Материал Доклад на тему «Бала укырга керә» автора Шаймуллина Рузалия Караровна временно недоступен по запросу правообладателя.
Если вы являетесь автором этой работы, вы можете восстановить публикацию на Uroki.me и сохранить своё имя в каталоге учителей.
Мы восстанавливаем материалы только с согласия их авторов.
Бала укырга керә Бик күп ата-анадан: баланы ничек итеп мәктәпкә әзерләргә, аның яхшы укуына, тәртипле булуына нинди юллар белән ирешергә, дигән сорау ишетергә туры килә. Һәм бу борчылу бик урынлы. Халык : “Чананы җәйдән әзерләргә кирәк”, - ди. Бала да шулай, аны мәктәпкә хәзерләү эшен мөмкин кадәр иртәрәк башларга кирәк. Иң беренче, баланың гомуми үсешенә ирешү. Бу аның хәтере, игътибарлылыгы, үзлегеннән логик фикер йөртә белүе, нәтиҗә ясый алуы дигән сүз. Икенче таләп баланың үз-үзен тота белүенә кайтып кала. Балада яхшы хәтер, игътибарлылык булып та, ихтыяр көче җитмәү аркасында, ул алардан тиешенчә файдалана алмаска мөмкин.