга! (кызыл ут кабына.)

АЙСЫЛУ: - Авылым турындагы җыр искә төште. Әйдәгез җырлап барабыз.

РАНИС: - Әйдәгез !

АЙСЫЛУ: Үрәзмәттә таңнар ата Нур сибеп тирә -якка. Күңелем белән гел синдә мин Синнән якын җир юкка.

БЕРГӘ: Сагынам, сине сагынам Туган авылым, Үрәзмәт Сиңа кайтыр көннәремне, Саныйм берәм – берәмләп. (“ Сагынам сине, Үрәзмәт.” Ш. Җиһангирова сүзе. З. Хәйретдинов көе.)

УКЫТУЧЫ: Китмәс борын сагына да башладыгызмы ? Без төшке ашка кайтып җитәбез, борчылмагыз !

ГӨЛНАРА: - Борчылмыйбыз, апа !

НАЗИЛӘ: - Карагыз нинди матур алан. ( Кулларын җәеп бөтерелеп чыга.)

ЧУЛПАН:-Апа, мин бер кызык шигырь беләм. Ул безнең Ранис турында бугай.Сөйлимме?! Курыкма, тимим ! “- дигән.

УКЫТУЧЫ:-Әйдә,Чулпан сөйлә!

ЧУЛПАН:-“Курыкма,тимим”(Ш.Галиев)

Малай урманга кергән, Каршында куян күргән. Куянкай дер-дер килгән: “Инде нишләтер…”- дигән. Ә малай бара биргән: “Күрергә килдем, -дигән,- Курыкма ,тимим!”- дигән. Малай эчкәрәк кергән, Каршында тиен күргән. Тиенкәй дер-дер килгән: “Инде нишләтер…” – дигән. Ә малай бара биргән: “ Күрергә килдем!- дигән,- Аю авылга килгән, Анда малайны күргән. Малай да дер-дер килгән: “Инде нишләтер …”- дигән. Ә аю бара биргән: “ Курыкма, тимим,- дигән- Шәфкатьле баланы мин Күрергә килдем !” – дигән.

Тип материала: Документ Microsoft Word (docx)
Размер: 41.25 Kb
Количество скачиваний: 15
Просмотров: 160

Похожие материалы