Исем сүз төркемен гомумиләштереп кабатлау.
Предмет:
Начальные классы
Категория материала:
Конспекты
Автор:
Набиева Зульфия Тахаветдиновна
Материал Исем сүз төркемен гомумиләштереп кабатлау. автора Набиева Зульфия Тахаветдиновна временно недоступен по запросу правообладателя.
Если вы являетесь автором этой работы, вы можете восстановить публикацию на Uroki.me и сохранить своё имя в каталоге учителей.
Мы восстанавливаем материалы только с согласия их авторов.
Тема: Исем сүз төркеме турында гомумиләштереп кабатлау. Максат: Укучыларның “Исем” темасы буенча алган белемнәрен ныгы-ту, кабатлау. Укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү өстендә эш-не дәвам итү. Чиста, матур, дөрес язу күнекмәләрен арттыру. Туган якка, аның табигатенә сак караш,мәхәббәт тәрбияләү. Бурычлар: -исем турында белгәннәрне искә төшерү; -тел чараларыннан урынлы файдалана белергә өйрәтү; -сөйләм осталыгы булдыру; -аралашу теләге уяту; -белемнәрне системага салу; -мөстәкыйль,төркемләп, парлап эшләү күнекмәләрен камилләштерү; -үз һәм иптәшләреңнең эшенә дөрес бәя бирергә чакыру. Көтелгән нәтиҗәләр: Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр: -уку процессында катнашкан башка укучыларның эмоцияләрен аң-лау алар өчен кайгыра белү; - тормышта телнең , сөйләмнең кирәклеген аңлау. Метафән нәтиҗәләре универсаль уку гамәлләрендә чагылыш таба. Регулятив уку гамәлләре : - укытучы ярдәмендә уку эшчәнлегенең максатларын аера белү Материалны аңлатканда: - эзлеклелекне югалтмау; -укытучы планы буенча эшли алу; -укучының үз эш- гамәлләрен бәяли алуы. Танып –белү гамәлләре: -дәреслек белән дөрес эш итә белү( эчтәлек, шартлы билгеләр); -сорауларга җавап таба белү; - класс һәм укытучы белән бергәләп эшләгәннән соң нәтиҗә чыгара белү; - мәгълүматны үзгәртә алу. Коммуникатив гамәлләр: -үз фикереңне язмача һәм телдән аңлата алу ; -иптәшеңнең сөйләмен тыңлау,аңлау ; -текстларны сәнгатьле уку; - үз- үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләшү; -төрле рольләрдә уйнау; -төркемнәрдә эшләү; Укучы белергә тиеш: -исемнәрнең мәгънәләрен аңлап,башка сүз төркемнәреннән аерып, җөмлә эчендә табу; -исемнәрнең берлек һәм күплек сан формаларын аеру, төрләндерә алу, күплек сан кушымчаларын дөрес ялгау һәм язу; -кем? нәрсә? сорауларын дөрес кую; -исемнәрне,нинди мәгънә белдерүләренә карап, төрле төркемнәргә бүлә белү; -исемнәрне җөмләдә дөрес куллана алу. Проблемалы сорау: исемнәрне башка сүзләрдән ничек аерырга? Материал: А. Х. Нуриева «Татар теле»3нче сыйныф өчен дәреслек, 80нче бит, С. Г. Вагыйзов «Кызыклы грамматика» 150нче бит, «1 – 4нче сыйныфлар өчен диктантлар җыентыгы» 35нче бит, «Татар теленнән тестлар» - «Мәгариф» 2005, №3. Җиһазлау: Кулдан ясалган таблицалар, уеннар өчен ясалган ба-лыклар, гөмбә, җиләкләр. Тиен, Куян, Керпе рәсемнәре, маг-нитлы хәрефләр, перфокарталар, проектор, ноутбок. Дәреснең барышы. Оештыру.Укытучы: Исәнмесез, укучылар!Укучылар: Исәнмесез, саумысыз!Укытучы: Хәерле иртә, балалар!Укучылар:Имин үтсен көнегез!Укытучы:Кәефләрегез ничек соң?Укучылар:Кояшлы иртә кебек. Тукай телен, анам телен өйрәнергә дип килдек.2.Психологик уңай халәт тудыру. Укытучы:Укучылар!Бер-беребезгә елмаю бүләк итик тә, изге теләкләр теләп, дәресебезне башлап җибәрик. 3.Дежурның рапорты. Укытучы: Бүген сыйныфта кем дежур? -Бүген ничәсе? -Атнаның нинди көне? -Бүген көн нинди? -Әле кайсы ел фасылы? -Сез кышны яратасызмы? 4. Артикуляцион күнегү. Тизәйткеч. Әй шома боз, шома боз, Шома бозда шуабыз. Шома бозлы кыш килде – Шатланабыз шуңа без. (Укытучы укып күрсәткәннән соң, балалар эчтән укыйлар, хор белән укыйлар, аерым укучылардан укыту.) 5.Матур язу күнегүе. Укытучы: - Рәхмәт, балалар. Татар теле дәресен башлап җибәрәбез. Дәфтәрләрне ачып, бүгенге числоны язабыз. Матур язу күнегүләрен эшлибез (тактада): Бе Бе Беб Беб Бееб Бееб Беләге юан берне егар, Белеме юан меңне егар. (мәкаль) Укытучы: - Бу мәкальнең мәгънәсен ничек аңлыйсыз? ( укучылар аңлата)
Тип материала:
Документ Microsoft Word (docx)
Размер:
86.16 Kb
Количество скачиваний:
21
Просмотров: 172
Похожие материалы
© Uroki.me — архив знаний, созданных учителями. 2015–2025
Сайт содержит только сведения о недоступных материалах.
Все права на оригинальные работы принадлежат их авторам.
Мы уважаем права авторов и правообладателей.
При обнаружении ошибки или нарушении авторских прав — напишите через
форму обратной связи .
Политика конфиденциальности сайта Uroki.me