Х.Туфанның "Кайсыгызның кулы җылы?" шигыренә анализ (9 нчы сыйныф)

Предмет: Начальные классы
Категория материала: Конспекты
Автор:

Хәсән Туфан 1900 елның 27 ноябрендә (яңа стиль белән 9 декабрьдә)Казан губернасы Чистай өязе Иске Кармәт авылында крестьян гаиләсендә унынчы бала булып туа. 1905 ел инкыйлабыннан соң Иске Кармәттә мәктәп ачыла. Хәсән, шушы мәктәпкә йөрү белән бергә, күрше чуаш авылындагы мәктәптә бер ел русча да укый.

1914 елның язында Хәсән Тобол губернасының Ахман авылында яңа җир алган абыйлары янына китә һәм алар белән бергә җир астында бакыр колчеданы чыгару эшенә керешә. Шул ук елны абыйлары аныУфадагы «Галия» мәдрәсәсенә укырга җибәрәләр.

Анда ике ел укыганнан соң, укуын дәвам итү өчен акча табарга дип, Уралдагы Лысьва заводына эшкә керә.

1918-1923 елларда Урал һәм Себер мәктәпләрендә укыта, үзлегеннән белемен тирәнәйтә.

1924 елда Туфан Казанга килә һәм шунда төпләнеп кала. Башта Бишбалта бистәсендәбалалар укыта, аннары «Совет әдәбияты» журналы редакциясендә, радиокомитетта эшли.

Шагыйрь биредә Һади Такташ, Гадел Кутуй, Муса Җәлил, Галимҗан Нигъмәти кебек якын дуслар таба, үзенең олы мәхәббәтен – актриса Луиза (Гайникамал) Салиәсгарованы очрата һәм аның белән тормыш корып җибәрә.

Ил күләмендә барган репрессия афәте Х. Туфанны да читләтеп үтми: 1940 елда аны гаепсезгә кулга алалар һәм Казан төрмәсенә ябалар. Аны, "халык дошманы" дип гаепләп, атарга хөкем итәләр, ләкин тиздән бу карарны ун ел төрмә белән алыштыралар. Соңрак аны Себергә сөргенгә җибәрәләр. Аңа Казанга кайтырга 1956 елда СССРныңГенераль прокуратурасы тарафыннан тулысынча акланганнан соң гына рөхсәт итәләр.

1981 ел елның 10 июнендә шагыйрь вафат була.

Тип материала: Документ Microsoft Word (docx)
Размер: 14.52 Kb
Количество скачиваний: 20
Просмотров: 166

Похожие материалы