8нче В сыйныфының рус төркеме өчен «Телләр белгән, илләр гизгән” спецкурсының авторлык программасы

Предмет: Другое
Категория материала: Другие методич. материалы
Автор:

Аңлатма язуы.

Тел – кешеләрнең аралашу чарасы, күп телләр белү- ул зур байлык, хәзинә. Әмма кайбер ата – аналар әле моны аңлап бетерми. Саф татар кешесенең : ”Минем балам татар телен аңламый, өйрәнәсе килми, диючесе дә юк түгел. Бу зур ялгышлык, әлбәттә. Күп телләр белү ул бит мәртәбә, ул бит авыр йөк түгел, аны күтәреп йөрисе дә юк.

“Ананың балага биргән иң зур бүләге – тел,”- диләр борынгылар, чөнки туган телдә сөйләшергә баланы иң якын кешесе –анасы өйрәтә, өйрәтергә тиеш. Шуңа күрә дә аны –Ана теле – дип атыйлар.Безнең телебез бик матур, ягымлы, шуңа да аны яратмый мөмкин түгел.Бу телдә безнең әти-әниләребез, әби-бабаларыбыз сөйләшкән, безгә бишектә чакта ук туган телдә җырлар җырлаганнар,әкиятләр сөйләгәннәр. Һәркем үз телендә сөйләшә белергә, үз телен яратырга тиеш.

Ләкин хәзерге вакытта милләте татар булып та татар телен белмәүче балалар көннән көн арта. Мәктәпләрдә алар татар төркемендә укыйсы урында рус төркемендә утыралар. Әти-әнисе баласына җанга ятышлы матур татар исеме куша, ә телне өйрәтми. Минемчә, саф татар исеме тагып йөреп телне белмәү, бу – зур проблема. Шуларны истә тотып мин балаларга өстәмә курс программасы төзергә уйладым. Мәктәп программасында бирелгән татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә балалар программа кысаларында булганны гына өйрәнәләр, ә курсларда алган белемнәр балаларга телебезнеңматурлыгын, байлыгын аңларга, аны сиземләргә, үзләрендә күркәм сыйфатлар булдырырга, тел хәзинәсен тирәнтен аңларга, кеше өчен газиз булган туган җиргә, туган телебезгә мәхәббәт, әти-әниләргә , өлкәннәргә карата хөрмәт-итәгать тәрбияләргә, үзләрендә хезмәт сөю, тыйнаклык, шәфкатьлелек кебек күркәм сыйфатлар булдырырга ярдәм итәр. Балаларга татар телен өйрәтүне уңышлы, нәтиҗәле итеп оештыру өчен, аларның татар телендәге тел күренешләре үзенчәлекләрен, нинди белем һәм күнекмәләргә ия булуын белү һәм уку-укыту барышында алардан дөрес файдалану зарури. Ә моның өчен, һичшиксез, баланың ана теле һәм ул өйрәнергә тиеш телләрдәге барлык тел үзенчәлекләрен дә белеп эш итәргә кирәк.

Татар теле дәресләрендә мәктәп программасы буенча тел белеменең кайбер үзенчәлекләре буенча тулы белем бирү каралмаган. Фәнгә кагылышлы теоретик белемнәрне тирәнәйтү, фәнни яктан анализлау, ныклы күнекмәләр булдыру һәм аларны гамәли тормышта дөрес кулланырга өйрәтү курсның нигезендә ята. Программа 8нче сыйныфларда татар теле укыту программмаларында каралган таләп һәм биремнәргә нигезләнеп төзелде.

Программаның актульлеге шунда: укучыларга төрле бәйгеләрдә, олимпиадаларда нәтиҗәлелеккә ирешер өчен, мәктәп программасы буенча алган белем-күнекмәләрне киңәйтү, тирәнәйтү, көндәлек тормышта татар телеңдә иркен аралашу зарури.

Программаның максаты :Рус телендәге охшашлыкларга һәм аермалыкларга бәйләп, укучыларның белем дәрәҗәләрен үстерү. Татар телен практик яктан куллануга ирешү. Татарстан Республикасында яшәүче һәр милләт кешесенә, үз халкы тарихыннан тыш, шушы төбәктә төп халык булып саналган татар халкы мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, тарихи үткәнен, бүгенгесен, киләчәген белү зарур. Татар халкы белән кулга-кул тотынып яшәргә әзерләнүче һәр кеше бу халыкның бәйрәмнәрен, традицияләрен аңларга, хөрмәт итәргә, әдәбият-сәнгать вәкилләренең иҗади казанышлары белән үзенең рухи үсешен баета алу мөмкинлегеннән файдаланырга тиеш. Татарстанда яшәүче милләтләр, Татарстанның дәүләт символлары, Татарстанның территориясе, географик урыны; башкалабыз Казанның тарихи үткәне, бүгенге йөзе; татар сәнгатенең төрле тармаклары буенча күренекле шәхесләр турында укучыларның татарча сөйли алулары төп максат итеп куела.

Укучыларның татар теле буенча лексик, грамматик күнекмәләре филологик белемнәр суммасы дәрәҗәсендә генә калмыйча, ә сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрендә дә аралашуда кулланырлык дәрәҗәгә җитүе зарур. Ягъни, укучылар, нинди дә булса сүзне, я грамматик категорияне тану, аеру, аңлау, тәрҗемә итү дәрәҗәсендә генә түгел, аларны аралашу максатыннан мөстәкыйль кулланырлык дәрәҗәдә өйрәнергә тиешләр. Шул вакытта гына татар телен дәүләт теле буларак өйрәнү бурычы үтәлә.

