Внеклассное мероприятие для начальных классов “Җәяүлеләр мәктәбе”
Предмет: | Начальные классы |
---|---|
Категория материала: | Другие методич. материалы |
Автор: |
Сарварова Чулпан Мирзашариповна
|
Бу класстан тыш чараның максаты итеп мин укучыларны җәяүлеләр өчен кагыйдәләр белән таныштыру; светофор, юл билгеләре һәм пассажирлар өчен кагыйдәләр турындагы белемнәрен системалаштыру, күзәтүчәнлек, бер-береңә карата хөрмәт тәрбияләүне алдым.
Балалар әкиятләрне күбрәк яратканга чара әкияткә сәяхәт рәвешендә бара. Төрле кызыклы сораулар, тест биремнәре аша укучыларны юлда йөрү кагыйдәләренә өйрәтергә мөмкин. укучы үзенең җавабын курыкмыйча әйтә, фикерләре белән уртаклаша. Балалар җәяүлеләр һәм пассажирлар өчен кагыйдәләрне өйрәнүнең мөһим икәнлегенә төшенә.
Максат: укучыларны җәяүлеләр өчен кагыйдәләр белән таныштыру; светофор, юл билгеләре һәм пассажирлар өчен кагыйдәләр турындагы белемнәрен системалаштыру, күзәтүчәнлек, бер-береңә карата хөрмәт тәрбияләү.
Җиһазлау: рәсемнәр, слайдлар, юл макеты,
- Исәнмесез, укучылар. Хәерле көн! Безнең бүгенге дәресебез үзенчәлекле үтәр. Сез, дәрескә, әзерме? Әзер булсагыз, мин сезне әкият иленә чакырам. Компьютерда регулировщик киеменнән әтәч рәсеме чыга.Әтәч(Укытучы). Исәнмесез, дусларым.Кәефләрегез ничек? Яхшы булса, әйдәгез минем белән шәһәргә сәяхәткә барыйк. Шәһәр дигән бик зур урынның серле юллары белән танышырбыз.
Ләкин зу-ур урамнарда безне төрле көтелмәгән хәлләр, төрле куркыныч вакыйгалар саклап торырга мөмкин. Күңелсезлекләрдән, җәяүлеләр һәм пассажирлар өчен кагыйдәләрне белсәң, котылып була. Ул вакытта урамга курыкмыйча да чыга аласың. ( 2 нче слайд)Укытучы. Укучылар бу кем?
Укучылар. Әтәч – Регулировщик.Укытучы.
Әтәч – Регулировщик әкият герое. Әйдәгез, без дә әкият геройлары булыйк. Слайдларга карап әкият илендә сәяхәт итик.Тавык йөрергә чыкты ,балаларына шәһәр күрсәтмәкче булды.(3 нче слайд)Укытучы тавык сүзләрен укый. Ко- ко- ко, ко, ко, ко,Алай ерак китмәгез, ко-ко
Шәһәр бик матур булса да,Бөтенләй үк уңайлы түгел.- уңайлы түгел дигән сүз нәрсәне аңлата?- куркыныч! ( 4 нче слайд)- Урамнардан, урамнардан Бер яктан бер якка Автобуслар, трамвайлар, Троллейбуслар чаба. (5 нче слайд)Укытучы. Урамга чыгу белән сез юл хрәкәтендә катнашучыга әйләнәсез.
Җәяү баручы кем дип атала? (Җәяүле)Укытучы. Бик дөрес балалар. Русчасы пешеход була.( 6 нчы слайд)
Укытучы. Машиналар каядыр ашыга,Ярый да тротуар бар.Тротуардан бер кайгысыз Җәяүле атлап килә. ( 7 нче слайд)- Балалар юл макетыннан тротуарны күрсәтегез әле.Балалар. Тротуар - җәяүлеләр өчен булган юлның бер өлеше.Балалар . Тротуар – минем юлым.Анда җәяүлеләр күп йөри.
