Урок по татарской литературе для 6 класса «Хикәя сюжеты»

Предмет: Другое
Категория материала: Конспекты
Автор:

"Описание материала:

Татар әдәбиятыннан дәрес эшкәртмәсе ( татар әдәбиятын укытуда федераль дәүләт стандартлары таләпләрен тәэмин итү тәҗрибәсеннән)

Тема: Хикәя сюжеты (татар мәктәбенең 6нчы сыйныфында татар әдәбияты дәресе)

Максат: Хикәя сюжетының үзенчәлеген өйрәнү, укучыларның иҗади фикерләү сәләтләрен үстерү. Укучыларның иҗади фикер эшчәнлеге һәм белем алуда универсаль гамәлләр үсеше өчен җирлек булдыру - һәр дәрес өчен уртак максат. Дәрес эшкәртмәсе А. Г. Яхинның татар әдәбиятын укыту концепциясе һәм укучыларның уку эшчәнлегеноештыру механизмы - иҗади үсеш технологиясе нигезендә эшләнде.

"Выдержка из материала:

Алар сөйләм теле белән язылганнар, аларда рифма да, иҗек саны да, строфа да юк.

Чәчмә әсәрләрнең жанрлары: әкият, хикәя, повесть, роман һ.б., әкиятләрнең сюжет үзенчәлекләре, сюжетта вакыйгалар хәрәкәте турында белдек. .

Сюжетның үстерелеш, кульминация, чишелеш өлешләреннән торуын белдек.Әкиятләрдә икенче өлеш беренчесенең киресе була, дигән нәтиҗәгә килдек. Чөнки әкиятләрнең беренче өлешендә кара көч әкият каһарманнарын нинди дә булса юл белән җиңә. Икенче өлешендә исә әкият каһарманы кара көчне җиңә, аңа җәза бирә. Югалган нәрсәне таба һәм, аңа өстәп, башка нигъмәтләргә дә ия була.

2. Иҗади өй эшләренә анализ. Өй эшләрен тикшерү: чәчмә төр әсәр жанрлары, чәчмә төр әсәрләр сюжетында вакыйгалар хәрәкәте, әкиятләрнең сюжет төзелеше үзенчәлекләре турында сөйләү.. Үзбәя.

3.УМ кую ситуциясе.Укытучы: Үткән дәрестә төзегән модельне искә төшерик әле, әкият жанрыннан кала безнең өчен иң таныш булганы кайсы?

1.Чәчмә әсәрләр сюжеты үзенчәлеге турында искә төшерү.Көтелгән җавап: Сюжеттагы вакыйгалар хәрәкәтенең атамалары бар: үстерелеш, кульминацион нокта, чишелеш.Укытучы: Татар халкының бөек шагыйре Һади Такташ пьесалар да, шигырьләр дә, хикәяләр дә иҗат иткән. “Хикәя нинди булырга тиеш?” дигән сорауга ул зур мәкалә белән җавап биргән.2.Бер укучыдан мәкаләне укыту. 3.Һ.Такташ хикәясен кыскартып язып алу, аны модельдә күрсәтү (55 б.)Көтелгән җавап: Хикәянең эчке төзелеше

Хикәя язуда сюжет зур роль уйный. Геройның сюжетка кадәр булган тыныч, гади тормышы, гадәттә, хикәянең эченә төп материал булып керми. Хикәяләр тормышта булган вакыйгалардан алып языла. Ләкин язучы үзеннән кайбер якларны арттыра яки матурлый. Бу -хикәянең буявы дип атала. 

Укытучы:Һади Такташ идея тумый торып, әсәр язылмый, дип безгә бик матур киңәш бирә.Әсәрнең буявы дип ул сәнгать алымнарын атый.4.Язып алынганны үз-үзләренә, бер –берләренә кабатлау, истә калганча сөйләү.Үзбәя.5.Укытучы: әйдәгез, шагыйрь язганнарны ”Төнбоек” хикәясе мисалында аңлатырга тырышып карыйк. - Хикәянең сюжетын сөйләтү.

6.Укытучы: без хикәянең сюжеты турында сөйләштек. Сюжет булсын өчен нәрсә булуы шарт?Көтелгән җавап: төп геройлар һәм алар башкарган хәрәкәт ( гамәлләр, сүзләре, хисләре).Укытучы: Әйдәгез, хикәянең төп геройларын ачыклап, аларга характеристика биреп карыйк әле.Ул, мөгаен, чәчәк өзүче малайның үзенә күзе төшүен белгәндер. Нәкъ менә шул малайның, батудан курыкмыйча, тишек көймә белән суга йөзеп керәчәгенә ышангандыр. Хикәянең ахырында кызның уңай сыйфаты да ачыла: ул үзенең хатасын соң булса да аңлый.

Ә малайга хас сыйфатлар – кыюлык, батырлык, үзсүзлелек, үҗәтлек. Шул ук вакытта ул үзенең бу адымы белән җиңел акыллылык күрсәтте. Чөнки эшнең ахыры бөтенләй башкача тәмамланырга мөмкин иде. Үзбәя.Укытучы: Шагыйрь хикәя язу өчен тагын нәрсәләр кирәк, ди?Көтелгән җавап: хикәя язу өчен баштан укучыга җиткерелергә тиешле төп фикер аерып алына, аннан соң герой хәрәкәткә китерелә, герой катнашкан вакыйга сәнгать алымнарына төрелә. Авторның төп теләге – безгә - укучысына (читатель) әйтергә теләгән фикере.

Укытучы: Бу очракта авторның төп теләге нидән гыйбарәт икән соң? Нинди фикер әйтергә тели ул безгә?Көтелгән җавап: үзеңне башка кешеләрдән өстен куеп масаймаска, үзеңнең һәм кешеләр тормышын куркыныч астына куймаска, сак булырга өнди.

Малайның үз гомерен куркыныч астына куюын аклап булмый.Чөнки кешегә гомере бер генә бирелә һәм ул бар нәрсәдән дә кыйммәт. Һәркем сәламәтлегенә һәм гомеренә зыян китерердәй эшләрдән читтә торырга тиеш.Укытучы: хикәянең буявы дигәндә, автор нәрсәне күз алдында тота?Көтелгән җавап: вакыйгаларны матурлап, бизәкләп язуны.

Тип материала: Документ Microsoft Word (docx)
Размер: 26.37 Kb
Количество скачиваний: 10
Просмотров: 69

Похожие материалы