Татар теленә өйрәтүнең бурычлары түбәндәгеләр:

1. Укучыларда татар телен өйрәнүгә кызыксыну, омтылыш уяту, татар милләтенә һәм аның теленә мәхәббәт тәрбияләү.

2. Балаларда татар теленең барлык бүлекләре буенча мәгълүматлылыкны (компетенцияне) булдыру.

3. Укучыларда коммуникатив компетенция булдыру. Аралашканда тел чараларыннан урынлы файдаланырга өйрәтү.

4. Телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләре булдыру.

5. Укучыларда татар мәдәниятенә караган мәгълүматлылыкны үстерү.

6. Тел белеме буенча белемнәрне арттыруга ярдәм итү;

7. Фикерләү сәләтен үстерүгә мөмкинлекләр булдыру;

8. Үзара зәвыклы итеп аралашуга теләк тудыру һәм Татарстан Республикасы тарихына һәм мәдәниятенә хөрмәт хисе тәбияләү;

Көтелгән нәтиҗә

Бу программаны өйрәнгәннән соң укучылар түбәндәгеләрне белергә тиеш:

Татарстан, татар халкы, аның тормыш-көнкүреше, традицияләре, әдәбияты, сәнгате турында әдәби телдә сөйли һәм яза белергә;

Текстны камилләштерергә, кабатлауларны булдырмыйча сүзләрне синонимнары белән алмаштырырга;

Сөйләм культурасы таләпләрен үтәргә;

Сөйләмдә антонимнарны кулланырга;

Еш кулланыла торган кушымчалар белән эшләргә, аларның ни өчен кулланылуын аңлата, куллана белергә;

Өйрәнелгән темалар буенча стандарт булмаган биремнәрне үтәргә;

Чит тирәлектә үзеңне иркен тотарга.

Программа тел һәм сөйләм материалының эчтәлеген, күләмен билгели. Гамәли эштә ул гомумдидактик (фәннилек һәм дәвамчанлык, теориянең практика белән бәйләнеше, аңлылык һәм активлык, аңлаешлылык һәм көч җитү, укучыга аерым якын килү, күрсәтмәлелек, иҗади үсеш технологиясенә корылган укыту, тәрбия бирү), лингвистик (системалылык һәм аңа бәйле комплекслылык, функциональ-семантик, культурологик), методик (аралашу, ситуатив-тематик, дифференциацияләү (аеру, бүлү), интеграцияләү (бер-берсенә керешеп китү) һәм психологик принципларга таянып эшләүне күз алдында тота.

Татар телен укытканда тәрҗемә итү, таныштыру, аудиовизуаль, күзәтү, әңгәмә кебек методларны файдалану отышлы.

Программаның үзенчәлеге шунда: татар милләтендәге татарча белмәүче балаларны татар сөйләменә якынайту; рус телле балаларны татар мохитында татарча аралашуга тарту.

Бу программа, укучыларның шәхси ихтыяҗларын, теләк-омтылышларын яшь һәм психологик үзенчәлекләрен исәпкә алып төзелде.

Курсның эш режимы:

• елга 34 сәгать;

• атнага 1 сәгать ;

Курсның укыту-тематик планыелга 34 сәгать

Тема

Сәгать

саны

Теория

Практика

1

Татар халкының үткәне һәм бүгенгесе. (татар халык авыз иҗаты , мәкаль, табышмак, җырлар, әкиятләр, йолалар, хәзер сакланып калган йолалар, бәйрәмнәр, милли киемнәр, кеше исемнәре)

10

8

2

2

Татарстан дигән Ватаным бар! (Татарстан республикасы, танылган шәхесләр, татар балалар язучылары

10

8

2

3

Татар матбугаты.(татар телендә чыгучы газета-журналлар)

5

5

4

Гаилә. Туганлык мөнәсәбәтләре. Шәҗәрә.

4

3

1

5

Әдәпле сүзләр. Кешенең тәрбиялелеген күрсәтүче сөйләм алымнары. Транспортта, кибеттә , җәмәгать урыннарында үз-үзеңне әдәпле тоту, әдәпле сөйләшү алымнары.

4

3

1

6

Татарча телевидение.Татарча мультфильмнар, кинолар, татарча тапшырулар

1

1

Барлыгы

34

27

7

Календар-тематик план

П/п

Тема занятия

Дата

проведения

1

Татар халык авыз иҗатына күзәтү.

2.10

2

Мәкальләр. Рус һәм татар телендәге мәкальләрне чагыштыру.

9.10

3

Табышмак әйтәм, җавабын тап.

16.10

4

Җырлар өчен җырларым бар.

23.10

5

Әкият сөйлим, тыңла.

30.10

6

Хәтер катламнарындагы гәүһәрләр.

13.11

7

Хәзер сакланып калган йолалар

20.11

8

Татар халкының милли бәйрәмнәре

27.11

9

Татар милли киемнәре

4.12

10

Исемең матур, кемнәр куйган.

11.12

11

Татарстан республикасы

18.12

12

Татарстан республикасының танылган шәхесләре

25.12

13

Татар балалар язучылары.

13.01

14

Шәүкәт Галиевнең балалар өчен язган шигырьләре

15.01

15

Бари Рәхмәтнең балалар өчен язган шигырьләре

22.01

16

Татарстандагы музейлар

29.01

17

Музейга сәяхәт

5.02

18

Татарстандагы китапханәләр

12.02

19

Шәһәрдәге Г.Тукай китапханәсенә экскурсия

17.02

20

Түбән Кама – яшьлек каласы!

19.02

21

Татар матбугатына күзәтү

26.02

22

Балалар өчен чыгучы татарча журналлар

5.03

23

Балала

Тип материала: Документ Microsoft Word (docx)
Размер: 35.33 Kb
Количество скачиваний: 22
Просмотров: 159

Похожие материалы