Дәрес планы "Китап-күңел көзгесе"

Предмет: Иностранные языки
Категория материала: Конспекты
Автор:

-         Бүгенге дәресебезнең максаты – сезне, укучыларны, китап тәкъдим итә белергә өйрәтү, китап укуга кызыксыну уяту. Бүгенге көндә бу бигрәк тә актуаль. Бөтен дөньяны компьютерлаштырган заманда китап укучылар, китаптан нинди дә мәгълүмат эзләүчеләр саны кимегәннән кими бара. Ләкин борынгыдан Россия – иң күп укучы дәүләт булып саналган. Бернинди информацион технологияләр дә китап алып уку ләззәтен алыштыра алмый.

-         “Әдәбият” гарәп теленнән, 2 өлештән тора: әдәп + ят. “Әдәп” – этика, учтивость, вежливость, благовоспитанность; “ят” кушымчасы нәрсәне дә булса бер урынга җыюны аңлата. Шулай бит. Димәк, әдәбият – ул әдәпле, тәртипле, тыйнак, миһербанлы һ.б. барча яхшы сыйфатларга өйрәтә торган әсәрләр җыелмасы. Һәр укучы нинди дә булса бер генә әсәр (ул мәкаль яисә роман булырга мөмкин) укыса да, үзенә нинди дә булса тәрбияви сыйфат алырга тиеш: ул я болай эшләргә ярый, я ярамый дигән фикергә килә.

Тип материала: Документ Microsoft Word (doc)
Размер: 48 Kb
Количество скачиваний: 10
Просмотров: 72

Похожие материалы