Ләкин бөтен кеше дәуң яктан барырга тиеш. (Укытучы “ Уң якны билгелә” уены үткәрә)
Уң кулны – алгаСоңыннан артка,Ә хәзер тагын алгаӘкрен генә селкибез.Сул кулны алга,Соңыннан артка,Әкрен генә селкибез. ( 9 нчы слайд)Тротуарның уң ягын билгелиләр, алга таба хәрәкәт итәләр.Укытучы. Чебиләр каршына кечкенә аю балалары килә. Этешәләр, төртешәләр. Атларга комачаулыйлар. Балалар, карагыз әле боларга. Аюларның хатасы нәрәсәдә икән? Җаваплар тыңлана ( 10 нчы слайд)- Тавык һәм чебиләр үз юлларында нинди билгегә юлыктылар? ( 11 нче слайд)
- Бу билге ничек атала? (җәяүлеләр чыгу урыны)- Дөрес. ( 12 нче слайд)- Юлны аркылы чыгарга сезгә һәрвакыт яна торган күзләр ярдәмгә килер.- Ә яна торган күзләр кайда яши соң? ( светофорда, 13 нче слайд?)Укытучы “Светофор нәрсә сөйли” уенын үткәрә.Укытучының кулында 3 халәтне күрсәткән карточкалар.
( 14 нче слайд)Кызыл төс сезгә усал итеп “ЮК” дия.Сары төс “САБЫР ИТ бераз” дия. «Ярый! Юл ачык» дия яшел күз!». ( 15 нче слайд)Физ- минутка.- Юлны аркылы чыкканда Уңга, сулга карыймын.Уртага хәтле барам да Тагын уңга карыймын, Бер хәрәкәт тә юк диеп, Курыкмыйча атлыйм мин. ( 16 нчы слайд)
17 нче слайд – картина.- Без кая килеп җиттек? (Тукталышка.) - Тукталыш икәнен каян белдегез? (җаваплар, 18 нче слайд)
- Халык нәрсә көтә? ( Автобус)- Без автобуска утырып йөриячәкбез, ур-ра!
- Транспортны махсус урында көтегез, машина юлына чыкмагыз. ( 20 нче слайд)- Балалар, алдагы рәсемнәр турында сөйләшеп китәрбез.(21, 22 слайдлар, автобуска утыру, төшүне чагылдырган рәсемнәр)- Пассажирларга нәрсәләр ярый?Укучылар саныйлар.Кул тотынгычына тотынырга.Буш урыннар булса утырырга.Машина йөртүче һәм кондукторны тыңларга.Авыруларга, өлкән кешеләргә урын бирергә тиеш. (23 нче слайд)
Укытучы: Нәрсә ярамый?тавышланырга;чүпләргә; машина йөртүчегә комачауларга;тәрәзәдән башны тыгып барырга. (24, 25 слайд) Нәтиҗә ясау.- Чебиләр бергәләшеп Каядыр ашыктылар.Туктагыз!
- диде тавыкБу тагы нинди шаяру?Зур урамнарда кечкенәләрөлкәннәр белән бергә йөрергә тиеш. (26 нче слайд)- Монда җәяүлегә махсус урын юк!Димәк юл кырыеннан барабыз, - диде тавык. (27 слайд)- Балалар, без бөтен юлны әкиятебез геройлары белән бергә үттек. (28 нче слайд)- Хәзер белемнәребезне тикшереп алыйк.Белемнәрне тикшерү
- Рәсемнәрдә нинди юл билгеләре күрәсез? Балалар турында нәрсә әйтеп була?.
- Хәзер, сезнең юл кагыйдәләрен ничек белүегезне тикшереп карыйк.
Тип материала: | Документ Microsoft Word (docx) |
---|---|
Размер: | 322.36 Kb |
Количество скачиваний: | 5 |