“Без спортны яратабыз”
Предмет: | Другое |
---|---|
Категория материала: | Другие методич. материалы |
Автор: |
Ибрагимова Люция Фаридовна
|
“Без спортны яратабыз.”(Зурлар төркеме)
Максат.
Җиһазлау: төсле кубиклар, коры бассейн, туплар, гимнастик стенка, магнитафон.
Алдан эш. Спорт турында әңгәмәләр, фотоальбомнар карау, спорт турында шигырьләр өйрәнү.
Эшчәнлек барышы.
I өлеш.
- Хәерле көн балалар! Кәефләрегез яхшымы?
Бала:
Рәхмәт апа, без сәламәт Шуңа күрә барыбызныңЙөзләре бик шат. Сәламәт буласың килсә Спортны ярат! Тәрбияче: Бик әйбәт, ә сез иртән зарядка ясадыгызмы? Әйдәгез әле,җәйге болынга барыйк бергәләп уйнап алыйк.Бала: Бер, ике, өч, бер, ике , өч.Иртә торыйк, җитез булыйк,Бер, ике, өч, бер, ике , өч.Физзарядканы башлыйбызӘйдәгез бергә... Тәрбияче: Алдыбызда матур алан. Сукмак буйлап барабыз.(Зал буйлап колоннада йөрү. )Кояш елмаеп карый Аның каршына барабыз.(Аяк очларында йөрү,куллар югары күтәрелгән.)Безгә бик күңелле ,кояш нурлары безне иркәли .Шатланып йөгереп алабыз.(Җиңелчә йөгерү).Юлыбызда очрады түмгәкләр ,кирәк аларны үтәргә (предмет аша сикерү)Менә без аланга килеп җиттек.Бер, ике, өч! бер, ике , өч!Сулыйбыз иркен итеп.II. Сәламәтләндерү күнегүләре.
Булдырдыгыз, бик яхшы.Тәрбияче:Безнең кыяга урмәләргәҖитез балалар кирәк.Кемнәр үрмәләргә әзер?Тезелегез тизрәк.1) Стенага үрмәләп менеп баскычтан , дөрес координация белән төшү.
Тәрбияче: Бу күнегүләрдән соң бераз ял итү кирәк.Алдыбызда матур күлБез шунда ашыгабыз.Суга чумып, коеныпБез шулай чыныгабыз.
2) Коры бассейнда уеннар:
Ә хәзер бераз ял итик “чирәмгә” утырып, нинди спорт төрләрен яратуыгызны әйтегез.- Мин футбол яратам.- Мин хоккей яратам.- Мин йөзәргә яратам.- Мин гимнастик күнегүләр яратам.- Мин чаңгыда йөрергә яратам һ.б.
III. Күрсәтегез әле сез ничек йөрисез?
Ничек сикерәсез? Балалар ничек тирән сулыйлар, матур итеп йөриләр? Хәзер бергәләп тигез,матур адымнар белән бакчабызга кайтыйк.
Йомгаклау.
Тәрбияче: Балалар, безнең шөгылебез ахырына якынлашты. Шөгылебез сезгә ошадымы? Балалар, сез бүген бик җитез,тырыш, актив булдыгыз. Сау-сәламәт булыгыз, спортны яратыгыз, киләчәктә күренекле спортчылар булырга хыялланыгыз, бу матур хыялларыгыз тормышка ашсын.
Спортны ярату кирәкБезнең һәммәбезгә дә.Сәламәтлек үзе бәхетКиләчәк көнебездә.
Тип материала: | Документ Microsoft Word (docx) |
---|---|
Размер: | 23.06 Kb |
Количество скачиваний: | 23 |