Урок по татарскому языку «Фигыль»

Предмет: Начальные классы
Категория материала: Конспекты
Автор:

Тема: Фигыль. 

Максат:

  1. Сүз төркеме буларак фигыль турында төшенчә бирү, аларга сорау куярга өйрәтү.
  2. Укучыларның белемнәрен системалаштыру, баету.
  3. Балаларның эзлекле фикер йөртү сәләтен формалаштыру; материалны аңлап үзләштерә алуларына ирешү.
  4. Игътибарлылык , мөстәкыйльлек, җитезлек сыйфатлары тәрбияләү.

Җиһазлау: сигнал карточкалары, дифференциаль биремле карточкалар, тест, таблицалар, магнитофон, презентация. Материал: татар теле дәреслеге, 4 кл., 92-95 нче битләр; методик ярдәмлекләр.

Дәрес барышы– Ягез әле, укучылар, бер-беребезгә карап елмайыйк. Сез бик ягымлы, матур. Шушы җылы мөгаләмәдә дәресне башлап җибәрик. “Өйрәтәләр мәктәпләрдә” җырын җырлау: – Дөрес итеп утырыйк. Хәзер безнең татар теле дәресе.

I I. Актуальләштерү, өй эшен тикшерү.

1. Исем сүз төркеме турында кабатлап чыгу, тест.

– Без сезнең белән исем турында өйрәнеп бетердек. Өйгә эш нәрсә бирелгән иде? (исем турында кабатларга). Хәзер шушы өйрәнгәннәрне гомумиләштереп бер тест эшләп алырбыз.

I I I. Дөрес һәм матур язу күнегүе.

– Дәфтәрләрне алдык, дөрес һәм матур язу күнегүен башкарабыз. Бүгенге числоны язабыз.

IV. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.

1. Хат уку: – Укучылар, безгә “Сүз төркемнәре” иленнән бер хат килде. Шул хатны укып карыйк әле: “Исәнмесез, минем дуларым! Беләм: сез татар теле дәресендә сүз төркемнәрен өйрәнүне дәвам итәсез. Бүген мин сезне үземә кунакка чакырам. Сезгә үз илемнең картасын җибәрәм. Минем сорауларыма дөрес итеп җавап бирсәгез, сезгә хатны кем җибәргәнен белерсез. Тырышыгыз, уңышлар телим!”

2. Сорауларга җаваплар алу. – Мин сорауларны укыйм, ә сез җавапларны шушы битләргә язып барасыз. Мин әйткән укучы гына җавап бирә. Тәртипне саклыйбыз!

5. Схемалар буенча җөмләләр төзү.

  1. Кар ява.
  2. Салкын кыш җитте.
  3. Урамда балалар уйныйлар.

6. Физкультминут – массаж ясау.

7. Фигыль заманнарын кабатлап чыгу: үткән заман, хәзерге заман, киләчәк заман. 176нчы күнегү – текстны уку, фигыльләргә сораулар кую, заманын билгеләү(телдән)

8. Карточкалар белән эш(язмача)

9. Модельне тулыландыру.

Укучыларга сораулар кую:

  • а) – Тагын нинди фигыльләр була икән? Эт нишли?(өрә) Сыер ... (мөгри). Кош ... (сайрый). Алар аваз чыгаралар; сөйләшмиләр, ә тавыш, аваз чыгаралар.
  • б) – Сез өегездән еракка кунакка киткәч нишлисез?(сагынасыз, моңланасыз)
  • в) – Берәр җирегез авырса нишлисез?(елыйсыз, сызланасыз) Бу фигыльләр тойгы, хисне белдерәләр.

10. Карточкалар белән эш: 4әр мисал язып чыгу.

11. 178нче күнегү – баш кисәкләрне генә сайлап язу.

12. Җөмләләр әйтеп яздыру, аларны тикшерү.

  1. Үләннәрне йомшак ак кар каплады.
  2. Эре кар бөртекләре киемгә куналар.
  3. Урамда балалар уйныйлар.

VI. Йомгаклау.

Рефлексия: Бүгенге дәрестә нинди сүз төркеме турында сөйләштек? Фигыльләрнең нәрсәләр белдерүен ачыкладык?(схема) Үзбәя. Өй эше: 179нчы күнегү, 95нче бит(фигыльләр ясап язарга)

Тип материала: Документ Microsoft Word (doc)
Размер: 66 Kb
Количество скачиваний: 27
Просмотров: 163

Похожие материалы